Дүшәмбе, 10 июль көнне, Башкортстанның Сибай шәһәрендә Илнар Хатмуллинны соңгы юлга озаттылар. Шушы шәһәрдә туып үскән, сәхнәдә өздереп чыгыш ясаган, 23 яшьлек башкорт егетенең җеназасына бөтен шәһәр җыелды кебек. Биюче буларак үзенең беренче адымнарын ясаган, әтисе Илдар, әнисе Лариса биегән Сибай башкорт дәүләт филармониясендә хушлаштылар аның белән. Җылы сүзләр әйтелде, ислам нигезендә җәмәгатьчелек белән җеназа намазы укылды. Туганнары, якташлары Илнарны күтәреп чыкканда кешеләр аңа алкышлап "сәлам" бирде. Сәхнә кешеләрен шулай озату гадәте бар. Илнар өчен яңгыраган соңгы алкышлар. Артист Сибайның мөселман зиратында җирләнде.
Талантлы икәне күренеп тора иде. Сәхнәгә очып керер иде. Җиңел, дәртле
Узган елның 21 сентябрендә Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәч, Сибай шәһәрендә дә "повестка"лар бик тиз таратылды. Илнар Хатмуллинга да "кара" кәгазь тоттырыла. Әмма ул ялгыз булмый. Сибай филармониясендә эшләүче кайбер музыкантларга да, Илнар биегән "Сибай" халык бию ансамблендәге тагын дүрт биючегә дә, шәһәрнең сәнгать мәктәбендә хезмәт куючы берничә музыка укытучысына да, Арслан Мөбарәков исемендәге башкорт дәүләт драма театры артистларына да сугышка бару карары чыгарыла. 26 сентябрьдә Сибайдан егермеләп кеше, башлыча — башкорт сәнгать әһелләре(алар 12 кеше) — Уфага юл тота. Автобуска төяләшкән килеш гармунда уйнап, "Шәйморатов генерал" җырын хор белән җырлаучылар видеосы Башкортстанда да, Татарстанда яшен тизлеге белән таралды.
Җырлап сугышка китүчеләр арасында Илнар Хатмуллин да була. Егермеләп сибайлылар арасында иң яшь Илнар Хатмуллинның биеп җырлавы Путин режимы башлаган сугышта өзелә. Аның яшь хатыны тол, быелның февралендә генә туган сабый баласы ятим калды.
Аның һәлак булуы 7 июльдә билгеле булды. Моннан соң туганнары аның үле гәүдәсен алып кайту, җирләү мәшәкате белән өзгәләнде. Илнарның гомерен снаряд кыйпылчыгы өзә, ул һоспитальдә җан бирә. Әмма егет фронтның кайсы җирендә булган — моны Азатлык сөйләшкән кешеләр әйтә алмады.
Сания Хәйбуллина — Сибай шәһәре сәнгать мәктәбенең атаклы мөгаллимәсе, "Очкын" балалар ансамбле җитәкчесе. Илнар минем күз алдымда үсте дип сөйли ул. Мәрхүм егет — аның укучысы. Бу үлемнән мин генә түгел, бөтен шәһәр, республика айный алмый, дип аңлата ул халәтен.
Узган елны "махсус операция"гә китеп барды, хатыны авырлы килеш калды. Балалары быел февральдә туды.
— 1993 елда Сибайда филармония оешты. Лариса да, Илдар да — яшь белгечләр, яшь гаилә, алар Стәрлетамакның мәдәни-агарту училищесын тәмамлап Сибайга килде. Илнар 2000 елда монда туды, барыбызның да күз алдында үсте. Сеңлесен яратып карап үстерде, — дип сөйли ул. — Талантлы икәне күренеп тора иде. Сәхнәгә очып керер иде. Җиңел, дәртле. Башта ул Сибай сәнгать мәктәбенә курай сыйныфына укырга керде. Ә мин аның бию сәләтен күреп балалар ансамбленә чакырдым. Сигез яшь иде аңа. Биергә өйрәнде. "Очкын" ансамблендә 9 яшьтән 14 яшькә кадәр биеде. Аннары әти-әнисе Уфадагы Рудольф Нуриев исемендәге хореография көллиятенә укырга бирде. Әмма аягын авырттырды, кире Сибайга кайтты.
5нче санлы мәктәбен укып бетергәч, шәһәребезнең сервис көллиятенә керде, шуны тәмамлады. Әмма инде анда укыганда ук аны Сибайның филармониясенә эшкә алдылар. Узган елны Илнар өйләнде. Бергә укыган кыз белән гаилә корды. Узган елны "махсус операция"гә китеп барды, хатыны авырлы килеш калды. Балалары быел февральдә туды.
