1937 елның 20 декабрендә НКВДның Уфадагы тикшерү төрмәсендә Беренче башкорт республикасына нигез салган Әхмәтзәки Вәлидинең әтисен — Көзән авылының 77 яшьлек элекке имам-хатыйбы Әхмәтша Вәлидовны атып үтерәләр. Аңа кадәр аны Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) оешмалары ике тапкыр кулга алып, Башкортстаннан сөрә. 1937 елда тоткарлануы — өченче һәм соңгы мәртәбә була. Азатлык ачык чыганаклар һәм архив-тикшерү эше материаллары ярдәмендә Әхмәтша Вәлидовның биографиясен торгызырга тырышты.
ӘХМӘТЗӘКИ ВӘЛИДИ: "АТАМ КЫСКА ВАКЫТ ЭЧЕНДӘ УРТА ГАСЫРДА КАЛГАН АВЫЛЫБЫЗНЫ ТУЛЫСЫНЧА ЗАМАНЧАЛАШТЫРДЫ"
Әхмәтша Вәлидовның интернетта кыска гына биографиясе бар. Аның 1860 елның 16 июлендә (башка белешмәләргә күрә 1857 елда) Көзән дигән башкорт авылында тууы әйтелә. Авыл ул чакта Оренбур губерниясенең Стәрлетамак өязенә караган. Әхмәтшаның әтисе — Әхмәтҗан Вәлидов җирле мәчеттә имам-хатыйб һәм Көзәндәге мәдрәсәдә мөдәррис (укытучы) булган.
Әхмәтша Вәлидовның тулы биографиясе юк (ә бәлки ул әзерләнмәгәндер дә). Аның тормышы турындагы төп белешмәләрнең чыганагы — туганнарының: улы Әхмәтзәки Вәлиди белән оныгы Нурия Килмөхәмәтованың истәлекләре.
Нурия Килмөхәмәтова 2018 елда Уфада туганнары турында "Минем кадерлеләрем" дигән китап чыгарган. Бу китап башкорт телендә язылган.
"Мин әниемне һәрчак сораулар биреп йончыттым. Күпме сөйләшсәм дә, күпме сорашсам да, олыатаем гаиләсенең тормышына, балаларының язмышына кагылышлы сорауларым һаман күп.
Олыатаем Әхматша 1860 елда Көзәндә туган. Аның әтисе Әхмәтҗан исемле. Аны авылда "Озын Әхмәтҗан" дип йөрткәннәр, чөнки ул буйчан булган. Әхмәтҗан олыатаем фәкыйрь яши. Ул кырык яшендә үлеп китә. Аның өч баласы ятим кала. Олы улы Шәяхмәткә — тугыз, икенче улы Әхмәтшага — җиде, кызы Хөсниҗамалга — 11 яшь булган.
Көзән авылыннан ерак түгел зур җирләр биләгән Карасай дигән байга абыйсы Шәяхмәт белән иген урырга йөргәннәр, чучка көткәннәр. Әниемнең хәтерләве буенча, олыатаем анда хезмәт иткәннәре турында: "Чучка көтүе рәхәт. Чучка качмый", дип көлеп сөйләгән. Олыатаем оста итеп чабата үрергә өйрәнгән. Бу кәсеп гаилә өчен бик файдалы булган", дип сөйли "Минем кадерлеләрем" китабында Нурия Килмөхәмәтова.
Әхмәтша Вәлидов Стәрлетамакта мәдрәсә бетергән (мәдрәсәгә XIX гасырның беренче яртысында, Стәрлетамак җәмигъ мәчете каршында, җирле сәүдәгәр-мөселманнар акчасына нигез салынган; ул 1919 елда ябылган - ред.). Зәки Вәлиди бу мәдрәсәдә "математика фәннәрен һәм тарихны җитди өйрәттеләр, фәлсәфәчеләр тәрбияләделәр", дип сөйли.
Әхмәтшага патша гаскәрендә хезмәт итәргә туры килә. Зәки Вәлиди әтисенең "Кавказда Шәех Шамилнең штабы урнашкан Гуниб авылында хезмәт итүен" яза. Анда Әхмәтшага "гарәп һәм фарсы телләрен камилләштерергә мөмкинлек" була.
1894 елда Әхмәтша Вәлидовны Көзән авылындагы 2нче Җәмигъ мәчеткә башта указлы мулла, аннан соң имам-хатыйп итеп куялар. Ул мәчет каршында мәдрәсә ача, анда 150ләп шәкерт белем ала, үзе дә шунда укыта. Хатыны Өмелхәят шушы ук мәдрәсәдә кызларга белем бирә.
