Татар матбугаты конгресс уңаеннан ни яза?

Татар матбугаты битләреннән

Гаяз Исхакый татарларга мөмкин булган барлык гөнаhларны өя, дип яза "Идел" журналы. Азат Ахунов анда “Ике йөз елдан соң иңкыйраз” әсәренә бәя биргән.




Гаяз Исхакый “фараз”ына шик белдерелә

“Идел” журналы соңгы уникенче санында Азат Ахуновның “Бөтендөнья татар конгрессына декабрь тезислары”н бастырган. Анда Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң иңкыйраз” әсәренә бәя бирелгән. “Исхакыйны татар Нострадамусына тиңләп” бу әсәр турында сөйләнелә иде. Тик автор: “Исхакый әлеге әсәрендә үсеш артыннан барырга, урыс мәдәниятенә иярергә һәм үзләренең күпгасырлык гадәтләреннән арынырга теләмәүләре нәтиҗәсендә татарларга тулысынча юкка чыгу куркынычы янау проблемалары турында сөйли. Соңрак галим Җамал Вәлиди язганча, Исхакый бу әсәрендә татарларга мөмкин булган барлык гөнахларны өя”, - дип яза. “Исхакый татарларның урысча укырга теләмәүләрен, патша хөкүмәтенең яхшы ниятләренә мөнәсәбәттә нык шикләнүләрен аерып күрсәтә”. Тик Исхакый теләкләре тормышка ашкан түгелме?


Милли бәйсезлек хәрәкәтенә ике фикер

Юкка чыгудан котылу юлын “Идел” журналында Татар конгрессының Башкарма комитеты хезмәткәрләре Тәлгатъ Барый һәм Дамир Гыйсметдин эзли. Конгрессынң 15 еллыгына багышланган бу мәкалә ахырында : “Халкыбызның иң олы максаты – милли дәүләтебезне торгызу. БТК ошбу изге эштә умарта корты кәрәзләрен ясаган кебек, туктаусыз хәрәкәт итә”, - диләр.

Элеккеге ике конгресста рәис булып торган галим һәм депутат Индус Таһиров: “Без Русиядәге татарларны аерым дәүләт итеп бүлеп чыгаруны түгел, ә аларны Русия җирендә берләштерүне максат итеп куйдык”, - ди, “Татарские новости”ның унберенче санында чыккан “Миллият” кушымтасында. Әңгәмәне Рәфис Җәмдихан алган. Шулай да Казанда язылган мәкаләләр бәйсезлек темасына керергә тырышмый, сүз гомуми милли яшәеш, исән калу идеялары һәм аның механизмнары, эшләгән эшләр турында бара.


Кемнәр ник килә?

Әлбәттә конгресска кем киләсе турында да языла. Аеруча “Татар иле” газетасы соңгы айларда моны еш искәртте. Әйтик Конгресс рәисе урынбасары итеп Сембердән Рәмис Сафин билгеләнгәннән соң, аның урынына Сембер эшкуарлар клубы җитәкчесе Фәрит Әюпов сайлануы языла. Төбәкләрдә конгресска катнашу өчен сайлау конференциялары бара. Миләүшә Низаметдинова конгресска бушлай экскурсиягә килергә теләүчеләр дә очрый, дип яза. Шулай да бу юлы инде “Квота шул җирлектә яшәүче татарлар санына һәм андагы иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә карап билегеләнә. Шуңа күрә катнашучыларның иң күбесе Башкорстаннан – аларга 60 урын бирелгән”— дип яза Низаметдинова. Тик башкорт-татар темасы моның белән генә тукталмый.


Казанда ник татарча сөйләшмиләр?

“Татарские новости”ның “Миллият” кушымтасы төбәкләрдәге татар лидерларына сүз биргән. Тольятти татарларының милли-мәдәни мохтарияты рәисе Җәмил Вәлиуллин:

“Милли автономияләр турындагы федераль канунның 19 нчы маддәсенә нигезләнеп, без өлкә депутатларына Татар милли-мәдәни мохтариятен финанслауны да бюджетка кертергә тәкъдим итәбез”, - ди.

