Швециядә узган күргәзмәдә татар-башкорт сәяси тоткыннары турында да сөйләшкәннәр

Чарада катнашучылар

Швеция башкаласында "Путинның чын тоткыннары. Коллыкка төшерелгән халыкларның сәяси тоткыннары" дигән халыкара күргәзмә узган.

Стокhолмдагы эстон йорты бинасында үткән бу чараны Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип аталган оешма вәкиле, Империягә каршы блок вице-президенты Аида Габдрахманова оештырган.

Аида Габдрахманова

Күргәзмәдә "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы сәяси тоткыннар дип тапкан кешеләр тәкъдим ителгән.

Бәйсез Татарстан хөкүмәте Телеграм каналы язуынча, бу чара халыкара хокук яклау оешмаларына, сәясәтчеләргә һәм җәмәгатьчелеккә Русиядә кысрыклауларның ни дәрәҗәдә булуын, сивил җәмгыятьне, сүз һәм фикер иреген, шәхси кагылгысызлыкны даими бастырып килүләрен күрсәтү өчен оештырылган. Шулай ук аның максаты — Русиядәге асаба халыкларның хокукларын яклау.

Мондый халыкара күргәзмәләр моңарчы Брүсселдә, Киевта, Канадада, Эстониядә, Латвиядә, Литвада, Финляндиядә, Германиядә, Даниядә үткән иде. Күргәзмәне Норвегия белән Америкада үткәрү дә ниятләнә.

Чарада катнашучылар

"Бу дөнья күләмендә үткәрелә торган проект. Балтыйк буе илләреннән башланып китте. Киләсе чара АКШта булачак. Швециядә узган чарада мәхкәмә каршына баскан татар милли хәрәкәт ветераны Зиннур Әһлиуллин, сугышка каршы язулары өчен Казанда тикшерү изоляторында тотылучы Фазыл Вәлиәхмәтов, икенче тапкыр төрмәгә хөкем ителгән математик Азат Мифтахов, шулай ук Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка чакыруда гаепләп ирегеннән мәхрүм ителгән Пәрвинә Әбүзәрова, Татарстанның элекке мәгариф министры, сак астында тотылучы Энгел Фәттахов турында сөйләштек", диде Габдрахманова.

Алып баручы Матс Гүлтән хәзерге вакытта Русиянең авторитар дәүләт булуын, анда сүз иреге калмавын, сәяси оппозициянең эзәрлекләнүен, ә Путин режимы белән риза булмаучыларның төрмәгә утыртылуын яки сәяси үтерү корбаннарына әйләнүен әйткән.

Күргәзмәне инглиз, швед, украин һәм урыс телләрендә тәкъдим иткәннәр.

Чарага югары дәрәҗәле түрәләр, дипломатлар һәм хокук яклаучылар, Швеция парламенты әгъзалары килгән. Аерым алганда Халыкларның империягә каршы блогы башкарма мөдире Олег Витвицкий, Швециядәге "Nordic Ukraine Forum" украин оешмасы рәисе Алина Зубкович, Швециядәге Беларус халык илчелеге вәкиле Фредрик Стохлберг катнашкан.

Фредрик Малм һәм Аида Габдрахманова

Швеция парламентының даими вәкиле, парламентның мәгариф комитеты рәисе, 2006-2014 елларда Швеция премьер-министры урынбасары, "Дүшәмбе хәрәкәте" демонстрациясен оештыручыларның берсе Фредрик Малм "без, демократик илләрдә, НАТО илләрендә яшәүчеләр, аеруча шведлар, Русиядә азчылыклар белән нәрсә булганын белмибез", диде.

"Мин Якутски, Иркутски турында 7-8 яшьтә белдем. Империячел Русиядә Ленин, Сталин яки Путин режимы, асылы үзгәрми, болар барысы да фашистик режимнар булып тора", диде.

Швеция патшалыгындагы Эстония илчесе Томас Люкк күргәзмәгә чакыру өчен рәхмәт әйткән.

Томас Люкк һәм Аида Габдрахманова

"Эстониялеләр һәм Балтыйк буе халыклары оккупациянең һәм депортациянең нәрсә икәнен беләләр, чөнки бу хәл безнең халык белән берничә тапкыр булды. Минем гаиләмне дә, кулаклар дип гаепләп, Советлар Берлеге Себергә сөргән. Бүгенге хокук яклау күргәзмәсе бик тә мөһим. Кеше хокуклары, 1949 елның Кеше Хокуклары декларациясендә язылганча - универсаль, ул гаделлек һәм ирекнең нигезе. Русиянең яңа тарихын гына алсак та, Ленин, Сталин, Путин бер үк исемгә ия, бу начар егетләр генә түгел, империя сәясәтенең үсешен күрсәтүче кешеләр. Бу күргәзмә аша Русиядә нәрсә булганын күрәбез. Әгәр без зур һәм кечкенә төркемнәрдә чыгыш ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырсак, без халыкара хокукны бозачакбыз. Халыкара хокук азчылык халыкларны яклый, ирекне саклый, киләчәк турында уйлаганда без Русиянең империячел уйларын истә тотарга тиешбез. Күргәзмәдә шулай ук репрессияләнгән кырымтатарлар күрсәтелгән. Әйтеп үтәргә телим, Эстония парламенты 1944 елгы сөргенне кырымтатар геноциды дип таныды", дигән.

  • "Холод" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр.
  • "ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне 2022 елда Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында аеруча күп теркәгән - 705 кеше.
  • 2023 елда Русиядә сәяси тоткын дип танылучы кешеләрнең саны 78%ка артуы хәбәр ителгән иде.
  • Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, башкорт активисты Фаил Алсынов та сәяси тоткын дип танылды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!