Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосының “Югалсам да, көт син мине!”дигән сәхифәсендә бүген алтынчы тапшыруыбыз башлана. Без бу тапшыруларны Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән бергә әзерлибез. Төрле илләрдә яшәгән һәм якынннарын , туганннарын эзләгән милләттәшләребез, Азатлык радиосыннан тапшыруларны ишетәләр икән. Һәм кайберләре безнең радиога турыдын- туры да мөрәҗәгать итәләр.
Соңгы көннәрдә безгә Хельсинкидән электрон хат килеп төште.
Хельсинки шәһәрендә яшәүче Фәридә Хәмит Вальрос мөрәҗәгать итте. Ул татар мөһәҗириятендә мәгълүм кеше. Кытайда туган, Төркиядә үскән. Озак еллар буе Германиядә һәм Чехиядә эшләгән. Хәзер ул Финляндиядә яши. Ул болай дип яза.
Хәмитов Насертдин Шарафутдин улы 1922 елның 30 октябрендә Хәрбиндә туган. ”
1947 елда Хәрбиннән японча белгән 37 тәрҗүмән алып киткәннәр.
( башлыча руслар, йәһүдләр булган, араларында татар юк иде, дип уйлый Абдурахман абзый). Бу, минемчә, мөһим мәгълүмат , минем өчен яңалык. Ул хатларында Хәрбиннән кием сораткан. Абдурахман абзый аның ике костюмын җибәрдем дип әйтте. Хатларында японнар минем башмакларны тазарталар дип тә язган булган.!!!
Насретдин абзый руслар арасында Николай исемен кулланган. Ул анда Александра (Саша) исемле хатынга өйләнгән булган, аерылган, 2 кызы булган. ( өйләнү, аерылу елын белән алмадым.)
Насретдин башта Хабаровск, аннан Владивосток һәм дә Амурдагы Комсомольскига да барып йөргән.
Торган адресын әйтә алмадылар. Тик Октябрский урамы. Ниндидер октябрь бәйрәме белән бәйләнешле, дип әйттеләр.
Бу эшнең эзенә төшә алсак, зур савап эшләгән булыр идек
дип яза безгә Фәридә Хәмит.
Азатлык радиосының Казан бюросы директоры Римзил Вәли бу турыда Насретдинның сеңлесе Сатика ханым Бичуриның үзенең энесен эзләве турында һәм анннан ишеткән нәрсәләр турында менә нәрсә диде.Һәм Римзил Вәли моның белән кызыксынып аны эзли башлый.
Шәрәфетдин улы Насретдин Хәмитов дигән милләтәшебезне, яки аның балаларын чыннан да табасы иде. Без аны күптән эзлибез инде. Эш шунда ки, үз эшләрем буенча, Истамбулга барган чакта, анда яшәүче Сатика ханым Бичури мөрәҗәгать иткән иде:
Энем Насретдин Хәрбиндә чакта Совет армиясе вәкилләре тарафыннан алып кителде. Ул тәрҗемәче, япон телен белә иде, диде. Һәм аннан хатлар да килде . Анннан хәбәрсез югалды . Һәм ул яхшы урынннарда эшли, өйләнгән дә булырга тиеш дип әйтте.. Фәридә ханым тагын төгәлрәк мәгълүмат биргән. Вакыт үтә , хәзергә әле Насертдин Хәмитовны табып булмады.
Бу уңайдан ул болай диде:
Мин бу мәгълүматлар буенча Владивостокка андагы архивларга, дәүләт органннарына язган идем, ләкин җавап килмәде. Һәм Насертдин Хәмитовның фотосын бирде . Ул безнең сәхифәдә булыр.
Римзил Вәли үзенең киңәшен әйтә.
“Төрле язмышлы кешеләр арасында эш кәгазьләре белән генә табып булмый. Кешеләр бер-берсен ишетеп, ишеткәннәрен бер берсенә сөйләсәләр, бәлки табылыр. Сугыштан соңгы елларда татар эмиграциясен 1945,48 , 51елларга кадәр яшәгән милләттәшләребезнең тарихын да белергә мөмкин булыр иде. Репрессиягә эләккән булса да туганннары эзләп табарлар иде. Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов белән “Азатлык радиосы” хәбәрләшеп тора. Бер- берсен эзләүчеләргә ярдәм итү йөзеннән Казанда телефон эшли. Аның нумеры менә шундый: 2936300, Пушкин урамы, 15 йорт.
Бу юллар катлаулы әлбәттә. Ләкин татар кешесе шундый сәләтле, телләр белгән берничә кеше, аларның тормышының дәвамы яки ахыры, безнең милләтебезгә бик кирәк. Шуның өчен дә мин радио тыңлаучыларга киңәш итәр идем, Владивостокта, Хабаровскийда, Амурдагы Комсомольскийда яшәүчеләр арасында сугыштан соңгы хәлләрне хәтерләгән ветеранннар белән сөйләшергә. Әгәрдә шул турда Харбиннан алып кителгән, эшкә җибәрелгән татарларның Япониядә яки шундагы күрше илләрдә булган дигән мәгълүмат булса, аның башка нечкәлекләрен дә табып була.
Насертдин Хамитовны аның апасы Сафика ханым Бичури һәм аның кызы Фәридә Хамит һәм оныклары эзлиләр. Насертдин Хәмитовның абыйсы Габдрахман Хәмитов Нью-Йорк шәһәрендә яши. Ул аннанда өлкәнрәк. Ә Насертдин Хәмитовка 85яшь. Шулай булгач, әле Насертдин Хәмитовның эзләрен табып булыр, дип өметләнәбез.”
Шылтыратыгыз бер- берегезне эзләгез. Эзләгәннәр таба.
Алдагы тапшыруларыбызның берсендә без әле сезгә бер- берсен яшли сөйгән һәм кавыша алмаган, шулай да, хәзерге көндә дә сөйгәнен яратып аны эзләүче Билгус -Билгуар Хөснетдиновның Асия ханымны эзләве турында сөйләрбез.
Шулай итеп туганннарын, якынннарын дусларын, күршеләрен югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Үзләре дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!”: тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алачак.
Тагын бер тапкыр кабатлыйм вәкиллекнең телефоны 8(843) 2.93.63.00 Казан Пушкин урамы, 15йорт.
Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org
Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз, сагыну-сагыш хисләрен, табышу-очрашу- кавышу кебек изге мизгелләргә әйләндерегез.