4 апрель алар Башкортстан фәннәр академиясенең Этнография һәм этнология институтында галимнәр белән очрашты, этнография музеенда булдылар. Кичен татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды. Ул башкаланың “Ихлас” мәчетендә үтте. Зал шыгрым тулы булды.
Башта Рафаэль Хәкимов кыскача үзенең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, аннан сорауларга җавап бирде. “Татарлар дәүләтчелеген торгыза аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дигән сорауга ул шулай дип җавап бирде:
Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Уразаев үзенең чыгышында татарларның Русиядәге урынына тукталды. Аларның илдәге башка халыкларны ияртер көч икәнлеген билгеләде.
Башта Рафаэль Хәкимов кыскача үзенең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, аннан сорауларга җавап бирде. “Татарлар дәүләтчелеген торгыза аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дигән сорауга ул шулай дип җавап бирде:
“Уйлап карасаң, Татарстан һәм Башкортстан да үзенә күрә дәүләтчелекккә ия. Ләкин тулы дәүләтчелек түгел. Тулы дәүләтчелеккә ия булу ул барысы да әйбәт дигән сүз дә түгел.
Мәсәлән, Кыргызстан дәүләте бар. Мин аларның мескен хәлдә яшәүләрен күреп кайттым. Алар БМОда утыралар. Ләкин бу берни дә бирми. Аларны Татарстанга караганда ныграк хәрәкәт итә димәс идем. Татарстанга чит илләрнең югары дәрәҗәле җитәкчеләре килә, уртак килешүләр, эшчәнлекләр билгеләнә. Дөрес, салым, казна кебек мәсьәләләрдә Мәскәү бик нык кыса.
Татар бик нык сибелгән. Мәскәүдә генә дә ярты миллион татар яши. Аны җыеп бер дәүләткә тутыру мөмкин түгел. Шуңа без әлеге территориядә уңайлы яшәргә, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тиеш.
Атом коралына ия Русиянең таркалуы афәтләргә алып килүе мөмкин. Шуңа бу бик четерекле мәсьәлә дияр идем. Иң мөһиме – Русиядә чын федерализм урнашырга тиеш”.
Рафаэль Хәкимов башкорт галимнәренең Уфаның 1500 еллыгын исбат итәргә тырышлык алып барулары уңаеннан сорауга үзенең каршы булмавын белдерде:Мәсәлән, Кыргызстан дәүләте бар. Мин аларның мескен хәлдә яшәүләрен күреп кайттым. Алар БМОда утыралар. Ләкин бу берни дә бирми. Аларны Татарстанга караганда ныграк хәрәкәт итә димәс идем. Татарстанга чит илләрнең югары дәрәҗәле җитәкчеләре килә, уртак килешүләр, эшчәнлекләр билгеләнә. Дөрес, салым, казна кебек мәсьәләләрдә Мәскәү бик нык кыса.
Татар бик нык сибелгән. Мәскәүдә генә дә ярты миллион татар яши. Аны җыеп бер дәүләткә тутыру мөмкин түгел. Шуңа без әлеге территориядә уңайлы яшәргә, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тиеш.
Атом коралына ия Русиянең таркалуы афәтләргә алып килүе мөмкин. Шуңа бу бик четерекле мәсьәлә дияр идем. Иң мөһиме – Русиядә чын федерализм урнашырга тиеш”.
“Тик ул тарихи исбат ителгән булырга тиеш. Казанның борынгылыгын чит илләрнең бик күп экспертлары тикшереп билгеләде. Анда бер-ике ел гына төгәлсезлек булуы ихтимал”.
Хәкимов шулай ук урыс милләтенең дә проблемалары җитәрлек булуын әйтте. Соңгы җанисәп буенча илдә ун миллион ялгыз хатын-кыз барлыгын әйтеп: “Бу үзе бер дәүләт халкы. Русия шулай үзен-үзе бетерә”, диде.Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Уразаев үзенең чыгышында татарларның Русиядәге урынына тукталды. Аларның илдәге башка халыкларны ияртер көч икәнлеген билгеләде.