“Азатлык” тыңлаучыларын Интернет һәм югары технологияләр темасы көннән-көн күберәк кызыксындыра бара. Хәер бик ерак та барасы юк: радио үзе дә бит “Azatliq.org” сәхифәсе аша дөньяның һәм почмагына барып җитә.
“Ничек бар – шулай” тыңла!
Кер дә - шул вакытта баручы тапшыруны тыңла. Яки элеккегеләрен эзләп алып тыңла. Вакытың булмаса, кесәңдәге “флэш”-хәтерчеккә яздырып ал. Төнлә шуны кабыз да ятып йокла. Төшеңдә дә безнең белән бергә булырсың! Кемдер кисеп кенә тапшырган радиотапшырулар турында да борчылмаска була. “Ничек бар – шулай” тыңла.
Татарстандагы тыңлаучы өчен чираттагы каршылык
“Azatliq.org” сәхифәсе - тыңлар яки укыр өчен ышанычлы-гарантиялы ысул булуын тагын бер кат раслады. Әйтик, “Яңа гасыр” радиосында Татарстан халкы күнеккән кыскартылып бирелүче егерме минутлык тапшырулар туктап калды. Нәтиҗәдә - Татарстаннан Интернет аша тыңлаучылар саны артачак, димәк. Тик, бу юлда да аларга каршылык бар икән.
“Пәрәвез” башлана
Сез бу турыда Казандагы хәбәрче әзерләгән “Пәрәвез” атлы махсус кушымта аша ишетә алырсыз. Шулай итереп “Азатлык” радиосында Интернет һәм мәгълүмати технологияләргә багышланган махсус тапшырулар тезмәсе башлана. Исемен әлегә шартлы рәвештә “Пәрәвез” дип атыйк. Яки Сез үз версиягезне дә тәкъдим итә аласыз.
Качып та котылып булмый
Шундый кешеләр дә бар ки: алар Интернет яки технологияләр артыннан барыбер куып җитеп булмый дип төшенклеккә бирелә. Бу турыда гомумән уйлаудан да туктый. Тик гыйбрәт шунда ки: заманадан качып булмый. Үзең теләмәсәң дә ул үзе сине куып тотачак. Хәтерлисезме: ун ел элек һәр кесәдә телефон булыр дип уйлап була идеме? Хәер инде ул урманга я мунчага да ияреп бара. Вакыт белән күпләр кесәсенә компьютер керәчәк. Урманда да Интернет булыр. Тик киләчәккә ерак бармыйк әле, бүгенгегә тукталыйк.
Игътибарны җәлеп иткән хәбәрләр нинди?
- Татарстандагы мәктәп сәхифәләре бәйгесе тәмамланды. Ид яхшы сайт дип башкаладагы беренче санлы татар гимназиясы табылды. Ник ул - иң яхшысы? Чөнки ким дигәндә өч тел: туган, урыс, инглиз телләрен кулланып ясалган.
- Офистан рәхәтләнеп кереп Интернетта утыручы яшьләр яңа елга яңа популяр аралашу сәхифәләре белән керде. Артта калган чатлар, форумнар, аскалар, мессенджерлар читтә тора. “Мамба.ру” системасындагы йөзләрчә булган “love.mail.ru”, “love.km.ru” кебек танышу ысуллары да әлегә алай ук тансык түгел. Казан халкы бүген умырылып “Vkontakte.ru”, “Odnoklassniki.ru” да утыра.
Интернет - байдан, үлем - Ходайдан
Тик кайда утырсалар да: асылда офислардан керәләр. Хөкүмәт һәм хуҗалары хисабыннан. Кешеләрне Интернетка керү бәясе куркыта яки борчый. Бүгенге “Пәрәвез”нең төп сорау да шул турыда. Казандагы төнге тормышның Интернет-көзгесе “Bulmas.ru” хуҗасы Рүзил Мөхетдинов сөйли. Керүчеләр аз булгач, татар сәхифәләре дә теләгән кадәр ешлыкта артмый, дип зарлана Рүзил.
“Элек Казаннан сирәк керәләр иде. Тик ул керүчеләр гадәттә төнлә керә иде. Бүген исә Татарстаннан да еш керәләр. Тик гадәттә өйләдән соң, бераз эшләп алганнан соң, ашаганнан соң керәләр. Аларга хөкүмәт яки бай түли. Ниндидер Америкада ул Интернет өч тиендер инде, я бушкадыр. Русияда Интернет кыйммәт. Казанда Мәскәүдән дә кыйммәт. Шул ук вакытта истә тот инде: Казанда күпме инде хезмәт хакы, Мәскәүдә һәм Калифорниядә? Соңгылары Интернетта күпме кереп утырса да була.”
Әлифбәдән алып барысы да - урысча
Рүзил, Интернетка керү кыйммәт булгач, татар сайтлары да аз үсә, ди.
