Илдар Абдразаков: опера йолдызыннан — путинчылыкка

Илдар Абдразаков (с) һәм Владимир Путин

Ни рәвешле классик музыка дөньясында танылган җырчы Путин пропагандасы коралына әверелде?

Опера җырчысы Илдар Абдразаков Италия операларында башка катнашмаячак. Төп сәбәбе — аның Русия президенты Владимир Путин тарафдарына һәм пропаганда коралына әверелүендә. Кайчандыр абруйлы сәхнәләрдә чыгыш ясаган җырчы белән бүген дөньяның мәртәбәле театрлары хезмәттәшлекне туктатканнан туктата бара. Азатлык Радиосы Абдразаков турында иң мөһим фактларны туплады.

Илдар Абдразаков Неаполь шәһәрендәге Сан Карло театрында Верденың "Дон Карлос" һәм "Атилла" операларында уйный иде. Хәзер ул алардан читләштерелде. Бу хакта узган атнада Европарламент вице-президенты Пина Пичерно белдерде.

— Абдразаков — Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның (оппозиционер Алексей Навальный - ред.) Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде. Без Европаның иң затлы мәдәни институтларының берсе сәхнәсендә җинаятьчел режим тарафдары чыгыш ясавына күнеп тормаячакбыз, — дип язды Пичерно.

Илдар Абдразаков моңа җавап буларак "яңа заманнар килде", дип әйтте.

Ул сәясәтчеләрнең "сәнгать һәм музыка гыйбадәтханәсенә кереп, иң яхшы актерлар составын билгели торган вакыты җитте" дип өстәде.

БУ ТЕМАГА: Татар шоу-бизнесында баскын сугыш амбассадорлары

Европада иҗаты һәм Америка музыка бүләген төп казанышы дип санавы

Илдар Абдразаков — классик опера дөньясында киң танылу алган бас дип санала. Ул 1976 елда Уфа шәһәрендә иҗади гаиләдә туган.

Биш яшендә Уфада музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында белем ала башлый. Биш елдан соң укуын туктата. Янәсе, укытучылар аңа моңы юк дип әйткән булган. 14 яшендә ул профессор Миләүшә Мортазинадан дәресләр ала башлый. 1992-1999 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала.

1994 елдан Башкор дәүләт опера һәм балет театрында, 1998 елдан — Мариин театрында партияләр башкара башлый.

2000 еллар башыннан Илдар Абдразаковның халыкара карьерасы башлана. 2001 елдан ул Италиянең Милан шәһәрендәге Ла Скала опера театрында, 2003 елда Вена һәм Берлинда, 2004 — Нью-Йорктагы "Метрополитен-опера" сәхнәсендә чыгыш ясый. Абдразаков Вашингтон, Лос-Анджелес, Париж, Зальцбург һәм башка мәртәбәле опера театры сәхнәләрендә партияләр башкара.

Шулай ук ул Моцарт, Верди, Россини әсәрләрендәге төп партияләрне башкарган. Аның иң билгеле рольләре арасында Мефистофель (Гуноның "Фауст" операсында) һәм Дон Базилио (Россининың "Севилья чәчтарашы" әсәрендә) бар.

2011 елда Чикаго симфоник оркестры белән Вердиның "Реквием" әсәрен башкарган өчен ике "Грэмми" америка музыка премиясенә лаек була. 2018 елда ул Америка бүләген иң казанышларының берсе дип атаган. 2013 елда Русия театр әһелләренең "Алтын битлек" бүләген ота.

Башкортстанның (2011) һәм Татарстанның (2013) халык артисты, Русиянең атказанган (2021) артисты дигән исемнәре бар.

БУ ТЕМАГА: Опера җырчысы Әскар Абдразаков Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе булды

Илдарның абыйсы Әскәр Абдразаков та танылган опера җырчысы. 2010 елда ул Башкортстан мәдәният министры булып торды, ләкин бер елдан бюджет акчаларына бәйле җинаять эше ачылганнан соң үз вазифасыннан китте. 2019 елда Әскәр Абдразаков Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның киңәшчесе, шул ук елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Уфада сугышны хуплап узган "Шәйморатовлар токымы үзебезнекеләрне ташламый" концертында Әскәр Абдразаков та катнашты.

