АКШта президент сайлаулары: кем җиңә? Харита

АКШ президентына намзәтләр Камала Һаррис һәм Доналд Трамп

АКШта — президент сайлаулары. Җиңүче сайлаучылар коллегиясенең 270 тавышын яуларга тиеш.

5 ноябрь АКШ ватандашлары киләсе дүрт елга ил җитәкчесен сайлый. Демократлардан президент кәнәфие өчен Камала Һаррис һәм вице-президент вазифасына чыгарылган Тим Уолц көч сынаша. Һаррисның көндәше — Доналд Трамп һәм вице-президент вазифасына чыгарылган Дҗей Ди Вэнс.

Шунысы мөһим: АКШ президенты сайлауларында гади халык тавыш бирсә дә, җиңүче кешеләр биргән тавыш санына карап түгел, ә сайлаучылар коллегиясенең күпчелек тавышларын яулап билгеләнә. Азатлык Радиосы ул хакта махсус видео да әзерләгән иде. Аны монда карый аласыз.

Президент булыр өчен, сайлаучылар коллегиясенең 270 тавышын яуларга кирәк.

Өстәге харитада 2024 ел сайлауларын реаль вакытта күзәтеп бара аласыз. Шулай ук, без әзерләгән харитада 1992 елдан алып 2020 елга кадәр булган президент сайлауларының нәтиҗәләре белән дә танышырга мөмкин.

БУ ТЕМАГА: АКШта сайлаулар. Татарлар кемгә һәм ничек тавыш бирә?

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!