Март аенда Илнар 14 көнлек ялга кайтты. 6 мартта Сибай филармониясендә очраштык. Анда концерт иде. Бала туу, туган якларга кайту шатлыгы белән кайгы, борчылулары онытылган булгандыр, кәефе начар иде дип истә калмаган. Сөенечле вакыты бит. Әмма аның бер фотосы бар, олыгаеп киткән, күзләрендә — хәсрәт, — дип сөйли мөгаллимәсе.
Сания Хәйбуллина Сибайдан ни өчен шулкадәр күп сәнгатькәрләрнең мобилизациягә эләккәнен төгәл әйтә алмый. Мин дә, бөтен халык та шуңа аптырый, ди ул.
Алар беренче сызыкта сугышкан. Җыр, бию кайгысы юк инде анда
— Халык аларның китүен аңламый да калды. Хәрби укулар, хәзерлек булыр да шуның белән чикләнерләр дип үзем дә уйладым. Сәнгать мәктәбенең мөдире, бергә эшләгән баянчыбыз китте. Арслан Мөбарәков исемендәге башкорт дәүләт драма театры артистлары да, музыкантлар да, "Сибай" халык ансамбленнән биючеләр дә шунда. Аңлавымча, Башкортстан буйлап санаганда иң күбе Сибайдан сәнгать әһелләре киткән. Шуңа да бу кадәр сәхнә кешеләре тупланган икән, аларны агитбригада кебек оештырырлар, "махсус операция" барган җирләрдән ерак урыннарда концерт куярлар дип тә фикер йөрттем. Ә алар беренче сызыкта сугышкан. Җыр, бию кайгысы юк инде анда, — ди ул.
Сания Хәйбуллина сүзләренчә, Илнар Хатмуллинның табутта кайтарылып җирләнүе халыкны кайгыга салган. Кешеләрнең фикерләре төрле. Берәүләр Илнарга карап каһарманнар шундый була дисә, икенчеләр кемгә кирәк бу сугыш дигән сораулар куя башлаган.
Кемгә кирәк бу "махсус операцияләр"? Нәрсә өчен үлә балаларыбыз? Егетләрне, ирләрне кайтарыгыз.
— Кыен хәл. Сибайның шәһәренә дә, авылларга да табутлар кайтты. Ниндидер аңлашылмаган вакытта яшибез. Кешеләр арыды, сораулар күбрәк бирелә. Кемгә кирәк бу "махсус операцияләр"? Нәрсә өчен үлә балаларыбыз? Егетләрне, ирләрне кайтарыгыз. Бу хәлне туктатырга кирәк. Менә мондый язулар күп, сораулар кискен куела. Уфтанып сөйләүчеләр, язучылар бар. Илнарны күз уңында тотып, ник сәнгать әһелләренә "бронь" юк, диләр. Алар бит милли кадр, мөһим шәхесләр, диләр. Килешми мөмкин түгел. Һәр кеше мөһим, һәркем кадерле.
Чынында Илнарны искә төшерәм, әле Украинадагы башка якташ артистларыма карыйм, сәхнәдән тыш берни белми торган, нечкә күңелле иҗат кешеләре бит алар! — дип өзгәләнә мөгаллимә.
Биюче, бүген Уфада балаларны биюгә өйрәткән Фәйзулла Гобәйдуллин озак еллар Сибай филармониясендә эшләгән. Улы Айсуак мәрхүм Илнар белән бергә үскән. Ул аның хакында сөйләгәндә яшьләрен тыя алмый. Җеназа вакытында артык сүзләр сөйләнмәде, әмма барысының күзләрендә бер сорау — "Ни өчен? Алга таба ни булыр?", дип сөйли ул.
— Сораулар нык күп. Илнар кебек талантлар 20 елга бер туа, аларны өйрәтү, тәрбияләү зур хезмәт таләп итә, вакыт кирәк аңа. Илнар — җан ачысы, төзәлә алмаячак йөрәк ярасы.
Сибайдан 12 сәнгать әһеле китте, хакимият ни уйлады икән? Илнарның үлемендә барыбыз да гаепле. Исән калганнар белән ни булыр дигән курку барысында да. Алга таба ни булыр дип кайгырабыз. Кешеләрне курку биләгән,— дип аңлата Фәйзулла әфәнде. — Болгавыр чорда яшибез, күпме югалтулар. Корал белән сугыша торган вакыт түгел, дипломатия, сүз белән килешә торган чор иде бит.