"Атам мин сабый чакта кыска вакыт эчендә урта гасырда калган авылыбызны тулысы белән заманчалаштырды. Унсигез яшемдә авылыбыздан аерылып, укырга дип еракларга киттем. Бер ел кебек тә тоелмаган ун ел эчендә хәятебездә йөз еллар күрелмәгән түнтәрелешләр, инкыйлаблар булды. Бу хосуста атамның:
– "Дин" илә "тормыш" эшләрен аеры тота белергә вә "хәят" эшләренә шәригатьне катнаштырмыйча, бары тик йолаларыбызча гына яшәргә кирәк, – дигәне исемдә калган", дип яза "Хатирәләр"ендә Әхмәтзәки Вәлиди.
Шул ук вакытта ул "атам бөтен күчмәләрнең иске йола-гадәтләренә тугры калса да, тормыш биргән шартларга ярашырга "башка бер йолалар белән мәҗбүрән яраклашырга" дигән фикердә тора иде, дип тә искәртә.
Вәлиди әтисенең гарәп теленә, әнисенең исә фарсы теленә өйрәтүен искә ала.
"1918 елда Оренбурда совет зинданында да утырып чыктым, 1944 елда Төркиядә Исмәт паша мине төрмәгә яптырды, укылачак һәр шәйдән мәхрүм калдырдылар. Шул вакытта анамнан өйрәнгән шигырьләр һәм Ясәвинең "Шәб-и Йәлдә" исемле мөнәҗәте мине коткарды, мин шуларны үземә сөйләп исән калдым. Шунда мин анамның миңа карата тәэсиренең никадәр куәтле булганын аңладым. 1944 ел вакыйгалары заманында атамның истәлекләре күптән онытылган иде инде, фәкать "хафыза фәрештә" дип аталган әсәрдән төшкән хыялый фәрештә анам кыяфәтендә яныма килә иде. Мин ватанымдагы кебек, анамны кочаклыйм, анамнан хуш ис бөркелә, аның үзенә тарту көче – шигырьләр белән тулы әхлак нәсыйхәтләрендә иде. Минем анам тормышта һичбер вакыт гөнаһ кылмады һәм аның миңа булган чиксез самимилеге гомерем буе миңа иярә килде, рәхмәт. Аның миңа фарсыча, түркчә өйрәткән шигырьләре бары тик әхлакый вәгазьләрдән генә тормый, алар арасында әдәби эстетик әсәрләр дә бар иде. Анамның сәясәттән һичбер хәбәре юк иде. Килгән гәзитәләргә карамый да. Аларның сәхифәләрендә Аллаһның исеме булмагае, дип, ул аяк астында калмасын өчен яки гәзитләргә берәр нәрсә төрмәгәйләре, дип, бер читкә җыеп куя. Бик диндар иде. Намазын калдырмас, атам кеби, көн туганчы ятагыннан тора", - дип язган "Хатирәләр"ендә Әхмәтзәки Вәлиди.
"НИГӘ СОҢ СЕЗ АНАМНЫҢ КҮКРӘГЕНӘ ҺӘМ КАРТ АТАМНЫҢ БАШЫНА МЫЛТЫК ТҮТӘСЕ БЕЛӘН СУГАСЫЗ?"
Әхмәтзәки Вәлиди "Хатирәләр"ендә әнисе һәм әтисе белән революция һәм гражданнар сугышы елларында очрашуы турында бик аз язган.
Әмма Нурия Килмөхәмәтова "Минем кадерлеләрем" китабында болай дип яза:
"Олыатай улы Зәкидән бер хәбәр дә алмый. Озакламый Зәки улының хәбәрен ишетәләр. Ул сирәк кенә кайтып йөри башлый. Әниемнең хатирәләреннән: "Зәки абыем кайткан. Мин урамда иптәшләрем белән уйнап йөрим. Мине өйгә чакырып алдылар. Кайтсам, идән уртасында – әтием, әнием, Габделхәй абыем. Ул бәләкәй сеңлем Зәкияне күтәргән, Габделрәүф абыем, Габделбарый абыем, Зәки абый. Барысы да басып торалар. Зәки абый безне тезеп куйды да, "Менә, әти, әни, алты балаң да төгәл", диде. Бергәләшеп җыелу безнең гаилә өчен шушы көн булды. Башка болай тулы гаилә очраша алмадык".
Зәки Вәлиди чит илгә чыгып киткәннән соң, аның гаиләсе беренче золымнарга дучар була, ул чактагылары әллә ни авыр булмый. 1921 елда Әхмәтша Вәлидовны НКВД каршындагы Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) хезмәткәрләре кулга ала, тик бераздан җибәрәләр.
