Аннексияләнгән Кырымдагы Кефедә зур нефть базасы яна

Иллюстратив фото

Нефть ныгытмасында чыккан янгын сәбәпле, җирле хакимиятләр Кефедә техноген төрдәге гадәттән тыш хәл тәртибе кертте.

Аннексияләнгән Кырымда, Кефе (Феодосия) шәһәрендә нефть ныгытмасы яна. Бу хакта җирле хакимиятләргә сылтама белән Русия агентлыклары хәбәр итә. Янгын сәбәпләрен әйтмиләр, әмма 7 октябрьгә каршы төндә Telegram-каналлар Кырымга украин дроннары һөҗүм итүен җиткерде.

Кефенең Русия куйган хакимият башлыгы Игорь Ткаченко корбаннар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк, дип белдерде.

Соңрак нефть ныгытмасында чыккан янгын сәбәпле, җирле хакимиятләр Кефедә техноген төрдәге гадәттән тыш хәл тәртибе кертте.

Astra Telegram-каналы янгын видеосын чыгарды. Кадрларда Кефе янәшәсендәге Коран Эли (Береговое) авылының юл билгесе күренә. Видеоны төшерүче көчле шартлаулар булуын, дроннарның "нефть базасына эләгүен" әйтә.

Украинаның "Крымский ветер" Telegram-каналы үзенең язылучыларына сылтанып, Кефедә шартлаулар бүген, 7 октябрьдә, җирле вакыт белән иртәнге 4:30 сәгатьләрдә булуын хәбәр итә.

Русиянең сугышны хуплаучы Shot Telegram-каналы ягулык тутырылган берничә цистерна яна, берничә урамда юл хәрәкәте ябылган, дип яза.

Иярчен хариталарыннан күренгәнчә, төрле зурлыктагы 32 резервуары булган нефть базасы Кефенең көнчыгыш читендә, Коран Эли авылына якын гына урнашкан.

Astra журналистлары Кефедә яна торган нефть ныгытмасы - мөгаен "Диңгез нефть терминалы" ("Морской нефтяной терминал") оешмасыдыр, дип фаразлый.

Кефедәге нефть күчереп төяү терминалы - аннексияләнгән Кырымда иң зурысы булып тора. Ярымутрауда мондый ике терминал бар, икенчесе - Акъярда (Севастополь) урнашкан, дип язган иде Крым.Реалии.

Бу нефть базасына 2023 елның ноябрендә һәм 2024 елның мартында һөҗүмнәр булган иде инде. Astra марттагы һөҗүмдә "Диңгез нефть терминалы" оешмасы җирләренә берьюлы дүрт пилотсыз очкыч төшүен язды.

Ягулык суыртып агызу магистраль торбасы зарарланды, янгын чыкты. Нефть ныгытмасыннан эшчеләрне эвакуацияләделәр.

  • Русия саклану министрлыгының иртәнге хисабында әйтелгәнчә, 7 октябрьгә каршы төндә аннексияләнгән Кырым һәм берничә төбәк күгендә 21 украин дроны бәреп төшерелгән.
  • Кырым өстендә - 12, Курски өлкәсендә - алты, Белгород, Брянски һәм Воронеж өлкәләрендә - берешәр. Әмма украин дроннары һөҗүменнән соң Кефедәге нефть базасында янгын чыгуын министрлык телгә алмый.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!