Татарстанда милли мәгариф сакланачак, тик...

Наил Нәбиуллин, ярдәм сорап Европа мәхәмәсенә дә мөрәҗәгать итәчәкбез, - ди.

Быел Татарстанда туган телне укыту шул ук күләмдә калa. Татарстан өчен борчылырга сәбәп юк, ди Татарстан мәгариф министры вәкиле.


«Азатлык» радиосы Русияда кабул ителгән яңа Мәгариф кануны турында фикерләрне Сезгә даими җиткезеп тора. Бу нисбәттән депутатлар, сәясәтчеләр, Татарстан җитәкчеләре дә борчылу белдерде. Алар ниндидер гамәлләр дә кыла кебек. Тик шулай да тыңлаучылар арасында милли мәгариф вәзгыятенә борчылу шактый булып кала. Моны соңгы арада актив формада аралашу урынына да әйләнеп килүче “Azatliq.org” сәхифәсе форумына язучылар фикере дә сөйли.

Әйтик “Казанда милли мәктәпләрне яклап пикет узды” дигән хәбәребез чыкканга инде ике атнадан артык вакыт узган. Тик бу хәбәр астына Интернет-сәхифәбез аша фикерләр килү туктамый. Тыңлаучы сорауларын без шул пикетны оештыручы Наил Нәбиуллинга һәм рәсми мәгариф министрлыгы вәкиле, милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәиф Зиннәтуллинга бирдек.

Наил Нәбиуллин: “Казан үзәгендә без, инициатив яшьләр, бу пикетны оештырдык. Тик безгә беркем дә заказ бирмәде, үз теләгебез шундый иде. Чынлап та борчылырлык нәрсә, болайга китсә милли мәктәпләр бетәргә мөмкин. Укытучылар нишләр? Педагогика университетында укучылар нишли ала? Русиянең яңартылган бу мәгариф канунының ахыры начар бетәргә мөмкин”, - диде.

- Сез бу канунны укып чынлап та милли мәктәпкә куркыныч күрдегезме?

Аны халыкка күрсәтмиләр. Тик матбугатта Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев бу турыда юкка язмый. Шулай ук “Молодежь Татарстана”, “Звезда Поволжья” кебек урыс газеталары да язды. Яңартылган канун чынлап та милли мәгарифләрне юкка чыгару өчен эшләнгән. Бу канун Русия мәгариф системасында һәм белем бирүдә милли вә төбәк компонентын, ягъни татар мәктәпләрен дә бетерә”

Шулай да Нәбиуллин, Татарстан хөкүмәте бу канунны якламас ди. Ул, республикада татар мәгарифе сакланып калыр дип өметләнә. Шулай ук ул тагын пикетлар ясарга җыенуларын искәртә. Әле тагын халыкара җәмәгатьчелеккә яклау сорап та мөрәҗәгать итәргә телиләр. “Без Европа берлегенә, мәхәмәләргә, кеше хокукларын яклаучы оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез”, - ди пикет ясаучылар вәкиле.

- Ә быел сентябрь аенда ата-аналар баласын татар мәктәбенә илтә аламы?

Татарстан магариф министрының Милли магариф буенча ярдәмчесе Рәиф Зиннәтуллин: “ Ала”, - ди. «Быел сентябрь аенда туган телне укыту шул ук күләмдә калды», - дип белдерде. “Без татар мәктәпләрен саклап калу һәм үстерү ягында торабыз. Шулай ук мәктәпләрдә туган телне укыту күләмен дә саклап калу ягында торабыз. Кайбер мәктәпләрдә әйтик өлкән сыйныфларда атнага дүрт сәгатъ укытыла туган тел . Ә кайбер мәктәпләрдә ул җиде сәгать тә була ала. Быелгы уку планы шул ук калды. Борчылырга сәбәп юк”, - ди Татарстан мәгариф министры вәкиле. Тик бу сүз Татарстан өчен генә.

Рәиф Зиннәтуллин Русия төбәкләрендәге татар мәгарифе өчен дә борчылуын әйтә. “Без канун кабул ителгәнче Русия мәгариф министрылыгына да яздык. Алар, борчылмагыз, милләтләрне яклау турындагы гамәлдәге кануннар буенча, милли мәгариф сакланып кала дип җавап бирде. Шулай ук Дума депутатларына да яздык. Тик алардан, кызганычка каршы, җавап ала алмадык. Барыбер туктап калу нияте юк. Менә үзебезнең Дәүләт Шурасы аша кабаттан бу канунга әйләнеп кайтырга җыенабыз. Аның аша уздыргач, башка төбәкләргә кабаттан хат юллыйбыз. Бергәләп идеяны якларга кирәк. Канунны кабаттан карарлар, төзәтерләр дип өметләнәм”, - ди ул.