“Безнең гәҗит” - 2(2008)

Казанда өй шартлау ешая, тәмәке тартуга көрәш, керәшен татарларының Нардуган бәйрәм итүе, мөселман дине горефләрен саклау кебек күренешләр һәр татар кешесен дулкынландыра.
Безнең гәҗит”нең бу саны да, көн үзәгендәге иң актуаль темаларга багышлана.Газетаның беренче битендә басылган төсле фоторәсемнәр, гадәттәгечә, бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра. “Тәмәкене наркотикка тиңлиләр“ бигән язма Русия хөкүмәте тәмәкегә каршы бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясенә кушылу турында федераль закон проектын расланган уңаеннан бүгенге көннәрдә бик җитди тема. Төркиядә исә бөтенләй тәмәке тартуны тыялар.
2 биттә бастырылган “Ярты айга сузылган туган көн“ язмасы православие христианнарының Раштуа көннәре бәйрәмен яктырта.
Башкортостанда ”өч катлы“ сайлаулар үтәчәге хәбәр ителә. 2 мартта ил Президентын сайлаулар белән бер үк вакытта Башкортостан парламентына да сайлау була.
“Безнең гәҗит” нең 2 санында “Азатлык радиосы” хәбәрчеләре язмалары да бар. Әйтик, Кәрим Камалның “Иранда каракның кул- аягын чабалар” хәбәре Иранда җинаятьләр кылуда гаепләнүчеләр өчен җәза төрләре артканын яктырта.
“Багучыга барма, башыңа кайгы алма” - диелә халык мәкалендә. Мондый исемле сәхифә дә бар “Безнең гәҗит”тә. Гәҗитнең 2 санында бу сәхифәдә Мәдинә Олегҗанның “Мине колдун үтерде”, ТДГПУ студенты Гүзәл Мөхәммәтҗанова “Алты аймы, алты елмы…” кызыклы язмалары бастырылган.
Базар, сату-алу мөнәсәбәтләренә кергәч, гади халык өчен торак мәсьәләсе катлауланды. Мошенниклар саны да артты. Рональд Исламовның Түбән Камада яшәүче Миләүшә Шәймәрдәнованы торак мәсьәләсендә алдавы ачыклана. Аннары тагын 8 кеше милициягә мөрәҗәгать итә. Бу вакыйгалар турында “Безнең гәҗит”нең 7 биттәге “Качар карак” язмасында укырга була.
Иманга юл сәхифәсендә “Исерек милләтчедән файда бармы?” язмасы авторы Фатыйх Хәбибуллин халыкка киләсе сорауларны куя:
Безнең милләтебезгә татарча белгән алкоголиклардан файда булыр микән? Милләтебезгә татарча белгән зиначылардан берәр файда булыр микән? Безнең милләтебезгә, зинаны аклаучы булган католик “изгесен” зурлап, татарча белгән, ләкин үз каһарманнарын белмәгән яшьләрдән киләчәктә ни файда булыр икән? Татарча белгән һәм “татарча” аракы сатып, милләтне эчүчелеккә куып керткән бизнесменнардан милләтебезгә бәрәкәт булыр микән?
“Безнең гәҗит”нең соңгы битендә, гадәттәгечә, ял сәгате. Санның бу сәхифәсендә кроссворд, котлаулар һәм Алмаз Хәмзиннең “Ничә градыс?” дигән кызыклы язмасы басылган.