"Тормыш гел уңай гына бармый. 1921 елда, бер сәбәпсез олыатаемны Стәрлетамак төрмәсенә утырталар. Ике айдан соң, бер гаебе дә булмагач, җибәрәләр. Ул еллар авыр була. Корылык. Малга ашатырга печән юк. Иген дә уңмый", дип язган Нурия Килмөхәмәтова.
Зәки Вәлидинең абыйсы Габделрәүфне дә кулга алалар. Бу вакытта Төркиядә мөһаҗирлектә булган Зәкигә бу хәбәрләр соңарып кына – 1925 елда гына килеп ирешә. Шуннан соң ул Сталинга ачулы хат яза:
"Башкорт хөкүмәте хатыныма минем янга чит илгә чыгарга рөхсәт бирергә вәгъдә иткән иде, бу рөхсәт гамәлдән чыгарылды, абыем Габделрәүфтә һәм атамда тентү узды. Аларны соңрак Әүзән-Петровски ГПУсына куалыйлар һәм юлда чекистлар шактый кыйный... Миңа, ата-анама, гаиләмә каршы золымнар, тентүләр, әйберләребезне тартып алулар, кыйнаулар. Болар бар да, әгәр Сезнең амнистияләрегезгә ышанып Русиядә калган булсам, мине нәрсә көткәнен күрсәтә. Мин бит әле чит илдә гаиләмә һәм ата-анама каршы репрессияләр кылырлык берни дә эшләмәдем... Сезнең яңа золымыгызга нәрсә сәбәпче, нигә Сез анамның күкрәгенә һәм карт атамның башына мылтык түтәсе белән сугасыз?", дип яза Зәки Вәлиди.
1920нче еллар ахырында күмәкләштерү барганга һәм Көнчыгыш илләрендә дөнья инкыйлабы чыгару өметләре акланмаганга, совет хакимиятенең мөселманнарга мөнәсәбәте нык кырыслана. 1930 елда РСФСРның Үзәк мөселманнар диния нәзарәте мөфтие Ризаэтдин Фәхретдин "мөхтәсибләр, муллалар һәм мөәзиннәр, хуҗалыкларының зурлыгы нинди булуга карамастан, кулак буларак репрессияләнде, үзләрен төрле сәбәпләр белән йә ирекләреннән мәхрүм иттеләр, йә сөрделәр, милекләрен тартып алдылар, өйләреннән гаиләләрен куып чыгардылар һәм бернинди азык-төлексез калдырдылар", дип әйтә.
Әхмәтша Вәлидов та кабат золымнарга дучар ителә.
"Зәки бабай читкә чыгып киткәч, олыатаемны тагын кулга алалар. Бөтен малын, йортын тартып алып, Верхнеуральскига җибәрәләр. Олыәсәем аны нык жәлләп, дөньясын ташлап, бергә китә. Олыатаем белән олыәсәемне сөргеннән алданрак кайтаралар. Милиция хуҗасы игелекле кеше була. Ул: "Хөрмәтле Әхмәтша хәзрәт, сезнең бит бер гаебегез дә юк. Илегезгә кайтыгыз. Кабат җибәрсәләр, күп булса тагын миңа җибәрерләр", ди. Олыатаем белән олыәсәем шатланып туган илләренә юллана. Көзәндә бәләкәй генә өй сатып алалар. Читәннән үрелгән чолан, җир идән", дип яза Нурия Килмөхәмәтова "Минем кадерлеләрем" китабында.
Әхмәтша Вәлидовның 1937 елда ачылган тикшерү эшендә әйтелгәнчә, аны биш елга сөргенгә хөкем иткәннәр.
"КОНТРРЕВОЛЮЦИОН ОЕШМА БАРЛЫГЫН БЕЛӘ ТОРЫП, БУ ХАКТА ХАКИМИЯТ ОЕШМАЛАРЫНА ХӘБӘР ИТМӘГӘН"
1937 елда илдә "Олы террор" башлана. 30 июльдә Совет берлегенең эчке эшләр халык комиссары (нарком) Николай Ежов "Элекке кулакларны, җинаятьчеләрне һәм советка каршы башка элементларны репрессияләү операциясе турындагы" 00447нче оператив боерыкны" эшкә җигә башлый.
Бу боерыкта золымга дучар ителергә тиешлеләрне ике категориягә бүлгәннәр: "аеруча дошман булган"нарын кичекмәстән кулга алырга, аларның эшләрен "өчлек" караганнан соң — атарга. Калганнарын — "активлыгы азрак булса да, барыбер дошман элементлар" булып исәпләнә торганнарын — тоткарларга һәм 8 елдан 10 елга кадәр лагерьларга ябарга, ә шулар арасыннан "төзәлмәстәй һәм социаль куркынычларын" — шул ук мөддәтләргә төрмәгә утыртырга.
