1981 елда Рим папасы Паул II-гә һөҗүм оештыру сәбәпле, Tөркиядә төрмәдә яткан җинaятьче Али Агҗа христиaн булуын игълан итте.
"Үземә аралашу өчен яшь бер италиан хатын-кызы эзлим. Ул католик булырга тиеш. Чөнки мин христиан динен кабул иттем. Киләчәктә Ватиканга барасым килә", ди 1981 елда Папа II Җон Паулга һөҗүм оештырган Төркия ватандашы Mehmet Ali Ağcа.
Ул бу омтылышына ирешә алмады, ләкин кылган террор гамәле өчен Төркиядә авыр төрмә җәзасына хөкем ителдә. Кешеләр белән күрешү иреклегеннән мәхрүм булды.
Агҗа динен алыштыру турында, Италиянең мәшһүр хатын-кыз журналы "Diva e Donna"га белдерде. Агҗа белән хат аша эшләнгән әңгәмә журналның бу атнадагы санында дөнья күрде. Агҗа төрмә дивары артындагы тыңгылыгын бозып, христиан булуын игълан итте. "Мин христиан булу белән, яңадан туган кешегә әверелдем", дип газиз Понтифгә рәхмәтле булуын белдерде ул.
Агҗа алга таба хыяллары турында уртаклашып, 2010 елның гыйнвар аенда иреккә чыккач, папа Паул II-нең каберен зиярәт итү өчен Римга барырга теләве турында сөйләде.
"Бер көнгә генә булса да Римга барып поп Паулның каберендә дога укып, мине кичергән өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Аннан бүтән бер илгә күченеп, Төркиядән ерак яңа тормыш башларга телим. Болай да үз илем өчен җитәрлек кыенлыклар тудырдым инде", диде Агҗа.
Шулай ук Агҗа ирекле тормышда үзенә иптәш булачак, христиан динен дәвам иттерергә ярдәм күрсәтә алачак италиан тормыш иптәше эзләвен дә әйтте.
Шулай итеп, мәкаләнең хатын-кызлар журналында чыгуның үз мәгънәсе бар.