Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә озак еллар Сүриянең төп берлектәше булган Русия берни эшли алмады һәм бу аның абруена зур зыян сала, ди белгечләр.
Сүриядәге баш күтәрүчеләрнең һөҗүме 27 нояюбрьдә илнең төньяк-көнбатышыннан башланды. Алар бер атна эчендә Сүриянең зур шәһәрләрен үз кулларына төшерде. 8 декабрьдә исә Димәшк шәһәрен контрольгә алды. Сүриянең оппозиция төркемнәре лидеры — "Хәят Тәхрир әш-Шам" сәләфи төркеме башлыгы Әхмәт Әш-Шара телевидениедә мөрәҗәгать ясады. Ул 24 ел дәвамында идарә иткән Бәшәр Әсадның хакимияттән бәреп төшерелүен һәм Сүриянең азат ителүен әйтте.
Шулай ук ул төрмәләрдәге барлык тоткыннарны азат ителүен хәбәр итте. Дөньяның төрле илләренә таралган качакларны исә "Азат Сүриягә" кайтарга чакырды.
Сүрия гаскәре җитәкчелеге хәрбиләргә Әсад хакимиятенең тәмамлануы һәм аңа бирелгән антның гамәлдә булмавы турында хәбәр итте. Интернетта Әсад гаскәренең таркалган өлеше күрше Үрдүн һәм Гыйрак чиге аша качуларын күрсәткән видеоязмалар таралды.
Хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт әл-Җәлали Сүрия халкы сайлаган теләсә кайсы җитәкче белән уртак фикергә килеп, хакимиятне тыныч кына тапшырачагын әйтте. Баш күтәрүчеләр дәүләт оешмалары "рәсми тапшыруга кадәр элекке премьер-министр карамагында" калачак диде һәм хакимият биналарына якын килүне тыйды.
Бәшәр Әсадның кайда булуы озак кына билгеле булмады. Ул илдән качарга омтылып, авиаһәләкәткә юлыгуы ихтимал, дип язды Reuters. Соңрак Әсадның гаиләсе белән Мәскәүгә килүе хәбәр ителде. Бу хакта ТАСС һәм "Интерфакс" яза. Аңа Русиядә сыену бирелгән.
Димәшктә сугышчылар Иран илчелеген басып алды. Иран үз дипломатларын һәм хәрбиләрен Сүриядән эвакуацияләргә өлгерде.
Русия илчелеге исә "гадәти режимда" дәвам итүләрен хәбәр итте. Сүриядәге Русиянең хәрби базалары киләчәген яңа хакимият хәл итәчәк, диде премьер-министр әл-Җәлали.
Русиянең Тартус шәһәрендәге Хәрби-Диңгез базасы һәм Латакия янындагы Хмеймим авиабазасы бар. Шулай ук Русия хәрбиләре Сүриянең төньяк-көнчыгыштагы көрдләр яшәгән җирдә һәм Евфрат елгасы янында урнашуы мәгълүм. Аларның язмышы әлегә билгесез булып кала.
БЕЛЕШМӘ
Бәшәр Әсад – Сүрия президенты (2000-2024). Ул 1965 елның 11 сентябрендә Дәмәшктә туган. Җитәкче вазифасына 2000 елдан — президент булган әтисе Хафиз Әсад вафатыннан соң килде. Белеме белән офтальмолог.
Сүриядә ватандашлар сугышы 2011 елның язында Бәшәр Әсад режимына каршы баш күтәрүгә күчкән бәрелешләрдән соң башланды. Соңрак бәрелешкә төбәкнең төп дәүләтләре, халыкара оешмалар, хәрби-сәяси төркемнәр һәм дөньяның бәйсез дәүләтләре җәлеп ителде.
Ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше сугыш корбаны, миллионлаган кеше качак булды.
Бәрелеш тарафлары башка дәүләтләрдән хәрби ярдәм ала. Өлешчә алганда, хакимият көчләренә Русия һәм Иран булыша. Сүрия оппозициясен көнбатыш бәйсез дәүләтләре, Төркия һәм Фарсы култыгы илләре хуплый.
2015 елда Русиянең Сүрия хакимиятенә хәрби ярдәме сугыш барышын үзгәртергә мөмкинлек бирде. Мәскәүнең һава һөҗүмнәре һәм Әсад гаскәренә күрсәткән ярдәме зур җирләрне кайтарырга һәм бурежимны саклап калырга булышты.
