Бүген интернетта француз телендә чыгучы газеталарның берсендә, президент Николя Саркозинең “нокталы өтернең” телдән юкка чыгудан саклап калу максатыннан бу тамганы һәр җөмләдә кимендә өч тапкыр кулланырга дигән “фәрманы дөнья” күргән.
2009 елда дәүләт телевидениесенең икенче каналында җил тегермәннәренең җир шарының әйләнешен акрынайтуы турында тапшыру күрсәтелгән.
Апрельнең беренче көнендә шаяртып алдалау гадәте XVI гасырда Франциядә башланган. Ул чакта Яңа ел 1 апрель башланган булган.
1564 елда патша Карл IX Яңа елның башы итеп 1 гыйнвар көнен билгеләгән. Әмма халык барыбер 1 апрельдә бер берсен котлауны һәм бәйрәм итүне дәвам иткән. Еллар узгач бу шаярту бәйрәме булып калган. Апрель христианнарның ураза ае булуы сәбәпле бүләккә балык бирелгән. Соңыннан бу көн “апрель балыгы” буларак билгеләнә башлаган.