Русия президенты Владимир Путин туры эфир вакытында Татарстан җитәкчелеге һәм Казан шәһәре турында сөйләде. Очрашу барышында "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгы журналисты Артур Хәлиуллов БРИКС саммиты һәм Казанда берлекнең штаб-фатирын булдыру мөмкинлеге турында сорады.
Путин Казанда штаб-фатир булдыру бурычы куелмаган, әмма Татарстан башкаласындагы соңгы дистә елларда төзелгән инфраструктура мөмкинлекләре һичшиксез файдаланылачак диде. Аныңча, бүген Казан "Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе".
Русия президенты Татарстан җитәкчелеген мактады.
— Без Миңтимер Шәрипович белән Казанның читендә җир астында яшәүчеләрнең йортларына кереп йөргән идек. Татар халкының үзенчәлегенә сокландым. Йортлары пөхтә, өстәлләрендә чәк-чәк куелган, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә иде. Хәзер инде мондый җир йортлар юк — Казан зур үсештә. Метросы бар, шәһәр заманча, искиткеч. Рөстәм Нургалиевич Шәймиев башлаган эшләрне уңышлы дәвам итә. Татарстанда сәләтле халык, төрле милләт вәкилләре бергә дус, тату яши, — диде ул.
Моннан тыш, БРИКС көнбатышка каршы тору өчен корылмады дип тә өстәде Путин.
2000 елда Владимир Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты.
2017 елда Татарстан белән Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе озайтылмады. Сәяси яктан республика башкалар кебек үк урта хәлле төбәк статусында калды. Гәрчә, Татарстан парламенты Путинга шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул итте.
2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту ихтыярига күчерелде. Тел кризисы Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң башланды.
2020 елда Путин тәкъдиме белән Русия Конституциясенә үзгәреш кертелгәннән соң Татарстан Конституция мәхкәмәсе юкка чыгарылды. Моны хокук белгечләре Татарстан дәүләтчелегенең бер тармагын бетерүгә тиңләде.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан дәүләтчелегенә һөҗүм көчәйде. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды һәм президент атамасы бетерелде. Хәзер ул рәсми төстә "рәис" һәм "глава" дип аталып йөртелә. Төп кануннан "суверенитет", "шартнамә", "ватандашлык" төшенчәләрен бетерелде.
Путин чорында Татарстан Мәскәүгә үзендә җыелган салымнарны арттырдылар. Ельцин чорында республика керемнәрнең яртысын үзендә калдырса, хәзер — елына карап 30-35 процентын гына куллана ала. Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән. Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган. Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына финанс бүлеп бүлеп биргән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!