Башкортстан НКВДсы биргән саннарга күрә, республикада 500 кеше беренче категориягә керә торган "советка каршы элемент" дип табылган (аларны атканнар). Ә 1500 кеше — икенче категориягә кергән (лагерь һәм төрмә).
Республикада "контрреволюцион баш күтәрүчеләр оешмалары әгъзаларын" киңкүләм тоткарлаулар башлана. Бик күп җинаять эшләренең материаллары ялган гаепләүләргә корылган була, шуңа оешмалар кешене гаепләү өчен дәлилләр эзләп азапланмый.
Эллекке мулла буларак та, хәлле тормышта яшәгән кеше буларак та, "халык дошманы" — Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе буларак та, НКВД фикеренчә, Әхмәтша Вәлидов репрессиягә "дучар ителергә тиешле" кеше булып тора.
Әхмәтша Вәлидовка каршы ялган гаепләүләрнең ничек әзерләнүе архив-тикшерү эшеннән күренә.
Әле 1936 елның 8 октябрендә үк аннан Башкорт АССР НКВДсы инспекторы Катков сорау ала. Аннан кодасы, Макаров районы Сәйрән авылының элекке мулласы — Хәбибрахман Имәнголов белән ничек танышуын сораштыра.
Инспектор Вәлидовтан Имәнголов белән сәяси темаларга сөйләштегезме дип сорый. Сорау алулар беркетмәсеннән күренгәнчә, Вәлидов үзенең җавабында мондый сөйләшүләрдән качуын әйтә, шулай да бер тапкыр Имәнголов аңа "совет хакимиятенә каршы көрәш алып бара торган оешма бар", дип әйткән була. Әхмәтша Вәлидов бу сөйләшүне шундук туктатуын, Имәнголовны "башка бу хакта бер кайда да әйтмә", дип кисәтүен әйткән.
Башкорт АССР НКВДсының 3нче бүлекчәсе, 2нче бүлеге җитәкчесе, дәүләт иминлеге кече лейтенанты Нуретдинов тарафыннан 1937 елның июнендә төзелгән беркетмәдә әйтелгәнчә, "контрреволюцион эшчәнлеге аркасында" Әхмәтша Вәлидов "үзенең чит илдәге ак мөһаҗир улы — Зәки Вәлидов белән элемтәдә тора".
"Моннан тыш, 1936 елда ябылган контрреволюцион оешманың әгъзасы Имәнголов Хәбибрахман әйтүенчә, Вәлидов Башкортстанда да оешманың барлыгын белә һәм бу оешманың эшчәнлеге турында да хәбәрдар", диелгән белешмәдә.
1937 елның 19 июлендә (башка документларга күрә — 17 июльдә) Әхмәтша Вәлидовны Көзән авылындагы өендә кулга алалар. 27 июльдә Борай районында аның бертуганы Габделрәүф Вәлидовны кулга алалар, ул район конторында хисаплаучы булып эшләгән була.
Әхмәтша Вәлидовтан беренче сорау алуның беркетмәсендә әйтелгәнчә, НКВД хезмәткәре Петр Шляпников аңа Хәбибрахман Имәнголов белән нинди сәяси сөйләшүләр алып бардың, дигән сорау биргән. Имәнголов ул чакта инде кулга алынган була. Әхмәтша Вәлидов исә бер тапкыр очрашуларында Имәнголовның үзенә "илдә тыныч булмый башлады, хөкүмәт арасында фикер каршылыклары китте һәм алар бер-берсеннән канәгать булмый башлады" дип сөйләвен әйтә. "Тиздән совет хакимияте бетәчәк", ди Имәнголов. "Мин аны ачуландым һәм мондый сөйләшүләрне туктатырга куштым", дип аңлаткан Вәлидов.
1937 елның 28 июлендә булган сорау алуларда исә ул "Имәнголов Хәбибрахманның сүзләреннән контрреволюцион оешма барлыгын белсәм дә, бу хакта хакимият оешмаларына хәбәр итмәдем" ди һәм гаепле булуын таный.
Алдагы айларда чекистлар Вәлидовның "җинаятьтәшләреннән" Макаров районындагы "контрреволюцион оешма" турында сорау ала, шулай ук алардан Зәки Вәлидинең әтисе өстеннән өстәмә күрсәтмәләр бирүне таләп итә.
