Бөтендөнья татар конгрессы, декәбер башында булачак дүртенче корылтаена килгән делегатларның 25% яшьләр булсын иде, дип тәкъдим итә. Мәскәүдә иҗтимагый оешмалардан вәкилләр сайлау зур җыелыш итеп үткәрелмәсә дә, Татарстанның вәкәләтле вәкиллегендә инде сайланган делегатлар турында сөйләшүләр дә, раслаулар да булды. Ул исемлеккә карап яшләр арасыннан вәкилләр 25% кына түгел, 37% булачак дигэн нәтиҗә дә чыгарылды. Шул ук вакытта милли мәдәни мөхтәрият рәисе Рәсим Акчурин Мәскәүне барлыгы 16 вәкил белән генә чикләү безне кәнәгатләндерми, мөмкин булса без тагын берничә урын сорамакчы булабыз, диде.
Мәскәүдә инде 20дән артык татар оешмасы бар иде. Соңгы елларда ул оешмаларга тагын да төрле югары уку йортларында белем алучы «Кардәшлек», «Якташлар» дип аталган студентлар оешмасы һәм «Аргамак» дип аталган эшкуар яшләр оешмасы да килеп кушылды. Бер яктан алар Мәскәүдәге татар яшләрен туплап төрле чаралар уздырсылар. икенче яктан бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында, олы яштәге милләттәшләребезгә ярдәмнәр дә оештыралар. Вәкәләтле вәкиллектәге очрашуда «Аргамак» оешмасы рәисе Эльвир Макуров, «Кәрдәшлек» җитәкчесе Ленар Рахманов, «Якташлар» башлыгы Рөстәм Әгъләмов та катнашты. Әлбәттә Мәскәү милли мәдәни мөхтәрияте рәисе рәис Акчурин да бар иде. Без аннан бу яңа корылтайдан нинди яңалык көтәсез дигән сорауга ул. элллә ни яңалык көтмим. бу очрашу татарларны берләштерүче бер чара дип шулай ук эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау дип кабул итәм диде. Рәсим Акчуриннан аермалы буларак, яшләрдә башкача фикер.Алар бу очрашулардан үзләренә үрнәк. зыялылар белән очрашудан эшләрендә бер этәргеч алырга уйлыйлар. Тумышы белән Башкортстаннан булган Ленар Рахманов Мәскәүдә алтынчы ел укый, хәзер ул магистратурада белем ала. Аның Казанда баруы да беренче тапкыр түгел. Ул яшләр форумында да, Казанның 1000 еллыгына багышланган бәйрәмдә дә катнашкан. Һәм ул Казандагы очрашулар эшләренә зур этәргеч бирә дип саный. Ә инде әле күптән түгел генә «Нефте газ» институында оешып киткән «Якташлар» оешмасы рәисе Рөстәм Әгъләмов Татарстаннан, Әлмәт егете. Алар институтында 300 дән артык татар егет кызлары укый икән. Рөстәм бу хакта, татар яшәгән җирдә нефт чыга, шулай булгач без инде төрле яклардан җыелган татарлар белемне дә шушы юлдан нефте газ юлыннан алырга омтылабыз, диде. Ә инде Казандагы очрашудан нәрсә көтәсен дигән сорауга Рөстәм Әгъләмов, мин андый очрашуларда беренче тапкыр, ишетәсем, күрәсем килә, татар халкы алдында торган мөһим мәсәләләр турындада мәглүмәт аласым килә. диде.
Шулай итеп, декәбер башында Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Мәскәү татар яшләре күтренкелек белән җыеналар. Мөмкинлек бирсәләр. чыгыш та ясар идек дип хыялланалар. Ә инде аларның әйтер сүзләре бар шикелле.
Нәзифә Кәримова, Мәскәү