Русия инде йөзә торган АЭСлар булдыра

Беренче атом электр станция өчен җайланма

Япония “Фукусима” атом электр станциясендәге шартлау нәтиҗәсендә туган зыянны ничек киметергә белмәгәндә, Русия дөньядә беренчеләрдән буларак йөзә торган атом электр станциясен төзүне алга сөрә. Белгечләр бу проектның киләчәктә бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген әйтә.
Япониядәге афәт күп кенә илләрне үз атом программаларын кыскартуга юнәлтсә, Русия киресенчә, аны арттыру өлкәсендәге яңалыклары белән мактана.

“Росатом” агентлыгы киләчәк 20 елда илнең атом потенциалын ике тапкырга үстерергә исәп тота. Һиндстан, Кытай, Казакъстан, Беларус һәм тагын кайбер башка илләрдә атом электр станцияләре төзү белән беррәттән Русия дөньяда беренчеләрдән булып йөзә торган атом электр станциясен гамәлгә кертергә җыена. Русиядәге “Гринпис”ның энергетика бүлеге башлыгы Владимир Чупров бу башлангычның мәгънәсез һәм куркыныч булуын әйтә.

“Фукусимадагы хәлләрдән соң бу хәтта әдәпсез”, ди ул.

Камчаткада булачак

Хәзерге вакытта бу атом электр станциясе өчен йөзә торган җайланма Петербурның Балтыйк корылмасында төзелә. 2014 елны гамәлгә кертергә планлаштырылган беренче йөзә торган станция Камчаткада булачак. Гәрчә, бу җир тетрәү куркынычы янаган төбәк саналса да, “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко аның “Фукусима”дан аермалы буларак иминрәк ясалачагын әйтә.

“Мин “Фукусима”дан соң күп кенә шом тудыра торган гайбәтләр таралуын беләм. Аерым алганда, аның берсе йөзә торган атом электр станциясе турында иде. “Җирдәге атом электр станциясе дулкын ташкынын түзә алмаганны, йөзә торган атом станциясе белән нәрсә була” дип әйтәләр. Берни булмаячак, барысы да яхшы булачак”, ди ул.

Кириенко җитәкләгән “Росатом” шушы юл белән энергиягә кытлык кичергән ерактагы төбәкләрне тәэмин итүне күздә тота. Атом электр станцияләре диңгез ярыннан ерак түгел урында урнаштыралачак һәм электрны чыбык аша җибәрергә мөмкинлек булачак.

Террор куркынычы бар

Беренче шундый атом электр станциясенең бәясе – 550 миллион доллар тирәсе. Һәм ул ике реактордан торыр дип әйтелә.

Ләкин экологлар бу реакторлар киләчәктә зур һәлакәткә китерергә мөмкин дип саный. “Беллона” экология төркеме белгечләре бу проектны туктату өчен президент Дмитрий Медведев исеменә мөрәҗәгатькә имзалар җыя. Алар бу йөзә торган атом электр станциясен төзүдә кертеләчәк технологияне салкын сугыш вакытындагы су асты көймәсендә кулланылганын әйтә. Һәм белгечләр элек шундый ун көймәнең батуын сөйли.

Шулай ук экологлар аның террор һөҗүмнәре өчен дә уңайлы булуына ишарәли. Чупров сүзләренчә, хәрәкәт итә торган станция күп куркынычлар тудыра.

“Корабны ачык океанда йөртү инде куркыныч. Океан уртасындагы реактор ул үзеннән-үзе террор һөҗүме объекты булып тора. Яисә бу станция бортындагы бер тонна баетылган уран кирәкмәгән кешеләр кулына эләгергә мөмкин”, ди ул.