Русия Катынь үтереше турында документларны Польшага тапшырды

Русия 1940 елда НКВД хезмәткәрләренең Катынь янында 20 меңнән артык Польша ватандашын атып үтерүе турында моңарчы яшерен булган документларның тагын 11 томын Польшага тапшырды.

Документларны тапшыру Русия баш прокуратурасы бинасында үтте. Бу эшкә бәйле Польшага тапшырылган документлар күләме инде 148 томга җитте.

Прокуратураның интернет сәхифәсендә урнаштырылган мәгълуматларга караганда, пәнҗешәмбе тапшырылган документлар җинаять эшләре турында һәм анда корбаннарның кайда җирләнгәнлеге дә әйтелә.

Русиянең сугыш чорындагы әлеге үтерүләрне тикшерүдә соңарып булса да Польша белән хезмәттәшлек итүе Мәскәү белән Варшау мөнәсәбәтләрен яхшыртуга ярдәм итә.

Совет чорында Мәскәү пропагандасы бу үтерүләр өчен Наци Германиясен гаепләп килсә дә, 1990 елда Советлар Берлеге җитәкчесе Михаил Горбачев аларның НКВД тарафыннан үтерелгәнлеген таныды.