2025 елдан Казан шәһәрендә туристлардан салым җыя башлыйлар. Татарстан башкаласына килгән һәркем тәүлегенә кимендә 100 сум калдырырга тиеш булачак. Инде биш елдан салым биш тапкырга артырга мөмкин. Казан мисалында Татарстанның башка шәһәрләре дә — Болгар, Зөя, Алабуга кебек туристларны җәлеп итүче тарихи җирлекләр дә салым җыярга тели.
Ни өчен Казан хакимияте бу юлга бара? Моннан күпме керем алырга телиләр? Ни өчен кунакханә хуҗалары моңа каршы? Азатлык турист салымы турында төп мәгълүматларны барлады.
Ни өчен Казан хакимияте бу юлга барды?
2025 елның 1 гыйнварыннан Казан шәһәрендә турист салымы җыела башлый. Шәһәр думасы депутатлары аны 22 ноябрьдә кабул итте.
Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итәчәк, әмма салымның минималь суммасы 100 сумнан ким булмаячак.
Шәһәрләрнең мондый хокукы 2024 елның июлендә Русия салым кодексына үзгәрешләр керткәннән соң барлыкка килде. Хәзер муниципаль берәмлекләр турист салымын үзләре кертә һәм аның ставкаларын да үзләре билгели ала.
Салымны җыю эше кунакханәләргә һәм хостелларга тапшырылган. Шулай итеп, туристлардан турыдан-туры акча таләп ителмәячәк, салым бүлмә бәясенә кертеләчәк һәм кунакханә тарафыннан бюджетка күчереләчәк.
Турист салымның идеясе курорт җыемыннан алынган. Моңарчы бу төр салым 2018 елдан Алтайда, Краснодар, Ставрополь крайларында, аннексияләнгән Кырымда һәм Петербурда кулланыла. Ставрополь крае җиде елга якын вакыт эчендә — 2,4 миллиард сум, Краснодар крае — 2,1 миллиард сум табыш алган. Петербур исә өч ай эчендә 130 миллион сум җыйган.
БУ ТЕМАГА: Казанга килүче туристлар 30 процентка күбрәк акча тотканКазан казнасы күпме керем алачак: 150 миллионнан — 600 миллион сумга кадәр
Монысы иң кызык сорау. Киләсе елда Казан бюджеты турист салымыннан 150 млн сум керем алырга җыенуын белдерде. Беренче карашка бу зур сумма түгел. Шулай да ел саен бу салым күләме бер процентка артып торачак. 2025 елда ул 1% булса, 2029 елда 5%-ка җитәргә тиеш.
Рәсмиләр 2023 елда Казанга 4 млн турист килгәнен хәбәр итте. Татарстанстат саннарына караганда, узган ел Казан кунакханәләрендә тукталган туристлар саны 557,7 мең кешене тәшкил иткән. Ягъни кунакларның якынча 14 проценты гына отельләрдә, хостелларда, мотельләрдә кунган.
Хакимият туристлар Казанда уртача 3,1 төнгә кала, дигән саннар китерә. Әгәр дә 2024 елда да 557 турист кунакханәләрдә тукталса, бу шәһәргә кимендә 170 млн сум керем китерәчәк.
Шул ук вакытта күпчелек туристка салымны 100 сум күләмендә түләргә туры киләчәк, бу исә 1 проценттан күбрәк дигән сүз. Мәсәлән, сентябрь аенда кунакханәдә бер төн кунып чыгуның уртача бәясе 6,8 мең сум булган.
2029 елда кунакханәләрдә әлеге дә баягы 557 мең турист өч тәүлеккә тукталган очракта һәм бер төнгә якынча 340 сум (отель бәясе 6,8 мең сум торган очракта) түләсә, бу Казан бюджетына кимендә 590 млн сум керем китерәчәк. Казанда яңа отельләр төзелүен һәм елдан-ел инфляциянең үсүен һәм гомумән туристлар саны артуын исәпкә алганда, бу салым бермә-бер күбрәк җыелачак дип фаразларга була.
БУ ТЕМАГА: 2023 елда Татарстанга 4,2 млн турист килгәнБу салымнар нәрсә өчен тотылачак?
Казан шәһәре хакимияте ышандырганча, турист салымы шәһәрнең инфраструктурасын тәэмин итү өчен тотылачак.
— Бу үзәк урамнар һәм мәйданнарга, паркларга һәм яр буйларына кагыла. Турист салымын кертү шәһәрне тотуга өстәмә чыгымнарны капларга ярдәм итәчәк, — дип билгеләп үтте Казан башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.
