Йөзек кашы (Перстень) — Фатих Хөсни (отрывок)

Читаем татарскую классику, наиболее известное произведение Фатиха Хусни "Йөзек кашы". Эта повесть – воспоминания деревенского парня о своей недолгой жизни, о предательстве лучшего друга и неслучившейся свадьбе. Мы предлагаем небольшой отрывок, аудио к нему, перевод ключевых фраз и тест.

Your browser doesn’t support HTML5

Йөзек кашы (өзек) – Фатих Хөсни

Кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, борынгы гадәт буенча, җыеннар, Сабан туйлары башланып китә. Хәер, Госман белән без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз.

Көтә торгач, җитте тагын. Әти, ат йөгертергә барасы булма, дип, алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әти мине оныткан, мин – әтине.

Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: "Каула, Айдар, каула!"

Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Госманның анасы белән бертуган апасына кереп, бераз сыра эчтек. Эчкәч, кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә. Юкка Кәҗә Шаяхмәт малае түгел, күрәсең.

Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем. Госман инде бер атка менеп тә алган. Колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта. Янәсе, күрәләрме аны. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп беренче килсәң, тагын бер хәл. Иң яхшысы – егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү.

"Кая, минем атны кем алып бара?" дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: "Бир, абый, үзем!" – дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.

Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә парлы, бәлки, нәрсә булса да чыгар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

сабан чәчүләре
– посевные работы
гадәт – обычай, традиция
җыеннар – праздник нескольких, сёл, устраиваемый после весенних работ
колак итемне ашап куйган иде – много раз повторял одно и то же
ирештем – достиг
атның ялы – грива лошади
колга – шест
каула от гл. каулау – гони
сыра – пиво
онытылып кала язганмын – чуть было не забыл
балкытып – яктыртып, озаряя
янәсе – имештер, якобы, дескать
болганып йөрүне – вертеться среди людей
кинәт – внезапно
икеләнеп – колеблясь
тояклары – копыта
бәлки – возможно, вероятно

Киттек. Барыбыз җидәү: Госман, мин, калганнары ят малайлар. Атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар.

Госман тегеләр белән сөйләшеп бераз бара да, аннары, арткарак калып, атын минеке белән тигезли. Сер итеп кенә әйткән төсле, авыз эченнән генә пышылдый:

– Монда, малай, рәт чыгара алмабыз, ахрысы, без. Барысы да шомарган таш күренә, ди.

Күренер әле, барып карыйк, – дим мин, сүзне юри кыска тотам.

Барып җиттек. Тезелдек. Башта бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек дип әйтерлек. Бу араны атлар җиргә түгел, хәйләгә басып килделәр. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларны капшадык. Госман, ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ул бездән бер җир буе дип әйтерлек алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килүче теге кашка байтал шикләндерә. Үз атымның чамасы үземдә, камчы тидерергә ашыкмыйм – бар нәрсәнең дә вакыты була бит.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

ят
– чужой, посторонний, незнакомый
ягымлы – приятный, симпатичный
уйнаклап – играючи
тигезли – выравнивает
сер – тайна, секрет
пышылдый – шепчет
рәт чыгара алмабыз – не сделать чего-то толкового
ахрысы – видимо, очевидно, всё-таки
шомарган таш – тертый калач, искушенный опытом
күренер әле – Будет видно
чакрым книжн. верста, разг. километр
хәйләгә – на хитрость
чамасын тарттык – оценили силу, возможности
капшадык – прощупали
ничаклы – никадәр, сколько бы
камчы – хлыст

Хәйлә бетте, безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын, нинди җир! Йә күтәрә ул, йә башыңны яра. Мин ике бармагымны тешемә кысып сызгырып җибәрдем һәм беренче мәртәбә атыма камчы селтәдем. Уен түгел икәнлекне ат та сизенде булса кирәк, кинәт сикереп алды. Бер-ике генә сикердем – Госманның артына килеп бастым. Тагын бер селтәнсәм, мин аны артка калдырачак идем. Госманга бу ошамады. Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә, минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күземә кинәт кан бәрелде – күрә дә, уйлый да алмадым. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем. Ул чайкалды, аты өстеннән очып төшеп калды.

Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта корты төсле гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы тавыш белән: "Каула, Айдар!" – дип кычкырып җибәрде. Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин тешләремне кысып селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде – үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.

Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез. Атның хуҗасы – Исмәгыйль абзый дигән кеше. Мине үзләренә кунакка алып килде. Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы, идәннәре дә буяулы.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

селтәдем – ударил
ярсып – придя в бешенство
чайкалды – пошалнулся
гөжләве от гл. гөжләү – шуметь, галдеть
ярсулы – яростный
аугандай – как бы опрокинувшись
боҗыр күк малай – мальчик, похожий на рябчика
кашка байталның – у молодой кобылы с белым пятном на лбу
коендыралар – купают
юеш әче балга – в медовуху, в брагу
калай түбә – жестяная крыша

Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп дәртле кеше икән, мине җырлый-җырлый эчерә. Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Хәтерләп карыйм – юк, берни дә искә төшми.

Ашагач-эчкәч, мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк.

Тик Исмәгыйль абзый минем сүзне ишетергә дә теләмәде. Бүген бездә кунарсың, иртәгә теләсәң кая бар, ди.

Ишегалдына чыгып киттем. Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия. Аптырап тик торам. Китәр идем, баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә. Китмәс идем, мин аларга кем? Төптән чыгып үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булырга кирәк, йөрәгем шулай ди.

– Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? – ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә.

– Сез безнең авылга алма сатарга килгән идегез, – дим мин.

Ул арада баскыч төбеннән "Вәсилә, син кайда? Өйгә кер" дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.

Вәсилә бераздан пышылдаган тавыш белән:

– Син китмә! Кун бездә, кун, – дип, кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды.

Кош дигәнем Вәсилә булып чыкты, Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән.

Өйгә кердем дә Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:

– Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый, – дидем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

гаҗәп
дәртле – невероятно/удивительно пылкий/задорный
селкенә – двигается
кунарсың – переночуешь
шомырт – черёмуха
миләш – рябина
карлыган – смородина
чия – вишня
Аптырап – недоумевая, растерявшись
Дерелдәп – дрожа
вак – мелкий
йөдәтеп – донимая, изводя

***

Как вам отрывок, понравился? А сейчас предлагаем пройти тест по лексике и содержанию произведения:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! До встречи, сау булыгыз!