Чехия белән хезмәттәшлек арта

Чехия республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Мартин Коцоурек һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Бу көннәрдә Казанда Татарстан-Чехия эшлекле форумы оештырылды. “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә ике көн барган җыенда, республикалар арасында хезмәттәшлек меморандумына кул куелды. Нәтиҗәдә, чехлар Казанда күп функцияле үзәк төзиячәк, ике республика арасында машина төзелеше тармагында хезмәттәшлек артачак, Казанда Чехиянең виза бирү үзәге ачылачак һәм очкыч сәфәрләренең саны да арттырылачак.
Чехия республикасы эшмәкәрләре Татарстан белән якыннан кызыксына башлады. "Безнең ике көнлек сәфәребезнең төп максаты – Чехия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне тагын да арттыру һәм ныгыту", дип белдерде, Чехия сәүдә һәм сәнәгать министры Мартин Коцоурек форум барышында.

Рәсми мәгълүматларга караганда узган елгы күрсәткечләр буенча Чехия, Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше партнерлары арасында 31 урынны биләп тора. Үткән ел ике республика арасында 82 миллион доллар күләмендә товар алынып сатылган.

Чехларны Татарстан нинди сәүдә тармаклары буенча үзенә җәлеп итә?


Министр Коцоурек сүзләренчә алар өчен уртак хезмәттәшлек өлкәләре буларак, төзелеш материаллары, биоягулык җитештерү, нефтехимия тармагы, машина төзелеше тармаклары кызыксындыра икән.

Эшлекле форум башланганчы кунакларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Шуны да әйтергә кирәк, Чехия делегациясе 40 лап эре ширкәт вәкилләреннән тора.

Миңнеханов сүзләренчә, соңгы вакытларда ике арада сәүдә кими төшкән. Әмма шулай да сәүдә әйләнешенең нигезен углеводород чималы тәшкил иткән.

Миңнеханов болар белән беррәттән, Чехия республикасы белән бергә тормышка ашырылган уртак проектлар хакында да әйтте.

Ике яклы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә метро поездлары, Танеко заводы өчен җайланмалар, Казан урамнарына яктырткычлар эшләп чыгарылган. Мондый хезмәттәшлекнең алга таба да дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде президент.

Чехлар “Заря” фабрикасы урынына 150 миллион долларга зур үзәк төзи


Кунак министр Коцоурек сүзләренчә, Чехия белән бергә Татарстан да сәнәгать ягыннан алга киткән республика булып саналалар. Ә инде сәнәгатьне үстерү өчен, иң элек инвестицияләр, технологияләр һәм хәзерлекле кадрларның булуы зарур, диде ул.

Коцоурек, Татарстанга үз инвестицияләре тәкъдим итәргә һәм Татарстан тәҗрибәсеннән файдалану өчен килүләрен дә белдерде.

Чыннан да, чехлар Татарстанда зур күләмле инвестиция проектын тормышка ашырмакчылар. Чехиянең “Кловер Плаза” ширкәте тарафыннан, Казандагы элеккеге “Заря” фабрикасы урнашкан мәйданда күп функцияле үзәк төзеләчәк.

Гомум мәйданы 98 мең кв. метр булган урында дүрт йолдызлы, 195 бүлмәле кунакханә, эш урыннары, сәүдә комплексы, торак йортлар һәм 855 урынлы машина кую урыны сафка бастырылачак. Болар 150 миллион долларга төшәчәк.

Чехия һәм Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлары Коцоурек һәм Зарипов
Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов сүзләренчә, Чехия белән Татарстан арасындагы әлеге очрашуның нигезе, узган елда ук салынган булган.

"Моннан ары без, машина төзелеше, химия һәм нефтехимия, технологик мәгълүматлар алмашу өлкәсендә тагын да киңрәк эш алып барачакбыз", ди Зарипов.

Без Чехия белән берничә тармакта эшлиячәкбез. Аның беренчесе автокомпанентлар булачак. КамАЗ һәм Соллерсның эшләрен Чех республикасында булган тәҗрибәгә нигезләнеп көйләргә уйлыйбыз. Анда Шкода һәм Фольксваген ширкәтләре бик яхшы хезмәттәшлек итә, ди ул.

“Чехия визасын Казаннан да алып булачак”


Министр икенче зур хезмәттәшлекнең химия һәм нефтехимия, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә булачагын белдерә.

"Аннан соң чехлар Казанда виза үзәге ачарга теләүләрен дә әйттеләр. Моннан соң Татарстан халкына Чехиягә бару өчен Мәскәүгә барып виза алып йөрергә кирәк булмаячак, визаны Казаннан гына да алып булачак", диде министр.

"Татарстаннан Чехиягә әлегә атнага бер мәртәбә генә очкыч сәфәрләре оештырыла, әмма алга таба бу сәфәрләр артачак", дип белдерде Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов.

Татарстан Чехия белән авыл-хуҗалыгы, биоягулык, банк тармагы, сәнәгать калдыкларын эшкәртү өлкәсендә дә уртак проектларны тормышка ашырырга әзерләнә.