Русия Сүриядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте аша эш итте. Бу хакта Азатлык Радиосына әлеге сафта Сүриядә, Украинаның Луһански өлкәсендә сугышкан, хәзер Франциядә яшәүче Марат Габидуллин сөйләгән иде.
"Монда Бәшәр Әсад тәхете өчен, аның коллары өчен сугышуымны аңладым, без Сүриянең кешеләрен юк итү белән шөгыльләндек, Бәшәр Әсад кешеләренә ярдәм иттек", дип әйткән иде ул.
Хәзер белгечләр Әсад режимы бәреп төшерелүе Владимир Путин өчен зур югалту дип саный.
Мәскәү өчен бу алга таба стратегик югалтуга китерергә мөмкин
— Путинның Сүриядәге хәрби авантюрасы Русиянең бөек көч булуын һәм үз йогынтысын чит илләрдә дә тарата алуын күрсәтү өчен оештырылган иде, — диде Үзәк Көнчыгыш белгече Филипп Смит. Аныңча, Сүриядәге хәлләр "Путин абруена китереп суга".
Мәскәү өчен бу алга таба стратегик югалтуга китерергә мөмкин. Русиянең Сүриядәге диңгез базасы — аның җылы диңгездә бердәнбер базасы булып кала. Ул Урта диңгезгә чыгу мөмкинлеге бирә.
— Русия әлеге базаларны Урта диңгезнең көнчыгышына һәм Көнбатыш Азиягә үз көчен тарату өчен файдаланды, — ди Смит.
2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Мәскәү Сүриягә игътибарын киметте.
Хәзер Русиядә "Вагнер" төркемен җитәкләгән Пригожин вакытындагы кебек мөмкинлекләр юк
— Русия 2015 елдагы кебек түгел, хәзер ул Украинадагы зур сугыш белән дә шөгыльләнергә мәҗбүр, — диде Азатлык Радиосына Вашингтон институтының өлкән хезмәткәре Аарон Зелин. — Шулай ук Русиянең Африкада да активлары бар. Хәзер Русиядә ун ел элек "Вагнер" төркемен җитәкләгән Пригожин (Евгений Пригожин) вакытындагы кебек мөмкинлекләр юк.
Зелин Русиянең Тартус диңгез базасын югалту ихтималы зур дип атады.
Шәрыкъ белгече Руслан Сөләйманов Мәскәү баш күтәрүчеләр белән эшләргә әзер ди.
— Русия баш күтәрүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер. "Хәят Тәхрир әл-Шам" төркеме элегрәк Мәскәү белән сөйләшүләр алып барырга әзер булуын әйткән иде. Путин биредә үзенең хәрби базалары сакланып калуын тели. Ничек кенә булмасын, аңа җиһадчылар һәм аларны хуплаган Эрдоганга (Рәҗәп Тайип Эрдоган — Төркия президенты) юл куярга туры киләчәк.
Сәясәт белгече Аббас Галләмов Путин өчен Әсад режимыныңы бәреп төшерелүе тышкы сәясәттә җиңелүгә тиң дип саный.
Сүриядә дә ул җиңелүгә юлыкты
— Аның Якын Көнчыгыш стратегиясе җимерелде – һәм моны барсы да күреп тора. Путинның хәрби көчләре тарала. Хәзер бар да ачык күренә, Киевны өч көн эчендә алырга теләгән, өч ел узганнан соң үз солдатларын юкка чыгару хисабына бер сәгатькә бер чәй кашыгы кадәр алга хәрәкәт иткән Русия гаскәренең өметсезлеге акланды. Сүриядә дә ул җиңелүгә юлыкты.
Русияенең Сүриядә "миллиардларча доллар" ярдәм күрсәтүе хәзер Путин өчен Украина сугышында кирәк булыр иде дип өсти ул. "Путин үзен геосәяси гений дип уйлый иде, әмма ул андый түгел", ди Галләмов.
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә,бу вакыйга авторитар режимнар өчен зур сабак булып тора.
Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин
— Бу безгә зур сабак, — ди Айсин. — 2021 елда Бәшәр Әсад 95% тавыш белән президент сайлавында, янәсе, җиңде. Күргәнебезчә, бу саннарның социаль базасы юк. Беркем дә аны якларга чыкмады — бернинди министр да, бернинди генерал да. Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин. Безгә киләчәктәге процессларга әзер булырга кирәк. Әзер булмасак, аның кыйммәтен үзебезнең файдага күчерә алмаячакбыз. Мөмкинлек тәрәзәсе ачылу белән аннан файдаланырга, ә моның өчен методология, сәяси конструкт әзер булуы кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!