Татарча һәм башкортча җырламый диярлек

Илдар Абдразаков үзен башкорт дип атый. "Миндә башкорт каны һәм бераз татар каны ага", дип сөйләгән булган ул 2020 елда. "Татарлар һәм башкортлар — асылда бер халык. Телләр, ризыклар — барысы да охшаш. Безне күп нәрсә бәйли. Без бердәм, һәм без күршеләр", дип тә өстәгән Абдразаков.

Шул ук вакытта ул татар-башкорт җырларын башкарып дан казанган җырчы түгел. Мәсәлән, интернетта аның туган телендә башкарган җырларын табуы кыен.

2010 елда Ла Скала сәхнәсендә беренче концертын куя. Тамашада курайда да уйнаганнар.

2020 елда Нью-Йоркта узган "Үзгәреш җиле" концертында мәртәбе кунак булган.

БУ ТЕМАГА: Татар йолдызларын Казанга җыю кирәк

Сугыш башлану белән путинчыга әверелде

Шулай да, соңгы елларда Абдразаков иҗаты белән түгел, үзенең сәяси эшчәнлеге белән игътибар үзәгендә булды. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, ул Владимир Путин режимын яклады.

Австриянең Opern News басмасы Абдразаковның Русия хакимиятләренә якын булуы турында язды. Ул Русиянең элекке саклану министры һәм хәзерге Иминлек шурасы секретаре Сергей Шойгу уздырган Яңа ел кичәләренең берсендә катнашкан һәм саклану министрлыгы белән бергә "Подмосковные вечера" җырын җырлаган диелде.

2022 елның маенда җырчы Кызыл мәйданда 10 минут чыгыш ясавы өчен 50 мең долларлап акча эшләгән, ә сентябрь башында, шул исәптән бюджет акчаларына да шәхси музыкаль фестивален үткәргән, дип белдерде тикшеренүчеләр. Владимир Путин фестивальдә катнашучыларга үз сәламләвен юллаган иде.

2022 елда җырчы хакимиятләр һәм аларга якын оешмалар оештырган берничә чарада катнашканы искәртелде.

2024 елның июнь аенда Абдразаков Владимир Путин кулыннан Дәүләт бүләге алды. Путин аны "замананың иң ихтыяҗ булган опера җырчыларыннан берсе", дип атады. Бу очрашуда җырчы Путинга ияреп хоккей уйный башлавы турында әйтте. Быелның ноябрь башында ул Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре шурасына керде.

БУ ТЕМАГА: "Бу — башкорт егете, Илнар Путинга нәрсәгә кирәк булды икән?"

"Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем"

Илдар Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады.

2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте.

Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде.

2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.

Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.

Мондый чикләүләр нәкъ менә Путин режимын алга сөрүче башка җырчыларга да калгылды. Әйтик, Анна Нетребко һәм Хибла Герзмава белән контрактны өзделәр. Шул ук вакытта сугыш пропагандасында катнашмаучылар, әйтик, опера җырчысы Аида Гарифуллина Европада иҗатын дәвам итә.

  • Русия үзенең Украинадагы сугышында сәнгать әһелләрен актив кулланып килә. Алар рәтенә татар-башкортлар да җәлеп ителде.
  • Бүген Илдар Абдразаков сугыш амбассадоры һәм ХХI гасырның "йомышлы татар-башкорт" образын хәтерләтергә мөмкин. Бу төркем вәкилләре, еш кына Мәскәүгә хезмәт итеп, югары баскычларга күтәрелә. Шул ук вакытта авторитар режим аның сәләтен һәм танылган исемен үз файдасына куллана.
  • Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов фикеренчә, бүген Мәскәү Татарстан җитәкчелеген "йомышлы татар" буларак үз мәнфәгатьләрендә файдаланып килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!