“Мәдәни җомга” газетасының 2007 ел 30 ноябрь, 28 декабрь саннары; 2008 елның 25 гыйнвар саны
“Телевизор газетны да, радионы да кысып чыгарачак”, дигән фаразны ишетү гомере буе радиодан аерылмыйча яшәгән кешене вәсвәсәгә төшерә иде. Шөкер, юраган әлегә юш килеп бетмәде. Чөнки радионың куллану мөмкинлекләре, заманга яраклашып, арта гына бара – эш эшләгәндә дә, юл йөргәндә дә; кесәдә, хәтта колакта гына йөртеп тә тыңлап була. Алай гынамы! Телевидение тапшыруларының, кампитер аша интернет мәгълуматының, димәк ки, газет текстларының да радио вариантларын тыңлап була башлады.
Татар кешесе булганга, мине, әлбәттә, боларны анам телендә тыңлау күбрәк кызыксындыра. Бу яклап та, шөкер, әлегә артык офтанырлык түгел – бүген татарча тапшыруларны Казаннан берничә каналдан (дәүләтнеке дә, шәхси хуҗаларныкы да), Уфадан, Чаллыдан, хәтта район үзәкләреннән дә тыңлап була.
Болары – кем әйтмешли, сан ягы, гәп башлап җибәрү өчен гомуми фон. Бүген безне – гади бер тыңлаучыны – көндәлек рухи азык дип күнегелгән “үз” радиоңның эчтәлек-сыйфаты күбрәк борчый. Бу очракта нәкъ менә “борчый” сүзе урынлыдыр. Чөнки, килешәсез булыр, тапшыруның һәркайсы шома гына “йотылып” барылмый. Уйлый калсаң, үткән елны да “кылчыклар” байтак җыелып, ризасызлык төеннәре булып ук укмаша килгән икән; шуларны радиочылар белән дә, кардәш-тыңлаучылар белән дә уртаклашып, эчбушатып алу теләге өлгергән; моңа бер сәбәби этәргеч кенә көтелгән икән. Ниһаять...
х х х
“Азатлык” радиосының бер тапшыруын яңа ел башында ук тыңлаган булсам да, хәтердән һаман чыкмый. Тапшыру Прагадагы студиядә “ел йомгаклары” рәвешендәрәк барган иде: тыңлаучыларга аеруча тәэсир иткән вакыйгаларны, радионың оештыру эшчәнлегендәге соңгы үзгәреш–яңалыкларны искә төшерделәр, киләчәккә сызган иҗат ниятләрен күзалладылар. Рәхмәт яшьләргә: тапшыруда “Азатлык”та озак еллар эшләп, татарча радио тыңлаучыларның кардәш-туганнарына әверелгән, чит җирләрдә яшәп тә чын милләтпәрвәр булып кала алган; иң кысынкы, “милләтче” төшенчәсе “халык дошманы” белән тиңләштерелгән елларда да бөтен барлыгын халкыбызда милли горурлык хисе тәрбияләүгә биргән Гариф Солтан, Фәрит Иделле, Фәридә Хәмитләрне искә алып, безгә аларның кадерле тавышларын кабат тыңлаттылар.
Яшьләр бүген дә хөрмәт иткән аксакаллар чын остаз булган икән – алар бит үз кыйблаларына тугры, чын-чыннан милли җанлы, үз эшенең белгечләре саналырлык шәкертләр тәрбияли алган. Татар милләте язмышыннан аерылгысыз тарихы-традицияләре булганга күрә дә “Азатлык”ның хәзерге буыны да тыңлаучыларының ышанычын аклый килә. Әлеге тапшыру да шуңа бер дәлилдер. Инде килеп, безнең диккатьне бөтереп алган баягы фикер дә “Азатлык” яшьләренең төп кыйблага, йола-гадәтләренә тугры калырга җыенуларына янә бер дәлил икән: тыңлаучылары белән бер сулышта булу өчен алар киләчәктә дә ана телебезгә таяначак икән.
Юк, алар бу хакта фәлсәфә дә сатмадылар, купшы гыйбарәләр белән вәгъдә дә бирешмәделәр. Ана телебезгә хөрмәт, аны төпле белергә, ышанычлы корал итеп дөрес кулланырга омтылулары һәркайсының фикер агышыннан, сүз сөрешеннән үк сызылып-сызылып калды. Шулай да бу хактагы уй-фикерне, күзәтүләрне “ел йомгаклары”нда берникадәр төенләбрәк кую да урынлы булыр, диптер “Азатлык”ның татар-башкорт бүлегенең бүгенге җитәкчесе Кәрим Камал (бер искәрмә: бүлекнең Прага студиясендә даими эшләүче журналистларның барысы да Татарстанда туып-үсеп, ана телен үз авыл, калаларында өйрәнгән, үз мәктәп, югары уку йортларында чарлаган; Татарстан халкына алар рәсми исем, фамилияләре белән дә яхшы таныш булса да бүген бу текстта без аларны үзләре радио тыңлаучыларга тәкъдим итә торган псевдонимнары белән атарбыз) башлавында мондыерак гәп булып алды.
Кәрим Камал: “Азатлык” милли, мәдәни хәбәрләрне генә түгел, ә дөньякүләм яңалыкларны да бирә. Кайберәүләр, без бит аларны урысча яисә инглизчә дә ишетәбез, татарча да сөйләү нәрсәгә кирәк? дигән сорау да куя. Хикмәте дә шунда, хөрмәтле радиотыңлаучылар: татар радио теле – курай, кубыз, гармун турында гына түгел, ә бик җитди, катлаулы һәм заманча хәлләр турында да сөйләп булырлык тел. “Азатлык” тапшырулары шуны яхшы раслый. Безнең Найыф Акмал бу эш белән, ягъни катлаулы сәяси хәлләрне радиода татар телендә сөйләп бирү белән ун елдан күбрәк шөгыльләнә...”.
Гәпкә Найыф Акмал үзе дә кушылып китә: “...Хәбәрләрне, бигрәк тә халыкара яңалыкларны шундук хәбәр итү җиңел түгел, чөнки күп кенә яңа төшенчә дөньяга чыга тора, алар урыс теленә дә бик тиз генә кереп җитми, татар телендә дә ул төшенчәне аңлаган кеше бик аз булуы бар, шуңа күрә тыңлаучыларыбыз арасында кайвакыт зарланучылар да була, бик үк аңлашылып бетмәгән сүзләр белән сөйлисез, дип. Хәбәрләрне эшләгәндә безгә һәрвакыт сүзлек актарырга туры килә: тапшыру алдыннан сүзлекләр күтәреп бүлмәдән-бүлмәгә йөрүләр башлана; Кәрим Камал, Алсу Кормаш, Али Гыйлмигә мәрәҗәгать итәсең. Яисә алар миннән сорый.
К.Камал: Еш кына ул сүз әле бөтенләй дә булмаган булып чыга.
Н.Акмал: Әйе, әйе, өр–яңа сүз уйлап табарга кирәк була. Эшеңне дә эшләргә кирәк, шул вакыт ярты сәгать, бер сәгать буе яңа сүзне эзләп, уйлап утырасың...
К.Камал: Эзләнү азапларының нәтиҗәсе дә булмый калмый. “Азатлык” татар теленә тәкъдим итеп, сөйләмгә кереп киткән сүзләр аз түгел. Хәзер инде әйтик, санак сүзен күпчелек тыңлаучыларыбыз яхшы белә ...( Җай чыккач, без дә өстик: шушы арадагы тапшыруларда гына да “Азатлык”лар активлаштырган очу аланы, тотык, мөһаҗир, пулат, нәмзәт һ.б. берәмлекләргә игътибар иттек).
Н.Акмал: Гомумән дә, хәбәрне тыңлаучыга тиз, аңлаешлы, үтемле җиткерүнең төп сере дә нәкъ менә сүзгә, гомумән, телгә җаваплы караудадыр дим. Мәгънәгә нәкъ тәңгәл сүз табарга кирәк булганда университетта укыткан таләпчән остазымны ... искә төшерәм.
Әңгәмәгә Бикә Тимерева дә кушылып ала: – Мин дә эш барышында “бу хакта укытучым нәрсә әйтер икән? дип уйлыйм...”.
Әңгәмә барышында очраклы гына килеп чыккандай белдерелгән шушы фикер асылда радио сөйләме өчен бер ачыш – әһәмиятле закончалык түгелме соң!? Фикереңне әйткәндә, ул юнәлтелгән затны, аудиторияне, ягъни тыңлаучыны (“Азатлык”ның үз тыңлаучысын) төп-төгәл, ап-ачык күз алдына китерү, аның каршында җаваплылык хисе тою зарурдыр. “Тел җаваплылыгы”, “сүз тәэсиренең нәтиҗәлелеге” дигән фәнни төшенчәләрнең асылы шушындадыр, мөгаен. “Азатлык” журналистларының шушы кыйбла-кагыйдәгә тугры икәненә көндәлек тапшыруларыннан инанылып киленсә дә, бүген алар моның фәнни-нәзәри нигезен дә ачып-төшендереп бирделәр. Бу хакта уйлану башка радиочыларга да зарар итмәс иде.
Тыңлаучы каршында җаваплылык дигәндә, әлбәттә, тапшыруларның үзәгенә тыңлаучыны нәкъ менә бүген, шушы минутта кызыксындырган, борчыган хәлләрнең нәкъ үзвакытында җиткерелүе; хәбәр итеп кенә калмыйча, тыңлаучының ихтыяҗына, зәвыгына туры килерлек җиңел, үтемле итеп анализлануы, проблеманың чишелеш юлларының да ачыклануы, эзләү-табуларда аның үзен дә җәлеп иттерү мәсьәләләре күз алдында тотыла. Бу юнәлештә “Азатлык”ның бүтәннәргә дә үрнәк булырлык табышлары аз түгел – болары үзенә махсус анализ-сөйләшү темасы.
Бүген исә без коллективның тапшыруларны тыңлаучыга үтемле, тәэсирле итеп җиткерүнең төп корал-чарасы – ана теле белән ничек-ничек эш итүенә, бу кыйбладагы җаваплылыкны ничек үтәүләренә тәфсиллерәк тукталырга булдык.
Бу юнәлештә “Азатлык” эшчәнлегендә бер-берсенә нык бәйле ике “җаваплылык” – максат ачык төсмерләнә: беренчесе – үз сөйләмеңне чарлау, камилләштерү, баету; икенчесе – татар телен тулаем кайгырту. Болар – аерылгысыз, дидек. “Азатлык”ның төп максаты бит татар телен саклау, аңарда милли үзаң тәрбияләү.
Моңа бары камил татар телендә генә тәэсир итеп ирешеп буласын, татар язмышы аның теле язмышыннан аерылгысыз икәнен “Азатлык” җитмеш еллык гыйбрәтле тәҗрибәсенә таянып белә. Татар теле бит киләчәктә дә яшәр өчен, татарга хезмәт итәр өчен иң әүвәл радионың үзенә кирәк. Ана телебезне бүген радио да сакламаса, кайгыртмаса, тагын кем саклар, яклар икән!
“Азатлык” бу темага системалы, эзлекле, максатчан, иҗади эш алып бара. Татарстанда гына түгел, Рәсәйнең, дөньяның төрле төбәкләрендә татар теленең яшәешенә, тел сәясәтенә кагылган һәр вакыйгага сизгер булып, мәктәптә, бүтән уку йортларында, фәнни, мәдәни оешмаларда, милли үзәкләрдә үткәрелә торган чараларны оператив хәбәр итеп кенә калмый, анда кузгатылган мәсьәләләргә карата журналистлар, белгечләр катнашында җентекле күзәтү, төпле анализ, аңлатма-комментарлар бирә; киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу (сорашу, бәхәсләр һ.б.) оештыра. Узган ел, мәсәлән, Башкортстан татарларының тел вазгыятенә кагылган, Себердәге, Ярославльдәге катлаулы хәлләргә, Саратов, Ульяндагы уңай күренешләргә карата җентекле анализлар ясалуы хәтердә калган. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән әңгәмәсендә татар теле мәсьәләләренә кагылган өлешенең, башка радиолардан аермалы буларак, тулырак бирелүе дә уңай тәэсир калдырды.
Узган ел коллектив Мәгариф хезмәткәрләренең белемен үстерү институтында татар телен укыту, “Татмедиа”да иҗтимагый-сәяси терминнарны журналистикада куллану, КДУда икетеллелек мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләр эшен аеруча әзерлекле, нәтиҗәле яктыртты – шул чараларда кузгатылган фикер, тәкъдимнәрне бәян итеп кенә калмыйча, аларның иң көнүзәк, әһәмиятлерәкләрен конференция кысаларыннан да чыгарып, өстәмә тикшеренү, сорашулар үткәреп, тыңлаучыларны да җәлеп итеп, шул тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру юлында мөстәкыйль чаралар да тәкъдим итте.
Бүген – хөкүмәтнең, рәсми, фәнни, иҗтимагый оешмаларның төрле сәяси көндәлек мәшәкать белән матавыкланып, тел сәясәтенә суынганнан-суына баруын, “Татарстан “ радиосының атаклы “Тел күрке – сүз” тапшыруының да канатлары тәмам кыркылып, сулышы минутлык кына саналуга калдырылганда, ә башка радиолар бу темага карата авызларына бөтенләй су капканда, “Азатлык”ның менә шундый оештыру башлангычларын һичшиксез хупларга, үстерергә, төрлечә булышырга кирәк иде. Узган ел ул, мисалга, тел сәясәтендә җанлану хәрәкәтләре башлаган “Үзебез” яшьләр оешмасының уңышлы чараларына “якты чырай” күрсәтеп, изге эш эшләгән иде; Халыкара Туган тел көннәрен үткәрүдә дә, конкурс-бәйгеләр, очрашу, “түгәрәк өстәлләр” кебек яңалыклар кертеп, үзенчәлекле тәҗрибә туплый баруы да хуплауга лаектыр. Күптән түгел “Азатлык” татар сайтларында текстны кириллицадамы, латиницадамы бирергә? дигән сорау-белешү игълан итеп, бу турыда укучылар фикерен барлап, гомумән дә бүгенге алфавитыбыз турында бик әһәмиятле мәсьәләне яңартып җибәрде.
Әлбәттә, татар теленең дә тизрәк дәүләти дәрәҗәгә ирешүе, иң башта, татар теле яшәгәндә генә яши алачак әдәбияткә, матбугатка, радио, телевидениегә кирәк. Уйлау, аралашу өчен, беренче чиратта дәүләт белән аралашу өчен, халык аның, милләтнең нигезе буларак ихтыяҗын тоймый башласа, татарча матбугатның да, радио, телевидениенең дә (тфү, тфү, әйттем исә кайттым) көне бетәчәк.
Авырлыгы көннән-көн арта барган шушы ачы хакыйкать телебез язмышы өчен җаваплылыкны һәр радионың, аның һәр журналистының үз өстенә алуын таләп итә. “Азатлык”ның яңа елны башлап җибәргән,-– без инде уңай бәяләгән,-– тапшыруында радио коллективының үз сөйләменә ничек җаваплы каравы ачык чагылды булса кирәк. Ана телебезгә хөрмәт хисен, аны белергә омтылу, куллану үзенчәлекләрен, сөйләм оештыру күнекмәләрен тыңлаучылар журналистларның һәркайсының үз сөйләме мисалында үтемлерәк, тәэсирлерәк сеңдерә ала.
Бу юнәлештәге эшчәнлек тә системалы, эзлекле, үзгәрештә-үсештә бара торган максатлы, иҗади эш булырга тиеш. Шул үзгәрешне, алга барышны тыңлаучы да тоя килгәндә, үзе дә шул уңай үзгәрешләрне кабул итә, иярә барганда гына без дә “тел үсешенә өлеш кертәбез”, дип авыз тутырып әйтә алырбыз.
“Шул вакыт эчендә сөйләмебезгә шундый-шундый яңа сүзләр кабул иттек, онытылган-пассивлашкан шундый сүзләр кайтардык, тел-сөйләм кагыйдәләренең шундый-шундыйларын бозудан туктадык, шундый хаталардан котылдык”, дип үз-үзеңә, тыңлаучыларыбызга хисап бирергә күнегәсе иде. Бу тапшыруымны әзерләгәндә сөйләмемә һәрчак таләпчән фәлән-фәлән кешене (әти, әнине, туганым, авылдашым, укытучым, тыңлаучым ...) күз алдына китерәм дип уйларга гадәтләнәсе иде. Эфирга чыгар алдыннан һәр текстыңны эчтән кычкырып әйтеп, һәр авазыңның, һәр морфемаңның, сүзең, синтагмаң, фразаңның дәрес әйтелүенә ышана барырга күнегәсе иде.
Радио сөйләменең сыйфаты тапшыруга бирелгән вакытка нык бәйле. “Азатлык”ка тәүлегенә нибары бер сәгать бирелгән. Һәр тын, һәр секунд исәптә. Ә әйтергә, уртаклашырга кирәкле күпме яңалык, татарлар башка радиодан ишетә алмаган, милләтебезгә генә кагылган күпме мәгълүмат! Нибары бер сәгать! Мәгънәсез, кысыр, тоссыз сүзләргә, э-э-э, ме-е-е , дип мөңрәүләргә, кирәк-кирәкмәс музыка, такмакларга урын була алмый. Инде бүтәннәр чәйнәп бетергән рекламнарны кабатлау – бөтенләй дә мәгънәсезлек.
“Татарстан” радиосының да бу яктан хәле мөшкел; ул да хәзер минутлап эш итә; һәр сүз исәптә. Ә башка радиоларда!? Үзем шушы язмага бирелгәнмен, ә колак әле “Яңа гасыр”га, әле “Татар радиосы”на диккать итә. Уфадан “Юлдаш”ны, үзебезнең “Курай”ны да тыңлаштырабыз. Вакыт ягыннан аларда иркенлек. Көне буе сөйлиләр... Тик вакыт-вакыт, аптырап, уйга да каласың: нәрсә сөйлиләр, ун-унбиш минут сөйләделәр, җыр дигән булып тавышландылар, ә зиһендә берни калмаган. Кемгә дип, нигә дип вакыт исраф иттеләр икән?!
“Татар радиосы”, “Курай” менә ярты сәгать инде сүз сөйли дә, җыр тапшыра, җыр тапшыра да сүз сөйли, алдан планлаштырылмаган-кисәтелмәгән, адресаты тәгаенләнмәгән, шуңа күрә тыңлаучы көтеп тормаган, вакыты алдан исәпләп куелмаган, махсус әзерләнмәгән, өзек-өтек сюжетлар. Иң аянычы, болай да бәйләнешсез шул текстны да өзеп, һич көтмәгәндә урысчалы-татарчалы, бернинди милли моңы-аһәңе булмаган, йөзенче тапкыр тәкърарланган реклам бәреп керә...(Сүземне расларга ашыккан кебек, менә ничәнче тапкыр инде (тфү, тфү, әстәгъфирулла) “семяизвержение” турында, радио студиясенә йөз чакрымга да якын җибәрелергә тиеш булмаган, әхлаксыз реклам килеп кысылды).
Вакытны кая куярга белмәүдәндер инде, тоссыз мәзәкләргә дә урын мулдан бирелә. Заманында, сүз иреге чыккач, газетлар, бигрәк тә район газетлары, мәзәк бастыру белән мавыгып алды. Иң әшәке – урыс төрмәләренең бәдрәфеннән генә чыккан анекдотларны ярыша-ярыша, бер-берсеннән күчерә-күчерә бастырдылар. Хәзер шуларны “Яңа гасыр” да кабатлый. Тыңлаучылар сорый, дигән сылтау белән тәүлегенә әлләничә бирәләр. Беркем сорамый! Татар халкы үзе кебек үк халык – чукчадан, халыклар хөрмәт иткән Чапаевлардан, үз хан-патшаларыннан, җитәкчеләреннән беркайчан да көлмәгән (Хуҗа Насретдин исеменнән әйттерсә генә инде); татарда “теща” дигән төшенчә бөтенләй юк; марҗага өйләнеп җәфа чиккән бичара татар гына әйтә аны. Татарның тарихи изге әби – кияү арасына бернинди тоссыз мәзәк кысыла алмый.
Соңгы елларда “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” һәм башка кайбер басмалар халыкның үз мәзәкләрен, татарның үз җор гыйбарәләрен җыеп бастыруга игътибарны көчәйтте, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширев традициясен дәвам иттерергә омтылып, бик дөрес эшли. Мәзәкнең язу төреннән дә бигрәк сөйләү жанры булуын, татар сөйләмен, аһәңен баету, камилләштерү мөмкинлекләреннән оста файдаланып, “Яңа гасыр” һәм башка радиолар үз сөйләмнәрен дә баета алырлар, телебез-сөйләмебезне тулаем баетуга да өлеш кертә алырлар иде.
х х х
Кемгә кирәклеге тәгаенләнмәгән, мәгънәсез бөтен бер текстлар өемендә аерым бер сүзгә игътибар булырмы, аерым сүзнең төгәл мәгънәсенә, аһәңенә сакчыл, таләпчән каралырмы? “Яңа гасыр” алып баручылары ике сүзнең берендә “матур” ди (менә әле тыңлаган арада гына ,–ярты сәгатьтә,– “матур сәлам”, “ иң матур җыр”, “матур бәйрәм”, “матур теләк”, “матур моң”, “матур көй”, “матур эчтәлекле”, “матур тормыш”, “матур көн”, “матур СМС”, “матур гына тәмамлыйбыз” диделәр. Бер алып баручы гына түгел, барысы да (Файыл, Дилбәр, Илнур, Зилә һ.б.) шулай ди. Бүген һәр радиода, хәтта ана телен дөрес куллану өлкәсендә үрнәк итеп саналган “Татарстан”, “Азатлык” та да, хәтта иҗат әһелләренең, чын халык вәкилләренең дә сөйләменә “матур” кереп тулды. Кем гаеплеме!? Радио үзе! Шулардан өйрәнеп җиттек. (Чыганакларын язып тормыйм – газетта да урын исәпле; изге нияттән кызыксынучы булса, шылтыратсын –мисал белән калын папкалар тулган).
“Матур” сүзе абстракт, гомуми төшенчәне белдерә, мәгълүм темага караган конкрет текстта аның урынына мәгънә төсмеренә тәңгәл сүз табылырга тиеш. Ә бит аны белергә, эзләп табарга кирәк. Әйтер фикерең тиз аңлашылсын, үтемле, тәэсирле булсын дигән максат куйсаң, табасың да. Тик вакыт үткәрер өчен теләсә нәрсә сөйләп утырасың икән, “матур” белән изәргә, шуның белән басарга мәҗбүр буласың. Кызганыч ки, бу тапшыруга чакырылган белгечләргә, җитәкчеләргә дә хас. Димәк ки, аларның үз эшләрен, темаларын, һөнәрләрен белүләре ташка үлчим. Гади тыңлаучы да шуларга, алып баручыларга иярә.
Ярый, татар җырын күптән ишетмәгән маңкорт эшем кешесе якын туганын котларга “бер матур җыр” тапшыруларын үтенсен дә ди, аңарга бит җырдан бигрәк үз исемен ишеттерү кирәгрәк. Ә менә йөзләрчә җырны бер-берсеннән аерырга, тәэсирле, чын милли, халыкчан җырга карата тыңлаучыда зәвык, дөрес бәя тәрбияләргә тиешле музыкантның, җырчының – белгечләрнең теге йә бу җырга “матур” дип мөһер сугып утыруы наданлыктан, ким дигәндә җавапсызлыктан башка берни түгел!
“Матур” бер үзе генә “агрессивлык” күрсәтми, башкаларны да ияртә. Мөмкин, һәм һ.б. сүзләргә талымсызлык турында берничә тапкыр язган идек инде. Бүгенге сөйләмияттәге мондый тискәре күренеш берничә каза китерә: беренчедән – шушы “агрессор” сүзләр катнашкан текстларны анализлап карагыз, аларда мәгънә төгәллеге чамалы булыр, сафсата, бушсүзлек өстенлек итәр; икенчедән – “агрессор” сүзләрне чамасыз куллану бу берәмлекләрнең конкрет төсмерле мәгънәдәшләренең – синонимнарының пассивлашуына китерә. Бу – сөйләмебезне күрә торып ярлыландыру дигән сүз. Монысы инде җинаятькә тиң.
Шулай да фикергә иң тәңгәл сүз табу – сөйләм оештыруда беренче таләп. Бу таләп бит теләсә кайсы аралашу, гәп кору өчен дә һәркемгә катгый кагыйдә булырга, тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Ә радио сөйләмендә аның бернинди искәрмәсез үтәлүе зарур. Нигә? Әйтик, дәрестә яисә көндәлек аралашканда сүз аңлашылып җитмәсә, аны кабат сорарга була; газетны кайтып-кайтып укырга, сүзлеккә карарга була, ә менә радиода... әгәр сүз төп мәгънәсендә, нәкъ үз төшенчәсендә булганда гына ул аңга шундук уела ала, аңлаешсыз, икеле-микеле булганда, сүз үзе генә аңлашылмыйча үтеп китми, бөтен текст “томанлы” килеш кала...
Шөкер, бер ишетүдә аңлашылмый торган мондый “томанлы” сүзләргә “Азатлык” юл куймас. Бер үк вакытта ул ап-ачык төшенчәләрне өстәмә “аңлатып”, мәгънәви тәкърарлау кебек исрафлыкка да бармас. Башка радиолардагы кебек “бүгенгесе көн”, “быелгысы ел” , “телефонны тагын бер тапкыр кабатлыйбыз...” кебек артыклыклардан азат булырга омтыла.
Нәрсә, “Азатлык”ның сөйләме тәмам камилмени, бер дә кимчелекләре юкмыни, дип төрттерүчеләр дә очрамый калмас. Бүгенге максатым хата “чүпләү” булмаса да, радио сөйләмен камилләштерү кыенлыклар белән дә бәйле икәнен дәлилләүче кимчелекләргә дә күз йома алмыйм; ә алар, табигый ки, “Азатлык” сөйләмендә дә ишетелгәли.
Без әле генә хуплаган тапшыру чыгарга берничә көн генә кала “Мәдәни җомга” газетының “И туган тел...” кушымтасында (2006, 26 дек.) быел татар матбугатында, радио, телевидениесендә аеруча еш кабатланган хаталар анализлана. Ни кызганыч, барысы да “Азатлык”та да очрый. Әйтик, бер терминның төрлечә аталуы. “Национальная программа” терминын илкүләм мәгънәсендә булып та “милли программа” дип атау хата, дип ел буе тукып та, радионың төп алып баручылары аны төзәтсә дә, урындагы хәбәрчеләре, тапшыруга чакырылган белгеч-чиновниклар хата терминны кабатлый бирә.
Бер үк текстта терминның синонимы була алмый. Кичә генә Казан студиясендә яшь журналист бер үк төшенчәне эшмәкәр дип тә (дөресе), эшкуар дип тә әйтте. Аңа кадәр генә хастаханәне (дөресе) шунда ук шифаханә дип тә кабатладылар. Икесе ике төшенчә ләбаса. Мигрант терминына мөһаҗир сүзен тәкъдим итү дә урынлы түгел, минемчә. Мөһаҗир – шунда яшәр өчен чит илгә күчеп баручы, ә сату-алу өчен вакытлыча килүче-китүче түгел. Бу – беренче мәгънәсендә береккән тарихи сүз бит.
Бер терминны төрлечә куллану чиреннән башка радиолар да арына алмый әле. Әйләнешкә яңа төшенчә килеп керүгә үк, яңа терминны телгә тәгаенләү өчен, барлык радиолардан да термин комиссиясе вәкилләре тиз генә җыелышып, уртак фикергә килү тәртибен булдырырга иде. Әйтик, күпчелек радио һаман әле кесә телефонын (дөресе) кәрәзле..., күзәнәкле..., мобиль ... дип тәкърарлый бирә. Моңа мисал бихисап. Телебез байлыкка бай да, тик аны урынлы куллана белмәү тыңлаучының башын гына катыра. Димәк, бу төр хата да кыйбатка төшә. Тик моның өчен җаваплылык тою журналистларда нигәдер артмый, кимегәннән-кими генә. Бер генә мисал: КДУның татар журналистикасы бүлегенең 4нче курс студентлары яңа ел башында “Татарча редакцияләү” курсыннан имтихан бирергә тиеш иде. “Мәдәни җомга” газетында басылган әлеге язма программада күрсәтелгән хаталарны төзәтү юлларын ачыклаган бер дигән “подсказка” иде. Шуны бер генә студент та укымаган булып чыкты. Татар студентының – булачак журналистның татарча газет укымавы кайчан күрелгән хәл?!
Сүз уңаеннан өстик: әле күрсәтелгән, янә алда да саналачак кайбер хаталар заманында безнең “И туган тел...” китабында (1998) һәм күптән түгел басылып чыккан “Татар социолингвистикасы” китабында (2006) җентекле анализланган, алардан котылу юллары тәкъдим ителгән. Димәк ки, радио сөйләменең асылы, аңа куела торган таләпләр, тел куллану үзенчәлекләре, әдәби нормаларга җавап бирү-бирмәү мәсьләләренең фәнни өйрәнелү дәрәҗәсенә зарланырлык түгел. Соңгы елларда сөйләмият, социолингвистика фәннәре дә радио сөйләменә игътибарны көчәйтте. Тик радио хезмәткәрләренең бу яңалыкларга гамьсез-игътибарсыз калуы, тыңлаучы бик сизгер булган яңа таләпләрне дә санга сукмавы, хаталарны кабатлавы аптырата гына.
Сөйләм белән бәйле һәркем белә, хата ул, бер караганда, үзеннән-үзе килеп чыкса да, беркайчан да үзеннән-үзе бетми; хатага бер күнектеңме, аннан тиз генә котылырмын димә; хата – ул бет, үрчергә генә тора. Димәк, хатаның асылын төшенү, аннан котылуның фәнни алым-юлларын өйрәнү катгый зарурлык санала. Бу язмабыз шушы нияттән дә тәкъдим ителә.
Хата дигәндә гадәттә сүз куллану кимчелекләре күз алдына килә. Ә бит мәгънәви хилафлыклар өн-тын берәмлекләреннән, аваз–хәреф (фонема), иҗек-кушымча, ярдәмлек сүзләр (морфема) берәмлекләреннән үк башлана. Радио сөйләме хаталары, башлыча, әйтү белән язу арасындагы каршылыкларга, шуларны тоемламауга бәйле. Алфавит камил булмау аркасында язуда бихисап хата китә. Шөкер, аларның күпчелеген әйтүдә төзәтеп була да; нәкъ менә радио сөйләме шушы мөмкинлектән оста файдаланырга тиеш тә. Радио журналистының һөнәри осталыгы нәкъ менә шуның белән билгеләнә, бәяләнә дә.
Ни кызганыч, мәктәп безне аваз белән хәреф аермасын тоярга өйрәтми. Әле шушы көннәрдә генә бер татар теле укытучысы: “...хәрефләрне әйткәндә ...” дип сөйләде. Менә-менә! Бөтен бәла шушында да инде – мәктәп бүген язма сөйләмнең үз берәмлекләре, әйтмә сөйләмнең үз берәмлекләре бар дип, шуларны сөйләм төренә карап куллану үзенчәлекләрен өйрәтми. Шуңа күрә авазның хәреф формасын, иҗек-кушымчаның язылган рәвешен әйтү чире радио журналистларының күпчелегенә хас. Шушы көннәрдә генә “Азатлык”ның инде ветераны къабилә диде, къәбилә урынына. Яшьрәк журналистларның “әгъза”, “дәгъва”, “сәлам”, “канәгать” һ.б. дип язганча әйтеп азаплануларын көн дә ишетәбез.
Бүген барлык радиога да хас уртак кимчелек – ул сүзнең соңгы иҗегендәге а авазын әйтү. Басымсыз соңгы кушымчада а, басым законына буйсынып, әйтелми: рам, фанер, аптек, кукуруз, арматур, гарнитур, реклам, газет һ.б. “Азатлык” электән бу закончалыкка сизгер иде. Фәридә Хәмит заманында програм, реплик, комментар һ.б. терминнарын актив кулланды. Бүген дә аның шәкертләре шин, газет, палат диләр. Хәер, урыс үзе дә бит алты килешнең бишесендә реклам..., ди.
Бу төр хаталарны, әлбәттә, татар авазларының әдәби нормадан тайпылып әйтелүеннән башларга кирәк иде – бүген татарның күпчелек яшьләре, аеруча шәһәрнекеләр, сузыкларны таррак әйтү бәласен кичерә икән (эни, рэхмәт, ылма һ.б.), һ, ң тартыкларын да санга сукмый икән, монда радиоларның “өлеше” булуын да кисәтмичә ярамыйдыр.
х х х
Тел законы димәктән, татар авазларын дөрес әйтмәүне, язу белән әйтү арасындагы кимчелекләрне галимнәр дә, мәктәп укытучылары да шәхеснең үзенә яисә шивә, урынчалык үзенчәлекләренә кайтарып калдыра. Ә чынында бит авазлар татар теленең асыл законнарын (басым, сингармонизм, тыныш-аһәң законнарын) үтәмәү аркасында бозыла. Кызганыч ки, радио хезмәткәрләре бу законнарны төпле үзләштерүгә тиешле игътибар бирми.
Радио сөйләмендә генә татарның басым, сингармонизм, тыныш-аһәң законнарын төгәл үтәп, контрольдә тотып була; алфавитның камил булмавыннан язмада яшәп килгән кимчелекләрнең күпчелеген радио сөйләмендә төзәтү методикасын булдыру юлында “Азатлык” радиосы, “Татарстан” радиосы белән бергәләп, фәнни-гамәли эш башкара алыр иде. Әлбәттә, иң башта тел законнарын үтәүдә үз-үзеңә таләпчән булу зарур. Нигә, мәсәлән, “Азатлык” радиосы (“Татарстан” радиосы кебек үк) үз хәбәрчесен Ландыш ди (басымны беренче иҗеккә төшерә). Сөйләмгә җәлеп ителгән теләсә нинди сүз, хәтта алынма булуына да карамастан, басым законына буйсындырылырга тиеш. Казан арты сөйләмендә гомер-бакый , мәсәлән, Венера, Клара, Лилия, Ландыш , Радыйк диелде. Бу сүз дә сөйләмдә кушымчасыз кулланылмый диярлек, ә кушымча өстәлгәндә басым барыбер аңа күчә бара: Ландышны, Ландышныкылар һ.б. Шулай булгач, нигә кушымчасыз хәлендә үк, басым законын саклап, сүзне татарча ишеттермәскә! Сөенеп әйтергә ашыгабыз: “Татарстан” радиосында күренекле дикторыбыз Тәлгат Хаматшин тыңлаучылар фикеренә бу юлы да сизгер булды, Ландышны саф татарча әйтә башлады.
Һәр татар аңында телнең төп законнарын үтәүдәге кечкенә генә кимчелек тә җавапсызлык, оят, хурлык саналырга тиеш тә бит. Әле бүгенле-кичәле генә бер татар хатыны – җитәкче урысча шома гына сөйләп барган көенә бер сүзнең басымын ялгыш кына үзгәрәк итеп ычкындырган иде, ток суккандай тукталды, тыны кысылды, шундук төзәтеп тә куйды. Ә безнең татар булса андый хатаны казанышка санап, авызын гына ерыр иде.
Бу ямьсез күренеш белән көрәшне, әлбәттә, һәр радио хезмәткәре үз сөйләменнән башларга тиеш. Мәсәлән, “Азатлык”ның үзхәбәрчесе Кәрим Яушевнең “О-о-затлык” дип әйтүе нигә берсенең дә теңкәсенә тими икән. Төрки җанлы тыңлаучы барлык радиоларның да Төркия дип (басымны беренче иҗеккә төшереп) әйтүен дә кабул итә алмый. Иркутск, Алексеевск, киоск сүзләренең соңгы иҗеген ски(скы) дип татарча әйтергә күнегеп килгәндә, юк-юк та һаман язылганча әйтелүе дә аптырата гына. Авыл, авыр, дәвам итә, дәгъваларның “вагон” дигәндәге “в” дип әйтелүе, татарча уа, үә дип әйтелмәве гарьләндерә.
Законнар бит авазлар әйтелешенә генә кайтып калмый, барлык берәмлекләргә (кушымча, сүз, сүзтезмә һ.б.) дә кагыла. Өстәвенә әле, татар теленең ялганмалык (агглютинативлык) законы да радио сөйләмендә турыдан-туры кагылыш таба.
Фәнни күзәтү, тикшеренүләрдә радио сөйләмендә кушымчаларны ялгыш куллану кимчелеге дә кисәтелмичә калмый. Мәсәлән, урынсыз, артык кушымчалар мәгънәви тавтология булу өстенә, сөйләм аһәңен дә боза, сөйләм агышының бертонлыгына да сәбәп була. Бу арада “Азатлык” та Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында еш сөйли. Тик өч-дүрт кандидат – нәмзәт (“Азатлак” термины) арасыннан бер президент сайлап кую (сайлау) күренешен ул, нигәдер, сайлау–лар ди. Нигә? Алып баручылар туган авылларына кайтып, авылдашларының сөйләменә колак салсыннан иде, бер генә тапкыр сайлаулар дигән сүз ишетерләр иде микән. Хәер, үзләре үк “сайлау көне”, “сайлау тәртибе”, “сайлау законы”, “сайлау комиссиясе” диләр.
Бу арада “каникул” сүзе дә еш ишетелде, тик мәгълүмат чараларының кайберләре юк-юкта “каникуллар” диде. Берлек санында гына йөрергә тиешле “мәгълүмат” сүзенә дә, хәтта “бала-чага”, “савыт”саба”, “явым-төшем” кебек татар беркайчан да күплектә әйтми торган парлы сүзләргә дә -лар/-ләр өстәү кәсәфәте очраштыргалады. Татарны “пар канатлар” дип ялгыш әйтергә күнектергән “Татарстан” радиосының “сабагы” инде бу; ярый әле “пар каен”, “пар күгәрчен” нәрне бозарга җөрьят итүчеләр күп түгел. Хәер, “Татарстан” радиосы бу арада урысның “выборы” алдында дер калтырамый, маймылларча “ларылдамый”. Тик озаккамы. Калька белән уйларга күнеккән түрәләрнең бармак янавыннан өрекмәсме?!
Язма сөйләмдә күнегелгән -лык/-лек, -лы/-ле артыклыгы да әйтмә сөйләмдә аеруча ят ишетелә. “Игътибарлылык”, “шәфкатьлелек” кебекләр һәр радиода тулып ята; әнә “Яңа гасыр” алып баручысы: “Ярыңны саклау иреклелеге”, ди (иреге урынына). Күпчелек радио һаман да казанлылар, баулылар, чүпрәлелеләр... дип азапланганда “Азатлык” казаннар дия башлаган иде дә көннәрдән бер көнне Мәскәүдәге хәбәрчесе, гомер буе “без бит чишмәләр” дип язган-сөйләгән Мостай Кәримнең килене, татарча бик дөрес сөйли торган Нәзифә Кәримевәнең “мәскәүлеләр” дип тәкърарлавына аптырарга гына кала. Хәлбүки, күптән түгел Мәскәүнең үз сәхнәсеннән яшь артистның Габдулла Тукай шигырен “тотса мәскәүләр якаң” диюе җанга май булып ятты.
Ялганмалык законы телнең асыл кануны булганга, чын татарның колагына кушымчаның артыклыгы гына түгел “китеклеге” дә ят ишетелә.”Татарстан” радиосыннан Тәлгат Хаматшинның “Тапшыруыбызны дәвам иттерәбез”, “Тапшыруыбыз шушының белән тәмамлана” дигән дөрес гыйбарәләренә күнегеп кенә барганда башка радиоларның шуңа колак салмыйча “шуның белән” , дәвам итәбез” дип тәкърарлауларына ничек борчылмыйсың!?
Сөйләмдә тел законнарын үтәү зарурияте сүздән зуррак берәмлекләргә (сүзтезмә, җөмлә, фраза, текст) көчәя генә бара. Монда да язу белән әйтү арасындагы аерманы тою, язу кимчелекләрен әйтүдә бетерү һөнәри осталык дәрәҗәсендә каралырга тиеш. Әйтик, сүзтезмәне язу белән әйтү тәртибе нык аерыла. Синтагманы (ягъни әйтмә сүзтезмәне) мәктәптә искә дә алмыйлар. Шуңа күрә аны бербөтен берәмлек дип тоймыйча, сөйләмне аерым-аерым сүзләрдән оештыручылар дикторлар арасында да очрап тора. Тыңлап карагыз әле: тулы канлы тормыш, халыкара кеше хокукларын саклау, сугыш һәм хезмәт ветераны һ.б. Һәр сүз үз басымы белән әйтелгәнгә, синтагма басымы, аннары фраза басымы барлыкка килмәгәнгә, һәр сүз аңга үз мәгънә төсмере, үз яңгырашы белән сеңә бара, төшенчә бөтенлеге барлыкка килми. Басым дөрес төшми икән, хәтта кушылып языла торган кушма, парлы сүзләр дә мәгънә төгәлсезлегенә дучар була: тел-теш тидермәү, салкын канлы, өр-яңа, килде-китте һ.б. “Азатлык”ның абруйлы гына тапшыруы “Аулагый”ны да тәҗрибәле генә алып баручысы “аулак өй” ди.
Ярый әле, радио сөйләмен дөрес синтагмалап оештыруның, ягъни татар сөйләменең табигый агышын, көй-моңын, аһәңен саклауның фәнни нигезләрен өйрәнү өчен тарихи үрнәкләр саклана килә. КДУда журналист-студентларга “Татар сөйләме нигезләре”, “Риторика” курсларыннан дәрес биргәндә “синтагма осталары” дип Камал Саттарова, Рим Кәримев, Айрат Арсланов, Тәлгат Хаматшин, Луара Шакирҗанова, Кәрим Камал үрнәкләре тәкъдим ителә. Күзәтү, өйрәнү өчен бүгенге дикторларыбыздан Нәзифә Кәримева, Хәмидә Гайфуллина, Фәйрүзә Әпсәләмева (“Азатлык”тан) Рәкыйп Гаффар (“Татарстан”), Миләүшә Насыйбуллина, (“Яңа гасыр”), Сәрия Тукаева “Курай” мисалга алына.
Әйе, радио сөйләмен махсус өйрәнергә кирәк. Фикерне төгәл, тәэсирле-хисле итеп, ышандырырлык итеп җиткерү өчен табигать кешегә өч төрле корал-чара биргән: фикергә тәңгәл килерлек тел чаралары, тавыш-интонация мөмкинлекләре һәм дә хәрәкәт (ым, ишарә һ.б.). Бу чаралар өчесе бергә дә килә ала, бер-берсен алыштыра да, тулыландыра да ала. Радио сөйләменең үзенә хас аерым бер чарасы булу (тавыш-интонация чарасы)– зур казаныш, бәхет инде ул. Файдалана, куллана гына бел!
Инде йомгаклауга якынайсак, кызганычка каршы, радио сөйләмендәге кимчелекләрне бетерү радиочыларның үзеннән генә тормый шул , диючеләр дә бар. Дөрес, татар теленең әлегә чын-чыннан дәүләт теле дәрәҗәсенә җитмәве монда да төрле яклап комачау итә. Чү, тукта! Менә шушы сылтау сәбәбенең яши бирүендә, аңа әледән әле таянырга күнегә баруыбызда үзебезнең дә, бу очракта радиочыларның да “өлеше” бар түгелме!? Татар теле тизрәк дәүләт теле булсын өчен радиолар үзләре җитәрлек эшлиме?
Аннары, моны һәр очракта сылтау итеп алу урынлымы, үзен аклыймы? Бу сорауга кечкенә генә бер хыялый фараз белән җавап биреп карыйк әле. Әйтик, татар телендә чыга торган газет, журналда, татарча сөйләргә тиешле радио, телевидениедә, татарча эшләүче мәктәп, гимназия, югары уку йорты, фәнни, иҗтимагый, мәдәни оешма, нәшрият яисә башка коллективта нинди дәүләт телендә уйлау, аралашу, эшләү турында сүз кузгату мәгънәсезлек булыр иде. Димәк ки, һәр радио коллективы ул – дәүләт теле татар теле дип кабул ителгән үзаллы бер мөстәкыйль дәүләт. Татар теле дәүләт теле булсын өчен барлык шартлар, мөмкинлекләр тудырылган дәүләт. Күрсәтегез әле, ишеттерегез әле, мөхтәрәм радиочылар: сезнең мәмләкәттә дәүләт теле нинди була икән. Тел турындагы законны, Программаны сез ничек гамәлгә ашырасыз икән? Телебезнең сафлыгын ничек кайгыртасыз, аның өчен ничек горурланасыз, бүтәннәргә дә шул горурлык хисен ничек йоктырасыз икән? Аерым алганда, тапшыруга чакырган белгеч, җитәкчеләрнең урысча яисә урысчалы-татарчалы сөйләшүеннән ничек котыласыз? Бу дәүләттә саф татарча сөйләм тыңларга тулы хокуклы тыңлаучыларның шул хокукын ничек гарантиялисез? Телләр турындагы законны, гомумән дә татар теленең асыл законнарын бозарга җөрьят иткән үз хезмәткәрләрегезне нишләтәсез?
Һәрхәлдә, үз “илеңдә” генә булса да дәүләт теле сәясәте үткәрергә күнегеп булыр иде. Тик радиодан күбрәк тә көтелә бит әле. Хәтерегездә булса, моннан бер ел элек кенә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән әңгәмәсендә бүгенге радиоларның эшенә дә анализ ясап, бәя биргәндә аларның тел сәясәтендәге урынына, бу юнәлештә хәл ителмәгән мәсьәләләргә дә тукталган иде. Аерым алганда, Президент радиоларда вакыт кытлыгы булуын таный: “Россия төбәкләре үз тапшырулары белән тәүлеккә нибары сәгать ярым гына эфирга чыга алалар. Яңалыклар да, мәдәни, икътисадый тапшырулар да шул сәгать ярым вакытка сыярга тиеш...” ; “Татарстан” телерадиокомпаниясенең мөмкинлекләре чикле..”.
Шул ук вакыттта Президент кимчелекләрне вакыт белән аклау ягында түгел. Тәүлек буена эшләүче радиолар булуын да искәртеп, ул: “... кайчак машинада барганда тыңлыйм, кабатлаулар, мәгънәсез сүзләр шактый. Алар бит моны үзләре дә яхшы белә: әдәби, сәнгати мәгълүмат җитми...”. Шул кимчелекләрне бетерү чаралары турында ул болаерак фикер йөртә: “...Эфир вакытын милләт мәнфәгатьләрендә, булдыра алганча отышлы итеп файдалану ягын карарга кирәк. Әйтик, татарча сөйләүче коммерциячел радиоларның да хуҗалары татар балалары лабаса (үзебездән дә өстик: Татарстан Конституциясе белән яшәүче Татарстан балалары да лабаса). Татарлар үзара сөйләшеп уртак фикергә килә алмаслар идемени...”. “... барысы белән дә санлашып, бергә җыелып гәпләшсәгез, аларга матур итеп мәгънәле, зәвыклы, кызыклы тәкъдимнәр кертсәгез, минемчә, алар моны рәхәтләнеп кабул итәчәкләр...”.
Кызганыч ки, Президентыбызның бу эшлекле тәкъдимен әлегә гамәлгә ашырырга атлыгып торучы күренми. Аңлавымча, Президент “Сез” дип дәшкәндә радио коллективларын да, беренче чиратта “Яңа гасыр”ны күз уңында тоткан: бу әңгәмәдә аның: “Яңа гасыр”ны күбрәк эшкә җигәргә кирәк...” дигән күрсәтмәсе-гыйбарәсе дә бар.
Мондый күрсәтмә-фәрманнан соң компаниянең телевидение тапшырулары программасы да, сыйфаты да нык үзгәрде. Эзләнү өзлексез бара. Бу хакта сөйләшү – үзенә бер тема. Ә менә радиода әлләни үзгәреш ишетмибез. Президент бит бурычны бик конкрет, кем әйтмешли сырты белән куйган иде: “... Әйе, соңгы вакытта радиостудияләр артты. Әлбәттә, бу өлкәдә конкуренция зур. Шуңа күрә дә тыңлаучыга барып җитүнең үтемлерәк чараларын уйлап табу зарур, элеккечә эшләп булмый – бусы көн кебек ачык. Нинди генә радио булмасын,– дәүләтнекеме ул, үз хуҗасы бармы аның,– татар радиоларында тапшыруларның сыйфаты турында уйларга кирәк...” (Казан утлары, 2006, №3, 14 бит).
Бу фикер-күрсәтмә – тыңлаучы куя торган таләпләргә тәңгәл килүе белән дә әһәмиятле. Кабатлыйбыз: халыкка дөрес сөйләм күнегүләре бирүдә, әйтмә сөйләм үзенчәлекләрен төшендерүдә радио бүген бердән-бер диярлек таяныч булып кала бирә. Күптән түгел “Азатлык” Оренбург өлкәсенең бер авылында татар телен ничек өйрәнүләре турында кызыклы тапшыру бирде. Татар теле укытучысы “Яңа гасыр” радиосы тапшыруларының ана теленә өйрәнүдә бик кирәкле, әһәмиятле булуын әйтте, “әдәби тел нормаларын үтәү үрнәкләрен шуннан алабыз”, диде. Ишетәсезме, “Яңа гасыр”лар, ишетәсезме, татарча сөйләүче радиолар!
Бу бит горурлык кына түгел, бу бит татар халкы, милләте алдында зур җаваплылык та!
Бу инде яңа таләпләр, яңа эзләнүләр, яңа табышлар өмет иткән тыңлаучының зур ышанычы да. Монда инде “Яңа гасыр” радиосын тыңла, ул һәрвакыт дөрес сөйли!” , “Яңа гасыр – иң яхшы радио!” кебек купшы, мактанчык реклам өндәүләре белән генә котылып булмый, радиолар әйтергә күнеккән “ бездән аерылмагыз!” дигән фәрман, өндәү белән генә булмый, монда тыңлаучыны үзеңнән аермас өчен ике тарафка да кадерле, аңлаешлы, “тәмле” сүз-җепләр таба белергә, татар теленең, татар сөйләменең бөтен байлыгын, нечкәлекләрен файдаланырга кирәк.