19 ноябрьдә НКВД Гомәр авылы колхозчысы Нәгыйм Хөсәеновтан сорау ала. Тикшерү аны Макаров районындагы баш күтәрүчеләр отрядына кеше туплаучы төп зат дип билгели. Беркетмәдә әйтелгәнчә, Хөсәенов авылдашы Зәйнулла Ильясов белән 1936 елның июнендә булган сөйләшүен аңлаткан. Ильясов аңа "Япония тиздән Совет берлеге белән сугышырга тиеш. Сугыш игълан ителгәч Башкортстаннан мөстәкыйль мөселман дәүләте оештырырга булышырдай отряд төзү, ышанычлы кешеләр сайлап алу, әзерләнү, оешу бурычы тора. Бу дәүләт белән Зәки Вәлиди җитәкчелек итәргә тиеш булачак", дип әйткән.
"Без монда үзебездән дә, Зәки Вәлидидән дә хуплау алуга өметләндек, чөнки Ильясовның Әхмәтша Вәлидов белән элемтәләре бар иде, ул аннан күрсәтмәләр алып торды", дип сөйли тикшерү басымы астында Нәгыймь Хөсәенов.
20 ноябрьдә шул ук Гомәр авылыннан башка бер колхозчыны — Хәбибрахман Хөсәеновны сораштыралар. Беркетмәдә әйтелгәнчә, ул сөргенлектән кайткач "контрреволюцион карашлы муллалар, шул исәптән Көзән авылыннан Вәлидов Әхмәтша белән элемтәләремне торгыздым", дип сөйли.
Хәбибрахман Хөсәеновтан сорау алу беркетмәсе
Сорау: Нигә тикшерүдән яшерәсез, Вәлидов Әхмәтша белән очрашуларыгыз һәм контрреволюцион сөйләшүләрегез турында ник әйтмисез?
Җавап: Әйе, тикшерүдән Әхмәтша Вәлидов белән очрашуларымны яшерергә теләвемне таныйм. Мин Вәлидов белән берничә тапкыр очраштым, 1936 елның октябрендә булган очрашу җентеклерәк хәтеремдә. Ул чакта ул минем фатирымда иде һәм сөйләшкәндә "Зәки Вәлидовның фамилиясе бөек һәм танылган, тик бүген моннан бер файда да юк. Шушы фамилия аркасында Совет хакимияте миңа да тынычлык бирми", диде. "Ә Зәки Вәлидов хәзер кайда соң?", дигән соравыма: "Ул чит илдә, тик фамилиясен танылганрак итү өчен һәм безгә - картларга тыныч тормыш бирү өчен кайтуы никтер нык кичекте", диде. Мин ул чакта Вәлидовтан кабат-кабат сораштырып тормадым".
Шушы ук сорау алулар вакытында тикшерү басымы астында Хөсәенов Әхмәтша Вәлидов белән 1936 елның маенда да сөйләшкән идек ди. Янәсе, ул аңа "Хәзер Зәки Вәлидов капиталистик дәүләтләр совет хакимиятенә каршы тизрәк сугыш ачсын өчен көрәшә, шулай булганда улым монда кайтачак һәм үзебезнең мөселман дәүләтен оештырачакбыз", дигән.
1936 елның 15 ноябрендә Сәйрән авылы колхозының тоткарланган ветсанитары Сөбхангол Латыйповтан сорау алалар. Беркетмәдән күренгәнчә, ул шул елның җәендә авыл мәктәбе укытучысы Сәхи Хәбибуллин белән сөйләшә. Укытучы аңа "хәзер оештыру эшләре бара, тик Зәки Вәлидов чит илдә поход әзерли һәм ул сигнал биргәч кенә фетнә булачак", дигән. Латыйпов фаразлавынча, Хәбибуллинга бу биремнәрне Зәки Вәлидинең әтисе — Әхмәтша Вәлидов биргән.
НКВД сорау алганда Сәйрән авылыннан башка бер колхозчы — Хәбибрахман Исәнов та шушыңа охшаш күрсәтмәләр бирә. Аның әйтүенчә, "баш күтәрүчеләр отряды" "фетнә әзерләү күрсәтмәләрен" Зәки Вәлидидән алган.
Шаһит буларак сораштырылган янгын сүндерүче Корбангали Рәхмәтуллин әйтүенчә, "Вәлидов, чынлап та советка каршы рухта булган һәм колхозчылар арасында үз иленең җиңелүен теләгән пропаганда алып барган" һәм "Совет хакимиятенең һәлак булачагы турында сөйләгән".
Бөрҗән районыннан муллага Әхмәтша Вәлидов, имештер: "Менә, карагыз, Совет хакимияте нинди ул — бөтенесе ялангач һәм ач йөри", дигән.
