Мәскәүдә “Mәгaриф – бүгенге көне һәм киләчәге” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә Русиянең мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Якутия-Саха, Бурятия, Мари-Эл республикалары мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәскәүнең этно-мәдәни юнәлештә эшләүче мәктәп укытучылары да катнашты.
Кызганыч ки, Татарстаннан бер вәкил дә юк иде. Бу түгәрәк өстәл утырышы күптән түгел генә Дәүләт Думасы кабул итеп, Русия президенты тарафыннан имзаланган мәгариф канунына кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышуга багышланган иде. Бу темага түгәрәк өстәл уздыру тәкъдиме белән төбәкләрне үстерү министрлыгына Удмуртия республикасы милли сәясәт министрлыгы чыккан.
Яңа канун турында Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүлек мөдире урынбасары Сергей Никитаев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Сергей Никитаев болай диде:
"Канун турында мәгълүматлар матбугатта күренә башлаганнан бирле безнең министрлыкка бу канунга каршы күп төрле хатлар килә башлады, без бу канун әзерләнгән вакытта ук бу хакта барлык төбәкләргә дә хәбәр итек. Шул чакта төбәкләрнең зур өлеше бу канун белән риза булуын белдергән иде. Хәзер инде бу канунны гамәлдән чыгаруны таләп итәләр. Яңа канун - ул укыту системасы нигезе булачак. Шул канун нигезендә укытуның яңа стандартлары билгеләнәчәк. Шул ук вакытта яңа канун милли мәгарифкә, милли телләрне өйрәнүгә берничек тә янамый. Әгәр дә мәгариф стандартларында укыту программасының 70% федераль фәннәргә, ягъни мәҗбүри укытыла торган фәннәргә бирелгән булса, калган 30% милли компонентка биреләчәк."
Ләкин Удмуртия республикасының милли сәясәт министры урынбасары Лариса Буланова моның белән килешмәвен белдерде. Ул болай диде:
"Милли телләрне укыту федераль программадан читтә калырга тиеш түгел, биредә сәяси мөнәсәбәт булырга тиеш. Бу яңа канун белән федераль үзәк үзенең милли телләргә булган мөнәсәбәтен күрсәтте. Мәгәриф мәсьәләсендә яшь кешенең формалашуына көчле тәэсир ясаган милли тел, милли компонет үзәктә торырга тиеш. Канун бернинди хокуки нигезләр белән ныгытылмаган, бу канун кысаларында укыту системасының яңа нормаларын эшкәртү берничә кеше кулына гына тапшырылмасын иде, аны эшкәртүдә төбәкләр дә катнашсын иде."
Шунысын да әйтергә кирәк, Русия мәгариф министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, мәгариф стандартын эшкәртү бәйге нигезендә үткәреләчәк. Ул бәйгедә кем җиңеп чыгар, алар милли республика галимнәрен үз төркемнәренә кертергә теләрләрме, монысы инде тагын бер ачыкланмаган мәсьәлә булып кала. Мәгариф министрлыгы вәкиленең "яңа канун бернинди дә гәдәти булмаган үзгәреш кертмәде, киресенчә, бу канун төбәкләр өчен бик уңайлы булачак", дигән сүзләренә карата түгәрәк өстәлдә катнашучылар, үзгәреш булмагач, нигә ул яңа канунны гомүмән кабул итәргә кирәк булган соң, дигән сорауны да куйдылар.
Мәгарифне үстерү институтының милли укыту проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко:
"Мин бу канунны Дәүләт Думасында тикшерүдә дә катнаштым. Күпчелек төбәкләр ул вакытта да ризасызлыкларын белдерделәр. Шул ук вакытта 30% милли компонентка бирелә икән, төбәкләр өчен бу канун уңайлы булырга тиеш. Ләкин канунның аңлашылмаган җирләре дә бик күп."
Башкортстаннан түгәрәк өстәл утырышында катнашкан Башкорт дәүләт педогогия университеты профессора Рәшит Әлмөхәммәтов:
"Бу канунга кадәр республикада 60% федераль, 40% милли компонентка бирелә иде. Хәзер инде милли компонентка 30% кала икән, анысы да җитәрлек. Башкорт теле бездә 1 класстан 11 класска кадәр укытыла."
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләренә караганда, мәгариф канунына кертелгән үзгәрешләр мәгариф системасын да төптән үзгәртәчәк. Яңа канун нигезендә яңа мәгариф системасы барлыкка киләчәк. Бу канунда федераль, ягьни мәҗбүри фәннәр кертелә торган өлешеннән туган телне укыту дигән өлеше төшереп калдырылачак. Һәм туган телне укыту мәсьәләсен җирле хакимият үзе хәл итәчәк. Бер караганда, барысы да уңай кебек. Чөнки милли телләргә федераль программага кермәгән 30% биреләчәк. Ләкин төбәкләрдәге милли мәгариф вәкилләрен федераль укыту программасыннан туган телнең төшеп калуы хаклы рәвештә каты борчуга салган.