26 март көнне Сембердә "ризасызлар" пикет оештырды. Бу чара Путинның хакимияткә килү көнендә аңа карата ризасызлык белдерү максатыннан оештырылды.Пикетка чыгучылар “Путин һәм Ходорковский – урыннарыгызны алышырга вакыт!”, “Путинны – отставкага!”, “Русия – Путинсыз!”, “Мәгълүмат чараларына цензура бетсен!” һәм башка шундыйрак мәгънәле шигарләр тоткан иде.
Пикетчыларны мондый чара оештырырга нәрсә мәҗбүр иткән соң?
“Яблоко” фиркасенең җирле лидеры Евгений Топорков:
“Мондый тырышлыкларның нәтиҗәсе булырмы соң?” дигән сорауга Хокук яклаучылар оешмасы әгъзасы Мөнир Насыйров болай диде:
“Яблоко” фиркасенең җирле лидеры Евгений Топорков:
“Конституцияне санга сукмыйлар, нефть-газ акчаларының кая киткәнен дә әйтмиләр. Икътисад хәлләре узган гасырның 60-70нче еллары дәрәҗәсендә генә. Безнең дәүләт алга киткән илләрне чимал белән тәэмин итүче генә булып калды. Гамәлдә илбашы булып Путин калды. Кая карама Путин да Путин бит. Телевизорда да Путин гына. Медведев күләгәдә кала”.
Шул ук фирканең яшьләр фракциясе җитәкчесе Вячеслав Ильянов:“Минемчә, жуликлар фиркасе хакимияттән китәргә тиеш. Путин телевизор аша алдашу белән генә шөгыльләнә. Я тегеләй, я болай алдаша – очы-очка ялганмый да хәтта. Элекке сүзләрен дә онытып. Мәсәлән, губернаторларны сайлап куярга кирәк дигән иде, хәзер өстән билгеләүне кертә. Алкоголизм, наркоманиягә каршы матур сүзләр сөйли, ләкин сөйли генә – чаралар күрми”.
Канунсыз эмиграциягә каршы көрәш оешмасының җирле җитәкчесе Денис Штырев:“Пикетка килүемнең төп максаты – Путин сәясәтенә каршы фикеремне белдерү. Мондый кеше ил белән идарә итәргә тиеш түгел, чөнки ул илне дә, халыкны да ихтирам итми. Аның рөхсәтсез чараларда катнашучыларга “по башке дать” дигән сүзләре генә дә ни тора! Ул үзе китәргә тиеш, яхшылык белән. Күренә бит инде – Медведев бары тик Путин идарәсе астында Петрушка ролен генә уйный. Курчак кына ул”.
“Мондый тырышлыкларның нәтиҗәсе булырмы соң?” дигән сорауга Хокук яклаучылар оешмасы әгъзасы Мөнир Насыйров болай диде:
“Җепшеклек елларында ук АБЦ – Антибюрократик үзәкнең активисты идем. Нәкъ шул оешма безнең өлкәдә КПССны хакимияттән читләштерде бит. Тормыш барыбер алга бара. Уңышка ышанмасам, йөрмәс тә идем буталып. Аннан соң татарның “Өметсез – шайтан гына” дигән гыйбарәсе дә бар бит әле”.