"СОВЕТ ХАКИМИЯТЕН БӘРЕП ТӨШЕРЕП, МӨСТӘКЫЙЛЬ МӨСЕЛМАН ДӘҮЛӘТЕ ТӨЗЕРГӘ..."
1937 елның ноябре ахырына НКВД тикшерүе Башкортстанның Макаров районында "баш күтәрүчеләр оешмасы" турында версия әзерли. Әхмәтша Вәлидовтан тыш, анда тагын 12 кешене кертәләр.
Башкорт АССР НКВДсы "өчлеге"нә карарга тапшырылган гаепләү йомгаклавында әйтелгәнчә, "1937 елның октябрендә НКВД оешмалары Макаров районында контрреволюцион милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасын ачыклый һәм бетерә. Бу оешма, аерым алганда, Япония Совет берлегенә сугыш игълан иткәндә ил эчендә кораллы фетнә чыгару юлы белән Совет хакимиятен бәреп төшерүне һәм мөстәкыйль мөселман дәүләте төзүне максат итеп куя".
Тикшерү фаразынча, "баш күтәрүчеләр" отрядына Әхмәтша Вәлидовтан һәм югарыда телгә алынган Хәбибрахман Имәнголов, Нәгыйм Хөсәенов, Зәйнулла Ильясов, Хәбибрахман Хөсәеновтан тыш, укытучы Фәйзрахман Халиков, кара эшче Абдулла Мәксүтов, "Кызыл Таш" колхозы хисапчысы Шәйхирахман Моратшин, элекке муллалар Бәхтегәрәй Хәмидуллин һәм Нәбиулла Исмәгыйлев, мулла улы, Башкорт үзәк башкарма комитетының һәм Совет берлеге үзәк башкарма комитетының элекке әгъзасы Габдерәзәк Вахитов, Сәйрән авылының колхоз бригадиры Абдулла Фәхретдинов, урта хәлле крестьянин Әбделхак Карамышев та керә.
Гаепләү йомгаклавында әйтелгәнчә, 11 гаепләнүче "үзләрен гаепле дип таный", ә Хәбибрахман Имәнголов һәм Әбделхак Карамышев "үзләрен гаепле дип танымаган, әмма башка гаепләнүчеләр һәм шаһитлар күрсәтмәләре белән фаш ителгән".
Әхмәтша Вәлидовны РСФСР Җинаять кодексының 58-10 маддәсе (совет хакимиятен бәреп төшерергә, какшатырга яки зәгыйфьләтергә чакырган пропаганда яки агитация) һәм 58-11 маддәдәсе (контрреволюцион җинаятьләр әзерләүгә яки кылуга юнәлдерелгән, оештырылган эшчәнлек) нигезендә гаеплиләр.
Гаепләү йомгаклавын НКВДның Макаров районы бүлекчәсе җитәкчесе, дәүләт иминлеге сержанты Николай Лысенков һәм Макаров районы опер-төркеме җитәкчесе, дәүләт иминлеге лейтенанты Николай Сироткин имзалый.
30 ноябрьдә Башкорт АССР НКВДсы "өчлеге" Хәбибрахман Имәнголовны, Нәбиулла Исмәгыйлевне, Хәбибрахман Хөсәеновны, Әхмәтша Вәлидовны һәм Бәхтегәрәй Хәмидуллинны атарга дип карар чыгара. Калган гаепләнүчеләрне ун елга төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрәләр.
Әбделхак Карамышевны 1939 елның августында сак астыннан чыгаралар, чөнки тикшерү аның "баш күтәрүчеләр оешмасында" әгъза булуын раслый алмый.
1937 елның 20 декабрендә, иртәнге сәгать өчтә Әхмәтша Вәлидовны Уфа тикшерү төрмәсендә атып үтерәләр.
Хөкем карарының үтәлүе турындагы актны Башкорт АССР НКВДсы коменданты Иван Богданов, дәүләт иминлеге сержанты Георгий Ковалевич һәм НКВД халык комиссары урынбасары, дәүләт иминлеге лейтенанты Василий Ададуров имзалый.
1937 елның 30 декабрендә БАССР НКВДсы "өчлеге" Әхмәтзәки Вәлидинең бертуганы Габделрәүф Вәлидовны атып үтерүгә хөкем итә. Аны Уфа төрмәсендә 1938 елның 28 гыйнварында аталар. Кайбер белешмәләргә күрә, Вәлидинең тагын бер бертуганын — Учалы районында укытучы булып эшләгән Габделхәй Вәлидовны да аталар.