“Урысча ни теләсәң, шуны табарга була. Әлифбадан алып порного кадәр. Ә татарча ни бар инде? Җыр сүзләрен эзләп “Bulmas.ru» га керәләр. Китап укыр өчен “Kitapxane.at.tt” бар инде. Шул ук вакытта күп нәрсә бөтенләй юк. Эзләсәң дә, эзләмәсәң дә.”
Рүзил Мөхетдинов, әйтик, виртуаль дөньяда чыганак тота. Шул ук вакытта реаль дөньядагы газета “Ирек майданы”н да искә төшереп алды. Рүзил әфәнде ул газетаны да Интернетта күрергә тели. “Менә “Ирек мәйданы”, “Юлдаш”, “Безнең газета” кебекләр дә Интернетта булса, сәхифәләр арасында көндәшлек бар дип әйтеп булыр иде”.
“Әлегә татар сәхифәләренә керүче дә юк, сәхифәләре дә аның...”, - дип сукранып куя татарча сайт тотучы.
Дәүләт газетларына Пәрәвез кирәкми
Раиф Усманов үзе исә Пәрәвездә татарча “сары сайтлар” пәйдә булуын әйтә. Бу шоу-бизнес һәм кичке тормыш көзгесе булган “Bulmas.ru»га ишарә кебек. Тик иҗтимагый “Ирек мәйданы” белән әлегә үсеп килүче веб-сәхифәләр арасында тиз арада көндәшлек яки ярыш барлыкка килүгә ни комачаулый? Ни өчен кәгазьдә чыгучы татар газеталарының күбесен Интернетта да укып булмый? Раиф Усманов җавап бирә.
Аннары керербез, без дә
Раиф Усманов шулай да өметсез - шәйтан дип саный.
“Чит илләрдә, Мәскәү кебек шәһәрләрдә Интернет кибетләр эшли. Бездә дә шундый сайтлар пәйдә булыр иде, татар кешесе асылда авылда тора бит. Алар әлегә Интернетка керә алмый. Шулай да өмет. Акрынлап барысы да керер. Без дә Пәрәвезгә чыгарбыз дип уйлыйм.”
Кыйммәт бит: сәгате унбиш сум
“Кермиләр. Кыйммәт бит. Менә көндез бер сәгате - унбиш сум, төнлә җиде-сигез сум. Татарстанда провайдер - монополист. “Таттелеком” телефон челтәрен дә тота. Шуның аша Интернетка да керәсең. Миңа калса чит илләрдә ул бик очсыз. Алар анда аны сүндереп тә тормый.”
Татарстан мәктәпләренә санак-компьютерлар таратылган. Модемнары да бар. Аларда укучылар еш керәме? Юк, ди Наил.
“Мәктәпләрдә Интернет я директор кулында, я информатика укытучысы кулында гына. Мәктәп укучылары аңа сирәк-мирәк кенә керә ала.”
Сездән фикерләр көтәбез
Аларны җаныгыз кайсы тартмага тели, шуңа языгыз. “Азатлык” радиосының гомуми адресы: azatliq@rferl.org. Яки Казан бюросы: kazan@azatliq.ru. Яки турыдан – туры авторга да яза алaсыз: gamil@azatliq.ru.
Раил дә Раиф кебек үк
“Пәрәвез” тапшыруы тәҗрибәле Интернет белгече Раил Гатауллинны тәкъдим итә. Сер булмасын: аның Татар интернеты турында һәр өлкәгә диярлек үз фикере бар. Әле киләсе тапшыруларда без аңарга шактый сораулар бирербез. Әйтик, ник татарның үз милли беренчел домены юк? Яки татар телен Пәрәвездә ничек өйрәнергә була? Бүген исә көн кадагындагысын сорыйк. Раил Гатауллин Татар дәүләт гуманитар педагогик университеты Мәгълүматлаштыру һәм белем ресурслары бүлеге мөдире. “Белем.ру” ширкәте җитәкчесе. “Belem.ru” порталы һәм татартелле укытучыларның “Forum.belem.ru” сайты хуҗасы да. Раил дә Раиф кебек үк оптимист. “Татар сайтларына керүчеләр саны арта”, - ди ул. Сан арту өчен сәбәпләр дә бар дип саный.
Ипи белән инет арасы, икесен ничек аерып аласы?
Раил шулай ук: “Интернет байлар өчен генә түгел инде ул хәзер. Күпләрнең компьютеры бар. Шул бик ярлы, торыр җире булмаганнар гына аңа керә алмыйдыр инде. Минем эшем шул: Интернет. Анда даими булырга кирәк. Ә менә ипи-сөт яки Пәрәвез дип сайларга туры килсә, кемдер ашау-эчүне дә сайлый ала”, - ди.
“Каты Къ”
“Azatliq.org” сәхифәсен дусларыңа да тәкъдим иткәндә онытма: соңгы хәреф “Каты Къ”, ягни “инглизчә Кью” (q) була дип тә өстә. “Ы” авазын исә “ инглизчә И” (i) итеп яз диген. Ярар, вебта - реаль Пәрәвездә яки радиодагы “Пәрәвез”дә очрашырга язсын. Сау-сау...