Обама алга ургыла һәм демократ нәмзәт булу шансын арттыра

Обама: "Без Вашингтонны яулаганчы көрәшәчәкбез!"

Вирджиния, Мэрилэнд штатларында һәм Колумбия бүлгесендә чираттагы беренче сайлаулар үтте. Аларның нәтиҗәләренә бигрәк тә республиканнардан Джон МакКэйн һәм демократлардан Барак Обама куана, партия тавышларының зур өлешен нәкъ менә алар казанды. Обама өчен бу җиңү хәлиткеч була ала.

МакКэйннең республикан нәмзәтләр арасында алга чыгуы инде күптәннән ачыкланса, демократларда әлегә Һиллари Клинтон белән Барак Обама арасында көрәш бертигез бара иде.

Сишәмбе көнне Вирджиния, Мэрилэнд штатларында һәм Колумбия бүлгесендә узган чираттагы беренчел сайлау исә моңа хәлиткеч бер үзгәреш кертте - хәзер инде демократларда да кечкенә генә булса да алга ургылыш бар.

46 яшьлек Обама, үзенең Вирджиния, Мэрилэндта отуын, өстәвенә илнең башкаласы урнашкан Колумбия бүлгесендә дә җиңүен искә алып, "безнең шушы хәрәкәт башкала Вашингтонда үзгәрешләр ясаганчы дәвам итәчәк, без шул юлдан барабыз!", дип белдерде.

Hillary Clinton ул арада төп игътибарны күбрәк халыклы штатларга бирә,McAllen, Texas, 13 февраль 2008
Һиллари Клинтон да бирешергә җыенмый Обаманың җиңүләре аерым штатларда гына түгел, ә гадәттә Клинтонны яклаучы саналган социаль төркемнәр симпатиясен казануда да күренә. Моңа кәдәр хатын-кызлар, актәнле эшчеләр һәм олырак сайлаучылар яклавын Һиллари казанып килгән иде. Испан телле халык та үз тавышын нәкъ менә Клинтонга биреп килде.

Бу кагыйдә шушы сишәмбедә юкка чыкты. Элек нигездә каратәнлеләр һәм яшьләрне җәлеп иткән Обама бү бүленешне бетерде дияргә була. Соңгы сайлауда ул яклауны ирләрдән дә, хатыннардан да, байлардан да, фәкыйрләрдән дә алды. Хәтта испан теллеләрнең дә яртысы нәкъ менә аны яклап чыкты.

Шулай итеп расачыл һәм җенесләр арасындагы бүленешне бетерү, берләшүне алга сөргән Барак Обама беренче мәртәбә үзенең киң катлам халык яклавын да казана алуын күрсәтте.

Шушы харизматик сәясәтче өчен бу хәлиткеч бер казаныш була ала. Әгәр дә ул шушы уңышларын дәвам итеп, демократлар корылтаенда да җиңә алса, төп нәмзәт итеп күрсәтелгән беренче каратәнле кеше булачак.

Әмма Обама бу юнәлештә шактый гына эш башкарса да, аның шулай тарихка керә алуы әлегә хәл ителгән нәрсә түгел.

Һиллари Клинтон үчен март башында Оһайо һәм Техас штатларында узачак сайлауда алырга җыена. Бу штатларның икесендә дә шактый гына халык яши, димәк аларда демократлар корылтаена сайланачак вәкилләр саны да югары булачак. Һәм әлегә кәдәр өстенлек анда нәкъ менә Клинтонга бирелеп килгән иде.