"ОЛЫӘСӘЙ КӨЗӘНДӘ БЕР ЯЛГЫЗЫ КАЛА..."
Золымнар Әхмәтзәки Вәлидинең гаилә әгъзаларының бөтенесенә дә диярлек кагыла. Һәркайсына үзенчә.
"Әхмәтша олыатаебызны кулга алып, атып үтерәләр. Олыәсәебез бер ялгызы Көзән авылында кала. Олыәсәй бераз минем әниемнәрдә тора, аннан кире авылына кайта. Сугыш башланып китә. Сәгыйтьҗан җизнине дә сугышка озаталар. Зәкия апам (Әхмәтша Вәлидовның кызы - ред.) дүрт бала белән землянкада торып кала. Олыәсәем Өмелхәятне дә Көзән авылыннан үзенең торагына күчереп алып килә. Вакыт үтү белән, ул землянка ишелеп төшә. Фронтовик гаиләсе дип, бер баракның аш бүлмәсен бүлмә итеп бирәләр. Сәгыйтьҗан җизни сугыштан кайтканчы шушы барак бүлмәсендә гомер итәләр. Олыәсәебез Өмелхәят шушы бүлмәдә вафат була", (Өмелхәят Вәлидова 1946 елда үлгән - ред.) дип яза Нурия Килмөхәммәтова "Минем кадерлеләрем" китабында.
Килмөхәммәтова әйтүенчә, үлгәннән соң аның әбисен хакимиятләр Ишембай районының Көсәпкол авылына күмәргә рөхсәт итми — аны "тавыш-тынсыз гына", төнлә җирлиләр.
Әхмәтзәки Вәлидинең беренче хатыны — Нәфисә Якшымбәтова ире артыннан чит илгә китә алмый. Ул аның белән бары тик Бохарага кадәр генә бара ала, 1921 елда исә малярия эпидемиясе вакытында уллары Ырысмөхәммәд үлә. 1923 елда Вәлиди Совет берлегеннән тулысынча китә. Совет хакимиятләреннән хатынын үзе янына чыгаруны берничә тапкыр сорый, тик аның бу үтенечләре җавапсыз кала.
Кайбер авторлар язуынча, алга таба ул сөрелгән әти-әнисе белән бергә Кузбасска китә.
Башкортстан медиалары язуынча, 1930нчы еллар башында Әбҗәлил һәм Баймак районнарында яшәгән уннан артык Якшымбәтовлар гаиләсен Кемеров өлкәсенә махсус тоту урынына (спецпоселение) сөргенгә җибәрәләр.
"Узган гасырның иң укымышлы чибәрләреннән берсе. Әскәрдән. Танылган мулла һәм җәмәгать эшлеклесе Хаҗиәхмәт хаҗи Якшымбәтовның кызы. Авыл укытучысы (1916-19). Әхмәтзәки белән 1919 елда туйлары. Стәрледә, Хивада, Бохарада, Ташкентта яшәгән. 1923-25 елларда далада казакъ балаларын укыткан. 1925 елдан Уфада эшләү, 1930-1987 елларда Себердәге тормыш... Тормышы башында Башкортстан күгендә якты итеп янган, әмма сыйнфый дошманлык корбаны буларак онытылып истән чыккан йолдыз", дип яза Нәфисә Якшымбәтова турында тагын бер Башкортстан авторы.
Нәфисә Якшымбәтова 1987 елда үлә.
"ГАЕПЛӘҮ БАРЫ ТИК ГАЕПЛӘНҮЧЕЛӘРНЕҢ ГАЕПЛӘРЕН ТАНУЛАРЫНА ГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН"
Башкорт АССР прокуратурасы Макаров районындагы "контрреволюцион баш күтәрүчеләр оешмасы" турындагы эшне 1959 елның көзендә тикшерә башлый.
Прокуратура кушуы белән, республика КГБсы хезмәткәрләре лагерьларда исән калган элекке гаепләнүчеләрдән, аерым алганда Абдулла Мәкъсүтовтан сорау ала.
— [1937 елда] миннән ике тапкыр сорау алдылар һәм ниндидер кәгазьләр имзаладым, — дип сөйли ул. — Миңа аларны укымадылар, үзем дә укымадым, чөнки имзаларга куштылар һәм өеңә кайтып китәрсең диделәр. Шулай дип уйладым да — имзалармын да, өйгә китәрмен дидем, чөнки бернинди гаебем барлыгын да тоймадым. Нинди җинаятьләр өчен икәнен дә белмичә, тугыз ел буе тоткынлыкта утырганмын булып чыга.
