Татар-төрек лицейлары кемгә комачаулый?

Татарстандагы Европа стандартлары нигезендә белем бирүче татар-төрек лицейларын ябып куярга мөмкиннәр. Бу көннәрдә Казанга Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре килеп тикшерү уздырдылар. Әлеге лицейларда гаепләүләр эзләү инде күптәннә бара. Ләкин моңарча әле Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә саклап килә алдылар. Билгеле булганча, 2002 елда карачай-черкес-төрек һәм тува-төрек, 2003 елда бурят-төрек, 2005 елда хакас-төрек лицейлары ябылды. Чуашстан, Дагыстандагы лицейларның да гомере кыска булды. Чират күрәсең Татарстанга җитте. Мәскәү Татарстандагы татар-төрек лицейларын бер генә дә тынычлыкта калдырырга теләми. Әйтергә кирәк, бүген Татарстанда 7 лицей эшли. Чәршәмбе көнне тикшерү 4нче кызлар лицеенда да булды. Анда борчылу белдереп ата-аналар да, җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты. Узган ел кызы әлеге лицейны тәмамлап чыккан, Химаячеләр Шурасы әгъзасы Дания Тәмаева “Азатлык” радиосына әйтүенчә, Мәскәүлеләр төрек укытучыларын озату ягын карый булса кирәк. Төрек укытучыларын кайтарып җибәрсәләр бу гади мәктәп булып калачак. Мәскәү кунаклары, ягъни Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре бар нәрсәдә дә гаеп табарга тели ди галим Дамир Исхаков:

Алар фикере буенча, бюджет нигезендә 2 чит тел укыту мөмкин түгел. Татар-төрек лицейларында табигый фәннәр инглиз телендә укытыла, моннан тыш төрек теле дә укытыла. Монда күренеп тора бу гаепне табарга тырышалар. Тагын бер мәсьәлә, табигый фәннәр буенча дәреслекләр Мәскәүдә эшләнмәгәннәр, ягъни Мәскәү тарафыннан расланмаган, ә чит илдән китерелгән.

Галим Дамир Исхаков әйтүенчә, монда ябарга дигән бурыч куелган. Дамир Исхаков:

Билгеле ябу Татарстанда автоматик рәвештә эшләнә алмый, чөнки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына системасына кертелгән. Әгәр ябу турында сүз купса ТР Парламенты һәм министрлык карарыннан башка Мәскәү моны эшли алмый. Мин уйлыйм татар җәмәгатьчелеге кирәк булса ярдәм оештырырга тиеш, чөнки бу төрек дөньясына чыга торган бердәнбер юл.

Татар-төрек лицейларында белем бирү Европа стандартларына туры китерелгән. Анда фәннәр инглиз телендә укытыла. Мәскәү кунаклары укыту бары тик Руси мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәт иткән дәреслекләрдән генә алып барыларгы тиеш, ди. Алар татар телендә генә язылган укыту планнары, Төркиядән килгән мөгаллимнәрнең республикадагы ике дәүләт телен дә камил белмәвен тәнкыйтьләгән.

4нче кызлар лицее җитәкчесе Марат Фәттиев белдерүенчә, химия, физика кебек фәннәрне инглизчә укыту өчен үзебездә әле укытучылар юк. Һәрбер лицейда Төркиядән килеп 8 укытучы белем бирә. Аларның барысы да Русиядә укытуга рөхсәт алган алуын. Ләкин килгән тикшерүчеләр алар дипломына шик белдереп алынырга мөмкинлеген ассызыклаганнар. Бүгенге көндә Татарстан лицейларында 2 меңгә якын бала укый. Ел саен бу уку йортына керүгә зур бәйге. Бер урынга 20-30 кеше дәгъва итә. Чөнки монда сыйфатлы белем бирүдән тыш, укучыларны тәртипле итеп тәрбияләү максаты да беренче урынга куела. Татарстанда ата-аналарны да, балаларны да канәгатьләндергән төрек лицейлары мәскәүлеләргә ярамый. Башкортстанда да дүрт лицейны ябып куйдылар. Ул чакта аларны пантюркизмда гаепләделәр. Казанда нинди җитешсезлек табырлар бусы 25 июль көнне билгеле булачак.

Ландыш Харрасова