Татарстан җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерүне күзаллаган федераль канунга каршы чыкты. Бүген, 28 ноябрьдә Дәүләт шурасы утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов моны Мәскәүнең басымы дип нотык тотты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов федерализм булырга тиешлегенә киная ясап, федералларны тәнкыйтьләде.
Миргалимов сүзләренчә, Татарстанда үзидарә системы эше үз-үзен аклаган. Әгәр федераль канун өлгесе кабул ителсә, бу тулы бер хакимият структурасын үзгәртүгә китерәчәк. "Татарстанда болай да күпме авыл юкка чыкты", диде ул.
Аныңча, Мәскәү Татарстанга үз тәртипләрен тагарга тырыша.
— Төбәкләргә үзләре хәл итәрлек хокук бирергә кирәк. Тукай әйткәнчә, Мәскәүләр тотса якаң. Ул бер тотса, беркайчан да җибәрми. Иптәшләр, җибәрергә һәм төбәк хакимиятенә ышаныч белдерергә кирәк.
Хафиз Миргалимов Татарстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутатларны да тәнкыйтьләде.
— Ни өчен сез Татарстан мәнфәгатьләрен якламыйсыз? Сез, 15 депутат, республикада сайланган һәм республика мәнфәгатьләре кайгыртырга тиеш, — диде ул.
Миргалимов КПРФ фиркасе бу канунга каршы хат әзерләгән һәм Татарстан президентына юллаган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КПРФ вәкилен хуплап чыкты. Ул Татарстан Дәүләт шурасы исеменнән Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итүен белдерде.
Миңнеханов Русиянең зур булуын һәм төрлечә идарә итәргә кирәклеген әйтеп, федерализмга киная ясады.
— Илебез зур, шундый илне бер төрле шаблон белән идарә итеп булмый... Дәүләт думасы кабул иткән карарлар — бу бит дәүләт белән идарә итү системы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый хокукны кем бирде? — диде ул.
Миңнеханов төбәкләргә үзидарә системын үзе сайларга хокуклы булырга тиеш диде.
Федераль канун өлгесен әзерләгән депутатлар һәм сенаторларны да тәнкыйтьләде Миңнеханов. Аерым алганда, ул "Клишас, Крашенинников бу өлкәдә халык белән эшләми", — дип өстәде ул.
Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган чорында бу илдә гауга чыгарыга китерә дип саный Татарстан президенты.
— Хәзер юктан гауга чыгып, илдә кайсы идарә системы дөрес, кайсысы дөрес түгел дип бәхәсләшә башлыйлар. Бу – оят, хурлык! Хәзер думада илне ничек идарә итәргә кирәклеген тикшерәчәкбез. Ул болай да яхшы идарә ителә. Халык сайлаган кеше шунда яши, халык белән бергә гомер итә, алар алдында хисап тота. Ул читтән килүче түгел! Без 15 елда абруйлы катлам булдырдык. Хәзер аларны югалтабызмы? Алар кемгә комачаулый?! Илдә башка мәсьәләләр юкмы әллә, — диде ул.
Татарстан парламентының бүгенге фикер алышу стенограмын Русия Дәүләт думасына һәм аның рәисе Вячеслав Володинга юлларга карар кылдылар.
Җирле үзидарә турындагы федераль канун өлгесен дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләде. 2021 ел ахырында Татарстан аңа тәнкыйди фикер белдерсә дә хуплады. Соңрак җитди төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. 2022 ел башында Русия думасы җирле үзидарә турындагы канун өлгесен карауны кичектерде. Хәзер бу мәсьәләне яңадан карый башладылар.
Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Җирле үзидарәне бары тик шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр, шулай ук федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә генә калдырырга ниятлиләр. Бер дәрәҗәле системга ул 2025 елның сентябреннән күчәргә тиеш иде, соңрак аны 2035 елга күчерделәр.
Әгәр канун өлгесен хәзерге рәвешендә кабул итсәләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле хакимиятләреннән һәм депутатлар шураларыннан колак кагачак, ә аларның җирләрен шәһәр яки муниципаль бүлгеләргә кушачаклар.
Җирле үзидарә системы турындагы канун өлгесе Русиядә җәмәгать хакимиятенең бер өлеше буларак карауны күз алдында тота. 2021 елда ул Татарстан президенты институтын бетергән төбәк хакимияте турындагы канунның дәвамы булып санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!