4 апрельдә Уфада Татарстан Фәннәр академиясының Тарих институты мөдире, Татарстан президентының элекке дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимовның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы Башкортстан татарлары тормышында мөһим вакыйга булды.
Уфадагы “Ихлас” мәчетендә үткән бу очрашу, Рафаэль Хәкимовның элекке елларда чыккан “Кем син, татар?” һәм “Татар рухы” исемле китаплары буенча фикер алышу рәвешендә оештырылган булса да, ул киңрәк форматтагы очрашуга әйләнде.
Рафаэль Хәкимов үзенең чыгышын бүгенге глобальләшү, федераль үзәк унитаризмга юл тоткан шартларда татар милләтен ничек итеп сакларга, үстерергә, дигән сорауларга җавап рәвешендә корган иде. Галим һәм яңа Татарстан дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш керткән шәхеснең төп фикере: милләт саклансын өчен милли рухны, татар рухын сакларга кирәк.
“Әгәр милли рухны саклый алмыйбыз икән, дәүләтчелекне декларацияләр, указ-кануннар белән генә саклап булмый. Иң мөһиме – һәр татар гаиләсе үзен кече татар дәүләте итеп тоярга тиеш. Нәкъ гаиләдә балаларга тел, гореф-гадәтләрне өйрәтергә тиешбез. Моны беркем дә тыя алмый, моңа бер тиен дә чыгым таләп ителми. Бер генә нәрсә таләп ителә – милли рух”, диде Рафаэль Хәкимов.
Рафаэль Хәкимов татар милләтен саклауда ислам диненең роленә дә тукталды. “Литва, Польша татарлары тарихи сәбәпләр аркасында татар телен югалтсалар да, дин аркасында үзләренең татарлыгын югалтмыйлар. Шул ук вакытта, Русиядә бүген кайбер мәчетләрдә вәгазьләрне урыс телендә укый башлауга без кискен каршы булырга тиешбез”, ди Хәкимов.
Шулай итеп, Рафаэль Хәкимов әлеге очрашуда татарларны сынау көткәнен һәи иллюзияләргә бирелмичә, милли республикалар бүгенге статусларын югалткан шартларда да ничек итеп милләтне саклау турында уйланырга чакырды, катлаулы хәлләргә әзер булырга кирәклеген җиткерде.
“Азатлык” радиосы сайтындагы Рафаэль Хәкимовның Уфадагы очрашуына кагылышлы фикер алышулардан күренгәнчә, кайберәүләр Хәкимовны дәүләт бәйсезлегеннән баш тартуда гаеплиләр. Әлбәттә моңа, бәлки, бик аптырарга да кирәкмидер. Ни дисәң дә, прокурор роленә кереп башкаларны гаепләү, шактый дәрәҗәдә, татарның милли сыйфатына әверелә бара.
Бик күпләр, татарны саклау өчен кыл да кыймылдатмасалар да, гаиләләрендә балалары белән урысча гына сөйләшсәләр дә, көрәшүчеләрнең һәр адымын игътибар белән күзәтәләр, гаеп эзлиләр, хөкем чыгаралар. Күрәсең, ихлас күңелдән, реалияләр кысаларында эш итүче, көрәшүче шәхесне гаепләү, андый кешеләргә үзләрен дә көрәшче итеп тоярга ярдәм итә.
Рафаэль Хәкимов, чынбарлыкта, һич кенә дә милли бәйсезлек идеясыннан баш тартырга чакырмады, ул фәкать, татарлар барысына да әзер булырга, хыялга бирешеп ятмаска, нинди генә шартларда да исән калу турында уйларга тиешбез дигән фикер яңгыратты.
Шуңа күрә дә ул, милли рухны, гаиләдәге татарлыкны саклау мөһимлеген аңлатты. Әгәр шуларны сакламыйбыз икән, без барысын да югалтабыз. Саклыйбыз икән – милли бәйсезлек идеясе дә сакланачак. Менә Рафаэль Хәкимовның Уфадагы фикерләре, уйланулары, борчылулары.