“Милләтең өчен көрәшергә кирәк” шигаре белән Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Шамил Баһаутдинов: “Милли лидерлар үрнәк күрсәтми. Казаннан кем килсә дә, әңгәмә вакытында сорыйм: “Кайчан Казанны татарлаштыра башлыйсыз?” – дип яза. Аны Казандагы түрәләрнең туган телдә сөйләшмәве борчый. Шулай ук ул татарлар тәлинкә аша каручы ТНВ телеканалының татарныкы булуын тели. Бу каналда Хәтер көне кебек рухи һәм догалы көннең мыскыл ителмәвен үтенә.


Конкрет гамәлләрне тормышка ашырганда

Шунда ук Удмуртиядан татар мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов конгресс турында: “Җиң сызганып реаль эшләр белән шөгелләнделәр”, - дип яза. “Миллият”тәге әңгәмәсендә Ринат Закиров та күберәк эшләгән эшләргә, корылган мөнәсәбәтләргә, күрсәтелгән ярдәмнәргә тукталган. Алия Сабировага биргән әңгәмәсендә: “Чишмә башы булсын өчен аларның бездән ярдәм көтүе табигый. Башлаганнан соң алар туктап калмый, хакимият белән дә эшләргә өйрәнә башлый. Аннан акча алу юлларын таба. Аннары инде Казаннан сорауның кирәге дә калмый”, - ди. Элеккеге рәис Индус Таһиров та: “Татар оешмаларының дәүләти органнар белән аралашуын, аңлашуын булдыруны, уртак проблемаларны хәл итүне максат итеп куйдык”, - дип сөйли.


Уфада татар кимегәнгә игътибар итәргә кирәкми?

“Миллият” тә, “Идел” журналы да Башкортстан татарлары турында да әйтә. Индус Таһиров “Миллият“кә “Татар саны кимеде. Бигрәк тә Башкортстанда. Башкортсанның вице-премьеры Илешев гомумән киләсе җанисәп вакытында башкортларның саны 40 процентка җитәчәк дип сөйли”, - ди. Шулай да Таһиров: “Күпмедер татарны башкорт дип язганнар икән, ул бит татар булудан туктамый, барыбер татарча сөйләшә, укый, тәрбияләнә. Язылган икән инде, язылган, нишләтәсең”, - ди. “Башкортлар 40 процент була дип өметләнгән түрәләргә дә игътибар итәргә” кирәкми ди ул.

“Идел”дә Азат Ахунов исә “Әлеге проблеманы тыныч юл белән хәл итү өчен Татарстан хөкүмәте тарафыннан күп көч һәм энергия сарыф ителде. Ләкин хәл үзгәрми. Башкортларның милли инфантилизм белән чикләнгән чамасыз зурайган милли горурлыгы уңай үзгәрешләр өчен берниди дә мөмкинлекләр бирми” – дип яза.


Уфадан Казанга кемне җибәрерләр?

“Ватаным Татарстан” газетасында бүген “Һаман аяк чалалар” дигән мәкалә чыккан. Бу турыда без фикерне автор Рәшит Минһаҗдан алдык. Ул: “Уфадан безгә яңа хәбәрләр килде. Иртәгә хакимият милли оешмаларны катнаштырмыйча гына конгресска делегатларны сайлап куярга мөмкин. Шул ук вакытта Башкортстанда чынбарлык та эшләүче, тик теркәлә алмаган татар милли-мәдәни мохтарияты читтә калырга мөмкин”, - ди. “Һаман аяк чалалар” мәкаләсе исә Казанда узган Башкортстан татарлары турында матбугат җыелышыннан хәбәр итеп бирелгән. Газета “Башкортстанда Русия кануннары үтәлми. Бездә татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү түгел, киресенчә аяк чалалар”, - дип яза. Шулай дип кеше хокуклары белгече Ринат Гатауллин әйткән.


Делегатларның чиреге карт булмасын

“Татар иле”нең кырык дүртенче санында исә, конгрессның бүгенге рәисе Ринат Закиров тугыз йөздән артык кунак һәм делегатларның өч секциядә эшләвен әйтә. Фән, мәгариф, мәдәният бергә карала. Икенчеләре татар меценатлыгы һәм татар эшмәкәрлеге үсеше. Яшьләр мәсьәләсе - өченче мөһим әйбер. Закиров конгресска 25 процент яшьләр килсен, дип теләгән. Әңгәмәдә актив формада Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек искәртелә. Әйтик, Татарстаннан читтә яшәгән 600 студент Казанга укырга керә алган. Моны “Татар иле” газетасының кырык дүртенче саны яза.