Профессиональ гаскәр бар. Халык салымнар түли, безнең акчага асрала. Нәтиҗәдә корал тота белмәгән, яшь егетләр юкка чыга.
Илнар Хатмуллин белән бергә сугышкан ирләр — алар үзләрен Сибай филармониясе, театр артистлары дип таныта — видео яздырган. Алар Илнар хакында патриот, чын башкорт иде, ул хезмәтен намус белән үтәде, тик, үкенечкә каршы, каһәр дошманның снаряды гомерен өзде" дип сөйли. Видео азагында алар Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров белән мәдәният министры Әминә Шәфыйковага рәхмәт әйтә. Сәбәбе — түрәләр Русиянең саклану министрына сугышка җибәрелгән Сибай артистларын агитбригада итеп оештырылуын сорап хат язган. Әмма Сибайдан киткән артистларның мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк — билгеле түгел.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да Илнар Хатмуллин турында 10 июль "ВКонтакте" сәхифәсендә язып чыкты. Һәлак булган башкорт биючесе Илнар турында ватанның тугъры яклаучысы дип искә алып, аның Батырлык һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнүе хакында язды. Һәлак булганнан соң, әлбәттә.
"Узган елны Булгаков авылыннан мобилизацияләнүче ирләрне озатуда ул беренче булып биергә чыкты. Ихлас итеп, дәртле итеп биеде. Туган җирендә соңгы тапкыр биегәнен сизгән кебек иде ул. Урының җәннәттә булсын, Илнар", дип хушлашты түрә. Аның язуы астында 100дән артык комментар, күбесе — Илнарның якыннарының кайгысын уртаклашуы, яшь егетнең әрәм булуы турында. Әмма шунда ук министрдан "Ни өчен фәкать Сибайдан "махсус операция"гә шулкадәр артист китте?!", "Алар өчен "бронь" ни өчен ясап булмады?" дип сораучылар да бар. "Башкортлар яшь килеш һәлак була" дигән эчтәлекле фикерләр дә әйтүчеләр табыла. Әмма, ни хикмәт, мәдәни, милли фонд булырлык асыл шәхесләр юкка чыгарыла дигән фикерләр, сораулар йә сөртелә, йә җавапсыз кала. Аптырыйсы юк, хакимият халыкның моң-зарын сөртеп ташлау белән хәл итәргә өйрәнде.
Сибай дәүләт филармониясенең рәсми сәхифәсендә әле дә Илнар Хатмуллин "Сибай" халык бию ансамбле коллективы биючесе дип тора. Сәхифәдә аның һәлак булуы турында язу юк. Әмма шул ук "ВКонтакте"да рәсми аккаунтта соңгы басылган берничә язу талантлы биюче Илнар Хатмуллин белән хушлашу турында. Бу язулар астында да кешеләр Сибай филармониясе җитәкчелеген "план" үтәүдә гаепләүләр турында укырга мөмкин.
"Башка филармонияләрдән Сибайдан кебек күп егет алынмаган. Ни өчен директор егетләрен якламаган, сакламаган? Нинди җитәкче ул?" дигән язулар шактый.
Мәрхүм Илнар Хатмуллинның туганы аны берничек тә үз теләге белән сугышка китте дип әйтеп булмый, дип аңлатты Азатлыкка.
Мобилизация дигәч, барасыз дигәч, "Мин бармыйм" дип әйтергә кыюлык җитми безгә, имеш, егетлек югала. Башкалар алдында уңайсыз.
— Кемнең сугышка үз теләге белән китәсе килсен?! Ихтыярилар китәдер, әмма мобилизация дигәч, барасыз дигәч, "Мин бармыйм" дип әйтергә кыюлык җитми безгә, имеш, егетлек югала. Башкалар алдында уңайсыз. Ялга кайтты егет, яңадан хатынын, сабый баласыннан аерылып китәсе килмәде. Төрле чараларны күреп карады, әмма алып калып булмады. Аның йөрәге дә авыру, аның хакта медицина белешмәләре дә бар. Хатыны да төрле чаралар күрдек диде. Булдыра алмадык, саклап кала алмадык.
Путинга ул егет нәрсәгә шулкадәр кирәк булды икән соң? Аңламыйм. Әйбәт егет иде. Сөйкемле. Патриот дип тә әйтеп булмый, армиягә барасы булгач, барды. Бер ел дәвамында бурычын үтәде. Ә бу нәрсә? Нәрсәгә кирәк иде бу сугыш? Илнарның башына җитте.