Кунакханәләр бу салымга каршы
Казан кунакханәләрендә бәяләр артачак, туристлар — отельләрдән читләшергә һәм "соры" базардагы торакларга күчәргә мөмкин, дигән курку бар.
— Беренче чиратта, эконом класслы отельләргә кыен булачак, — дип сөйләгән Казан һәм Татарстан отельләре ассоциациясенең башкарма директоры Александра Юштина "Реальное время"га. — Тәүлегенә 2,5-4 мең сумга урнашучы отельләр өчен бу бәяләрнең сизелерлек артуына китерәчәк. Шул рәвешле, кешеләрне отельләрдән читләштерергә мөмкинбез, һәм алар фатирларда куна башлаячак. Бу тармак берничек тә контрольгә алынмаган.
Казандагы отельләр уртача 65%-ка тулы була. "Вакытлыча урнашу өчен фатирлар саны ел саен арта, ә отельләр саны — юк", ди ул.
Рестораторлар һәм отельләр федерациясе вице-президенты Вадим Прасов та бу салым отельләрнең финанс хәлен авырайтачак дип сөйләгән.
Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм кунакханәчеләр берлеге җитәкчесе Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, туристларның чыгымнары артачак. "Мисал өчен, әгәр кеше тәүлеккә 3-5 мең сумлык отельгә урнашса, аның өчен 100 сум — ярыйсы сумма. Әмма республика кунакларының күбесе хостелларда урнаша, анда тәүлегенә 400-600 сум калдыралар", ди ул.
Районнан килүчеләр дә түләячәкме?
Әйе, әгәр дә Аксубайда, яки Ютазыда яшәүче Казандагы кунакханәдә тукталса, ул да Мәскәү туристы кебек салым түләячәк. Казан шәһәр думасындагы КПРФ әгъзасы Динара Хәлимдарова республика халкын салымнан азат итәргә чакырса да, бу тәкъдимне кабул итмәделәр.
Шәһәр хакимияте халыкның аерым катламына ташлама гына ясаячак. Бу — Советлар берлеге каһарманы, Русия каһарманы исемен алган кешеләр, II дөнья сугышында һәм Украина сугышында катнашучылар һәм I һәм II төркем инвалидлары, 18 яше тулмаганнар.
Татарстанның башка шәһәрләрендә дә турист салымы кертергә җыеналар
Элегрәк Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов туристлардан салымны әлегә Казанда гына, иң күп турист килә торган шәһәрдә генә кертәбез дип сөйләде. Әмма туристлар күпләп йөри торган Татарстанның тагын дүрт шәһәрендә мондый салым җыелачак.
2025 елның 1 гыйнварыннан Болгарда туристлардан салым ала башлаячаклар. Бу атнада Яшел Үзән районы шундый карар кабул итте, әлеге җирлектә Зөя утравы бар. Тагын Алабуга һәм Азнакай районы да яңа салым җыяюга керешәчәк.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда Болгарга килүчеләрдән турист салымы ала башларга җыеналарБу туристлар санын киметмәсме? Дөнья тәҗрибәсе ни сөйли?
Сугыш башлану белән Русия ватандашлары чит илгә сирәк чыга башлады: күп кенә илләргә виза алу кыенлашты һәм рубльнең бәясе төште. Нәтиҗәдә, эчке туризм үсә башлады. 2024 елның 8 аенда Казанга 3,2 млн турист килгән. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Аларның 74 процентын, яки 2,3 миллионын Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил итә. Шәһәр кунаклары 30 процентка күбрәк акча тоткан. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды. Хакимият туристлар саны үсүенә генә әзерләнә.
Туристлардан салым җыюны Европа илләре актив куллана. Мәсәлән, Барселонада турист салымы бер төн өчен 1,7–7,5 евро (190-840 сум — 29 ноябрь курсы белән) тәшкил итә, әмма шәһәр ел саен миллионнарча туристны кабул итә. Венециядә — тәүлегенә 5-10 евро (560-1110 сум) түлиләр. Бу чара шәһәрнең инфраструктурасын саклау өчен кирәк дип аңлатыла.
Татарстанның үз салымнары Мәскәүгә китә
Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка күчергән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк.
Мәскәүдән бүленгән акча күләме исә кими. 2024 елның 9 аена Кремль федераль бюджеттан Татарстанга 59,6 млрд сум юллаган. Бу узган елдан 2 млрд сумга азрак.
Татарстан финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов 2025-2027 елларда Татарстан бюджетын үтәү якынча 50 млрд сумга кыенлашачак дип белдерде. Моның сәбәбе - Русиядә кертелүче салым реформасы.
Быел Русиядә салым реформасы кабул ителде. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Татарстан парламенты да бу үзгәрешләрнең бер өлешенә каршы чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!