Казан университетында татфакны бүлек итеп кенә калдыруга каршылык белдереп, татар иҗтимагый үзәге пикет оештырды. КФУ җитәкчелегенең филология һәм сәнгать институты кысаларында татар филологиясенең дәрәҗәсе артыр дип санавы дөреслеккә туры киләме?
11 апрель көнне Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге университет каршында пикет үткәрде. Пикетчылар КФУда татар филологиясе һәм тарихы институты булдыруны таләп итә. Әмма университет җитәкчеләре яки татар филологиясе һәм сәнгате, яки татар һуманитар институты, яки һуманитар һәм сәнгать фәннәре институты ачып, шунда татар филологиясе факультетын бүлек итеп кенә калдыру яклы.
Яңа институт исеме әлегә билгеле түгел
Бүген Казан федераль университетының (КФУ) Багучылар шурасы утырышы үтте. Бу утырыш Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Пикетчылар янына Рөстәм Миңнеханов та килер дип фаразланса да, ул килмәде. Университеттан чыгуга, машинасына утырып китеп барды.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, татфакны бетерү – татар мәгарифен юк итүнең соңгы ноктасы, дип саный. Рөстәм Миңнехановның пикетчылар янына килмәвенә дә аптыраган ул.
Пикетка чыккан Фәрит Зәкиев татфакны бүлек итеп калдыргач, аның дәрәҗәсе төшәр дип курка. Университетның Багучылар шурасы утырышында катнашкан “Ислам конференциясе оешмасы"нда Русия вәкиле, Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камил Исхаков сүзләренчә, утырышта татар филологиясе институты турында сүз булмаган.
Татфак урынына географаклар күчә
Университет ректоры Илшат Гафуров пикетчылар янына килмәсә дә, татфакны яклаучылар янына ректор урынбасары Рияз Минзарипов чыкты. Аның сүзләренчә, татар филологиясе факультеты урнашкан урынга һуманитар университетның география факультеты күчә. Моны җитәкчелек бина юклык белән аңлата. Димәк, татар филологиясе өчен университетта чыннан да урын юк.
Шулай да Рияз Минзарипов татар филологиясе факультетына студентларны күбрәк кабул итәргә кирәклеген әйтте. Ректор урынбасары белән шагыйрь Ркаил Зәйдулла, татар конгрессы хезмәткәре Марс Тукаев, татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин әңгәмә корды.
Соңгы каһарманнар
Пикетта иң гаҗәпләндергәне – биредә татфак студентларының, мөгаллимнәрнең булмавы. 5-6 студенттан, татфакны тәмамлаган шагыйрь Ркаил Зәйдулла, галимә Рифә Рахман, декан урынбасары Радик Сабировтан кала, туган факультетларын яклаучылар күренмәде.
Татфакта белем алган күренекле журналистлар, язучылар, мөхәррирләр дә, үзләрен яңа заман шагыйрьләре дип санаучылар да пикетка чыкмады. Татфактагы төшенкелек чире татар теле дип сөйләп йөрүче, йөриячәк студентларны, булачак галимнәрне, бүгенгеләрен дә тәмам үтерде, күрәсең.
Татарлар чыкмаса да, урыс филологиясе пикетка килде
Рифә Рахман студентларның махсус пикетка чыкмауларын яшерми. Ә факультет студенты Данис Шакиров яңа институт ачуга каршы булмауларын әйтә.
Пикетка татар филологиясе чыкмаса да, урыс филологлары килде. Алар факультеттан укытучыларны кыскартуга каршылык белдерә.
Татфаклар конкурентлыкка сәләтле түгелме?
Яңа институт җитәкчесе итеп педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләнәчәк. Ә татар филологиясе факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗевнең кем буласын Илшат Гафуров үзем хәл итәм диде.
КФУ ректоры Илшат Гафуров бары татар филологиясе һәм тарихы институты ачу фикерен якламый. Аның сүзләренчә, татфак студентлары конкурентлыкка сәләтле түгел. Татар филологиясенә аерым игътибар бирергә теләмәвен җитәкчелек шулай аңлата хәзер.