Русия Британия белән "салкын сугыш" хәлен торгыза

British Council оешмасының Мәскәү идарәсе

Рәсми Лондон белән Мәскәү арасындагы киеренкелек арта бара - чәршәмбедә Федераль иминлек хезмәте ФСБ British Councilның Русиядә эшләгән бүлекчәләрендәге урыс ватандашлары белән "аңлату эшләрен" башлап җибәрүен хәбәр итте. ФСБ сүзләренә караганда, шулай итеп аларны британнар ягыннан төрле провокацияләргә җәлеп итүдән йолып калмакчылар. British Councilның Питербурдагы җитәкчесе, гомумән милиция тарафыннан тоткарланды.
Русиядә British Council эшчәнлеге тирәсендә купкан гауганы яктыртып, британ мәгълүмат чаралары бер дә икеләнми икеъяклы мөнәсәбәтләрнең янә "салкын сугыш" чорына кайтуы турында белдерә.

Чыннан да, ФСБның British Council бүлекчәләрендә эшләүче җирле хезмәткәрләр белән "аңлату эшләрен" башлап җибәрүе һәм аларны "британ провокацияләреннән саклап калырга" тырышуы -- онытыла башлаган совет дәверен хәтерләтә дияргә була.

Моңа кадәр British Councilның Русиядәге эшчәнлеген авызлыклау тырышлыкларын Русиянең тышкы эшләр министрлыгы гына алып барган иде, хәзер инде мәйданга яңа уенчы чыга һәм аның Русия халкына йогынты ясый алу мөмкинлекләре күпкә дәһшәтлерәк.

British Council дөньяда инглиз телен укытуы белән танылган
Бар дөнья буйлап британ мәдәниятен һәм инглиз телен пропагандалау эшен алып барган British Councilның Русиядәге маҗаралары узган ел азакларында башланды. Британ хакимиятләренең Александр Литвиненконы үтерү эшен тикшерүе һәм бу уңайдан хәзер Русиядә яшәгән аерым кешеләрне гаепләве -- Мәскәү белән Лондон арасындагы мөнәсәбәтләрне шактый суытты һәм Русия үз ягыннан британнарга үзенчә җавап бирү юлларын тикшерә башлады.

Русиянең күп кенә шәһәрләрендә еллар буе эшләп килгән British Council, көтмәгәндә, бу эшен кануни нигезгә кормауда, тиешле салымнар түләмәүдә, дипломатик вәкилчелекләр түбәсе астында эшләүдә гаепләнде һәм аңа 2007нең азагына кадәр я бу эшен тәртипкә салу, я тулысынча ябу таләбе куелды.

Британ ягы Русиянең шул таләбен кире какты, яңа ел яллары үтү белән British Councilның Мәскәү һәм Питербурдагы бүлекчәләре янә ачылды һәм бу Мәскәү ягыннан яңа чикләүләр кертүгә китерде. Британ илчесе тышкы эшләр министрлыгына чакыртылып, аңа британ консуллыкларында эшләүче дипломатларга аккредитация киләчәктә бирелмәячәге әйтелде.

Питербурдагы British Council мөдире Stephen Kinnock
British Councilның Русия хезмәткәрләре белән "аңлату эшләре" алып барудан тыш, шушы оешманың Питербурдагы җитәкчесе британ ватандашы Стефен Киннок, чәршәмбегә каршы төндә исерек килеш машина йөртүдә гаепләнеп, кыска вакытка гына тоткарланды һәм тиешле беркетмә төзелде.

Британия хөкүмәте Русиядә барган шушы сәяси уеннар уңаеннан, British Council хезмәткәрләрен эзәрлекләүне бик җитди алуын әйтте. Тышкы эшләр министры Давид Милибанд:

"Мин British Councilның баш мөдире белән вазгыять хакында сөйләшәм, хезмәткәрләрне түбәнсетү һәм куркыту берничек тә кабул итәрлек түгел", дип белдерде.

Министр Милибандның урынбасары чәршәмбедә Британия тышкы эшләр министрлыгына Русиянең Лондондагы илчесен дә чакыртып сөйләште.