1959 елның октябрендә БАССР КГБсы тикшерүчеләре "архив-тикшерү эше материаллары һәм өстәмә тикшерү ярдәмендә Макаров районында контрреволюцион баш күтәрүчеләр отрядының булуы ачыкланмады", дип йомгак ясый.
"Хөкем ителгәннәрне бу отрядта катнашуда гаепләү — нигезсез. Аларның советка каршы агитация һәм зыян салучы эшчәнлек алып баруы бернинди объектив дәлилләр белән дә расланмаган. Гаепләү бары тик гаепләнүчеләрнең үз гаепләрен тануына һәм башка җинаять эшләрендә гаепләнүчеләрнең күрсәтмәләренә генә нигезләнгән", диелә йомгаклауда.
Әхмәтша Вәлидовка карата йомгаклауда "шаһитлар Рәхмәтуллин белән Нургалиевтан кабат сорау алганнан соң, Вәлидовның советка каршы агитация уздыруы расланды. Шаһитлар аны советка каршы карашлы, совет хакимиятенә каршы көрәш алып барган зат буларак тасвирлады", диелә. Шуның нигезендә КГБ хезмәткәрләре Вәлидовның гаепләвеннән 58-11 маддәне генә чыгарырга кирәк, ә 58-10 маддә исә үз көчендә калырга тиеш дип таба. Репрессияләнгән калган 12 кешегә карата БАССР НКВДсы "өчлеге" чыгарган карарны исә тулысынча гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.
Шулай да прокуратура бу нәтиҗә белән килешми. Югары мәхкәмәгә протестында прокуратура "шаһитлар Рәхмәтулллин һәм Нургалиев Вәлидов турындагы моңарчы бирелгән, төгәл булмаган күрсәтмәләрен раслый, тик аның советка каршы эшчәнлеге белән бәйле нинди дә булса төгәл фактлар китерми. Моны алар Вәлидовның шәхсән үзеннән советка каршы сүзләр ишетмәдек, дип аңлата. Бары тик Рәхмәтуллин гына Вәлидовны, элек мулла һәм бай кеше булганга күрә, совет хакимиятенә каршы сүзләр әйткән булырга мөмкин, дип фаразлый", дип белдерә.
1960 елның 8 гыйнварында Башкорт АССР Югары мәхкәмәсе президиумы прокуратураның нәтиҗәләре белән килешә һәм НКВД "өчлеге" чыгарган карарны гамәлдән чыгарып, җинаять эшен туктата. Әхмәтша Вәлидовны аклыйлар.
Аннан алдарак — 1959 елның 6 мартында Габделрәүф Вәлидов аклана.
"ҖАНЫ ҖӘННӘТТӘДЕР, ДИП ЫШАНАБЫЗ"
Әхмәтзәки Вәлидигә әтисен атып үтерүләре турындагы хәбәрләр кайчан килеп ирешкәндер — билгесез. Ул үзенең истәлекләрендә: "Газзали кебек, Пәйгамбәребез кебек, атам да 63 яшендә үләргә теләде. Атамның теләге кабул булмады, большевиклар кул астында күп җәфалар күреп, ул 80 яшендә вафат булды", дип яза.
1930нчы елларда Уфа төрмәсендә атып үтерелгән күп кенә башка кешеләр кебек үк, Әхмәтша Вәлидовның да кая җирләнүе әле дә билгеле түгел.
1990нчы елларда Башкортстандагы иминлек оешмалары репрессияләнгәннәрнең туганнарына стандарт җаваплар җибәргән. "Иң югары җәза бирелгән затлар, кагыйдә буларак Уфа шәһәренең Сергиев зиратына җирләнгән, әмма хәзерге вакытта җирләнгән урынны төгәл генә ачыклау мөмкин түгел, чөнки ул чорда мондый урыннар теркәлеп бармаган".
"Бер гаепсез олыатаемны атып үтерәләр. Без, балалары, оныклары аның каберен дә белмибез. Көзән авылы зиратында ул үзе һәм олыәсәем, якыннары өчен төзегән каберлек бар. Без ул каберлеккә барып йөрибез, догалар укытабыз. Олыатаебыз шунда ятадыр, дип үзебезне ышандырырга тырышабыз. Мәрхүм булыр алдыннан тәне бик нык иза күрсә дә, җаны җәннәттәдер, дип ышанабыз. Гомере буе үзе белемгә омтылып, балаларын укытырга тырышып, күпме ятим баланың тамагын туйдырып, аларга белем биреп яшәгән кеше турында башка төрле уйлау мөмкин түгел", дип яза Нурия Килмөхәмәтова "Минем кадерлеләрем" китабында.
Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!