Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Русия төбәкләре арасында Татарстан икенче урынга чыкты

Медиазона сайтындагы саннар – Башкортстан белән Татарстан беренче

Бу Медиазона проекты җыйган саннарда күренә.

Үлгән хәрбиләр саны ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында икенче урынга чыкты. Бу "Медиазона" белән BBC-ның урыс хезмәте алып барган проект саннарында күренә. Алар ачык чыганаклардан Русия Украинага каршы башлаган сугышта һәлак булган русияләр исемлеген җыя.

"Медиазона" исемлегенә ярашлы, сугышта Башкортстаннан кимендә 3113, Татарстаннан кимендә 2734 хәрби үлеме турында билгеле. Шулай итеп, ике милли республика Русия төбәкләре арасында беренче һәм икенче урында бара.

Моңарчы Татарстан "Медиазона" исемлегендә дүртенче урында бара иде. Соңгы атнада ачыкланган үлемнәр саны артты, республика югалтулар саны белән икенче урынга чыкты.

2655 үлгән хәрби белән өченче урында Екатеринбур, 2592 үлем белән дүртенче урында Краснодар крае, 2375 үлем белән бишенче урында Пермь өлкәсе бара. Журналистлар Русия буйлап барлыгы кимендә 77 143 хәрби үлемен ачыклый алган.

Азатлык алып барган исемлектә Татарстаннан һәм Башкортстаннан үлемнәр саны тагы да зуррак. Бүгенге көнгә без Башкортстаннан кимендә 3345, Татарстаннан кимендә 3103 үлемне ачыклый алдык.

Азатлык та, "Медиазона" да бу мәгълүматны ачык чыганаклардан ала. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

БУ ТЕМАГА: Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп?

Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан – икенче. Мобилизациягә эләгеп үлүче хәрбиләр саны белән дә ике республика беренче ике урын тота.

  • Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Башкортстан да калышмый. Республикада танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!