Акча артыннан да кумады. Әти-әнисе — сәхнә кешеләре, Илнарны да сәхнә кешесе итеп тәрбияләделәр. Йолдыз булып йөрмәде, тәкәббер булмады. Гүргә керттеләр егетне, — дип ачынып сөйли ул.
Ул Илнарның үлеме кемнедер айнытып та җибәрә ала ди, әмма сибайлар арасында "Илнар өчен үч алам!" дип китүчеләр дә табыла ала, дип фикерләре белән уртаклаша.
"Сибайлар - кызу канлылар, бу сугыштан исән калу авыр икәнен аңламыйлар. Могҗиза белән куллары да, аяклары да исән калыр, кайтырлар. Ләкин баш, күңел нинди халәттә булыр? Нинди хәлдә кайтып керерләр ирләр?! Кем дә шуны уйламый", ди ул.
Блогер Ишморат Хәйбуллин җырчысы да, биючесе дә, икмәк пешерүчесе дә, укытучысы да мөһим дигән фикердә. Һәр кешенең гомере кадерле, әмма ул да Сибайдан бер төркем булып сәнгать әһелләренең күпләп сугышка җибәрелүе турында сорауларның тууы урынлы, ди. Хәйбуллин җәмәгатьчелек сәнгать әһелләре сугышка барырга тиеш түгел, алар мылтык та тота белми дип әйтү урынына бу сугыш туктарга тиеш дип фикер йөртә башлавы мөһим дип сөйләде.
Акча урынына табутлар кайта
— Башкортстанга күпләп мәетләр кайтырыла. Минем Учалы районында гына һәрбер авылга диярлек һәлак булган ирләр кайтарылып җирләнде. Курайчы Азат Аитколовның да улы һәлак булды. Менә хәзер Сибайдан биюче егет, — ди ул. — Әле кешеләр эчә, шуннан да күпләп үлә. Читкә китеп эшли, ә бу кешеләрне психологик яктан юкка чыгара. Башкортстанда икътисади хәлләр начараюы кешеләрне сугышка китәргә этәрә. Ахыр чиктә дәүләт барыбер алдый, акчасын да бирмичә алдау очраклары күп бит һәм акча урынына табутлар кайта.
Асаба башкорт халкына һәр үлем тез астына китереп суга. Без — аз санлы халык. Мин сугышка каршымын. Башкортларның да, чуашларның да, татарларның да сугышка китеп, юкка чыгуын теләмим. Урыслар да үлергә тиеш түгел. Һәр кеше тыныч тормышта яшәргә хокуклы
Мәрхүм биюче Илнар әтисе Илдар Хатмуллин белән "Генерал Игзәков" дип аталган башкорт биюен бии. Аны күпләр хәтерли. Илдар Хатмуллин берничә ел Татарстанның Актаныш районы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшли. Балетмейстер вазифасында ул, сәхнәдә дә бии. Актанышта ул инде берничә ел яшәп эшли. Бу көннәрдә "Агыйдел" гастрольләрдә Мәскәүдә, ә Илдар — Сибайда. Ул берсе белән дә аралашмый, кайгым күтәрә алмаслык, берсен дә күрерлек түгелмен, хәлем мөшкел, дип аңлаткан хезмәттәшләренә.
— Кемеров шәһәрендә Сабантуенда булган вакытта ишеттек бу хәлне. Коточкыч фаҗига, Илдар, мәрхүм Илнарның әнисе ничек күтәрер бу хәлне - Аллаһ кына белә, - диде "Агыйдел"нең җитәкчесе Лилия Фәтхуллина.
Мөгаллим Сания Хәйбуллина Илнар Хатмуллин да Актанышка китеп иҗат итәргә тиеш иде дип сөйләде.
— Илнарның әти-әнисенең гаиләсе матур булды, әмма, кызганычка, гаилә таркалды. Шулай да матур мөнәсәбәтләрне саклап калдылар. Илдар улын Актанышка, "Агыйдел"гә алып китәргә планлаштыра иде, әмма китеп өлгермәде. Өйләнгән генә иде, бала көтәләр иде. Кем белгән, Татарстанга киткән булса, утка кертелмәс иде, бәлки… — дип ничарадан бичара сораулар, фаразлар белән кайгырып сөйли ул.
- Башкортстан — Украинадагы сугышта үлүчеләр саны белән Русия төбәкләре арасында алдынгы рәтләрдә. Азатлык таба алган исемнәр саны гына 800дән артып китте. Бу кайтырып күмелгән һәм исемнәрне интернетта чыккан кешеләр генә. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300 меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын былтыр 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум