11 сентябрь дәһшәтен оештыруда шикләнелгәннәрне хөкем көтә

Гуантанамодагы утырыш залы

АКШ саклану министрлыгы 11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруда катнашкан дип саналган 6 кешене рәсми төстә үтерү һәм фетнә коруда гаепләп чыкты.
Алар Гуантанамодагы тоткын үзәгендә тотыла, һәм аларны хәзер махсус хәрби хәят хөкем итәчәк. Әгәр дә гаепләре исбатланса, шушы 6 кеше үлем җәзасына хөкем ителә ала.

11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруда турыдан-туры катнашу гаепләвен мәхкәмә беренче мәртәбә карый. Әлегә кәдәр еллар буе бары тик Нью Йорк һәм Вашингтонда булган шул дәһшәтле вакыйгаләрне һәм Гуантанамода тотылган кайбер затларның моңа бәйле булуы гына тикшерелгән иде.

Кушма Штатларның саклану министрлыгындагы матбугат очрашуында хокук белгече булган генерал Томас Һартманн тикшерү эшләренең тәмамлануын әйтеп, шушы 6 кешегә каршы чыгарылган гаепләү әл-Каидә төркеменең Кушма Штатларга каршы һөҗүмнәрен алдан ук һәм бик җентекләп әзерләвен күрсәтә, дип белдерде.

Хәлид Шәех Мөхәммәт, 2003 елда
Пакыстанда тотылганнан соң
Һартманн сүзләренә караганда, шул оештыру эшләре артында төп башкаручы булып күвәйтле Хәлид Шәех Мөхәммәт торган. Нәкъ менә ул әле 1996-нчы елда үзенең шул планы белән Усама бин Ладенга мөрәҗәгәть итә, тегесе фатихасын биреп, акчалата ярдәм дә күрсәткәч, бар әзерлек эшләренә, Әфганстан һәм Пакыстанда узган күнегүләргә җитәкчелек итә, ди генерал Һартманн, Хәлид Шәех Мөхәммәтнең өлеше хакында.

11 сентябрь һөҗүмнәрен оештыруда гаепләнгән шушы 6 кеше чыгышы белән төрле илләрдән булса да, алар барысы да гарәп дәүләтләреннән - Йәмән, Сөгүд Гәрәбстаны, Фарсы култыгыннан.

Генерал Һартманн, гаепләнүчеләрне хөкем итәчәк хәят, махсус хәрби комиссия үз эшен Кушма Штатлардагы цивиль мәхкәмәләрнең хокукый принципларына нигезләнәчәк, гаепләнгәннәргә мөгамәлә хәрби трибуналга эләккән американ гаскәриенә күрсәтелгән төсле булачак, ди.

Әмма моңа ышанып бетмәүчеләр дә бар. Кеше хокукларын яклаучы оешмалар фикеренчә, хәрби мәхкәмәләрдә гаепләнгәннәрнең хокукларын яклау өчен тиешле шартлар булдырыла алмый. Мисал өчен, аларның адвокатлары фәкать хәрбиләр арасыннан гына һәм хәрбиләрнең үзләре тарафыннан гына билгеләнә.

Шуңа да бу очракта эшнең бәйсез мәхкәмә тарафыннан каралуы хакында сүз алып барып булмый, дип исәпли мисал өчен Роб Фреер, Amnesty International оешмасындагы американ белгече.

Моңардан тыш, гаеепләү эшенә кертелгән кайбер дәлилләрнең басым, хәтта җәфалау аша алынуы мәгълүм, американ рәсмиләре үзләре, Хәлид Шәех Мөхәммәткә карата кайбер шундый шикле чаралар күрелүен таныган иде.

Хокук яклаучылар, андый ысул белән алынган шаһадәт мәхкәмәдә гаеепне исбатлаучы дәлил буларак кулланыла алмый, бу халыкара хокук нормаларын бозу, ди.

Американ хәрбиләрен вәкиллек иткән генерал Һартманн бу хакта, аерым дәлилне гаепне исбатлау эшенә җәлеп итү тулысынча хәрби комиссиядәге хәким карамагында булачак, дип белдерә.