Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Болгарга килүчеләрдән турист салымы ала башларга җыеналар


Изге Болгар җыены
Изге Болгар җыены

Аны 2025 елның 1 гыйнварыннан ала башлау ниятләнә. Элегрәк мондый салымны Казанга ял итәргә килүчеләрдән алачаклары хәбәр ителгән иде.

2025 елның 1 гыйнварыннан Казаннан соң Болгарда да туристлардан салым ала башларга җыеналар. Шәһәр шурасының шул хактагы проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документка ярашлы, 2025 елда салым бер процентны тәшкил итәчәк. Биш процент булганчы, 2029 елга кадәр ул ел саен бер процентка күтәрелеп барачак.

Узган айда Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов туристлардан салымны әлегә Казанда гына, иң күп турист килә торган шәһәрдә генә кертү ниятләнә, дигән иде. Бу салымның күләме туристларның шәһәрдә яшәве һәм чыгымнарының бик аз өлешен генә алып тора, диде ул.

Октябрь ахырында билгеле булганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда туристлардан җыем ала башлаячаклар, ул аларның кунакханәләрдә яшәү бәясенең бер процентын тәшкил итәчәк. Салымнан балигъ булмаучылар һәм ташламаларга ия кайбер затлар гына азат ителәчәк. Беренчел исәпләүләргә күрә, мондый җыем кертү беренче елны ук шәһәр бюджетына 150 млн сумнан артык өстәмә керем китерәчәк.

Хәзерге вакытта Русиянең туристлардан җыем ала торган шәһәрләре арасында Краснодар, Дондагы Ростов, Пермь, Архангельски, Петрозаводски, Зеленоградски, Бөек Новгород, Светлогорски бар.

Тагын кайбер шәһәрләр, әйтик Петербур, Новосибирски, Волгоград, Екатеринбур, Түбән Новгород, Тула, Калининград – шул хакта документ кабул итү алдында тора.

  • 2023 елда Татарстанга 4,2 млн турист килүе хәбәр ителгән иде. Бу 2022 елдан 7,6 процентка күбрәк.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Татарстанда туристлар саны артуын шуның белән дә бәйлиләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде.
  • 2030 елга Казан түрәләре туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куйды.
  • Туристларның иң яраткан урыны булып Казан Кирмәне, Зөя утравы, Болгар санала. Шул ук вакытта республиканың туризм тармагына кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитми.
  • Бүген Казанның татар бишеге саналган Иске бистә маршруты туристлар өчен нык чикләнгән дип сөйләгән иде экскурсияләр алып баручы белгеч Азатлыкка. Шунлыктан бистәне махсус карарга теләүчеләр дә күп түгел дип әйтте ул.
  • Моңа кадәр Азатлык хәбәрчесе Казанның татар бишеге саналган Иске бистәдә сәяхәт итеп, татар мохитенең чамалы булуын күреп кайтты.
  • Татарстан эчке туризмнан отса да, туристларга Казан татар шәһәре буларак күрсәтелми, миллилек тә аз. 2022 елда Дөнья татар конгрессы корылтаенда тарихчы Дамир Исхаков республикада милли туризмны үстерергә чакырган иде. Ул "сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк" һәм шул сәбәпле, "күбрәк татар ядкәрләрен күрсәтергә кирәк", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG