Танылган һәм танылмаган геноцидлар: әрмәннәр

Беренче бөтендөнья сугышында Госманлы империясе җирләрендә булган вакыйгалар бүгенге көндә Төркия белән Әрмәнстанда гына түгел, дөньяның башка илләрендә дә күп каршылык һәм бәхәсләр тудырган тема булып кала һәм калачак та.
Әрмәннәр 1915-1923 елларда Госманлы төрекләренең миллион ярымлап кешене үтерүен һәм миллион ярым әрмәннең сөргенгә куылуын геноцид дип танылуын таләп итә. Төрекләр сөргенне таный, әмма әрмәннәрне юк итү сәясәтенең алдан уйланылган һәм максатчан башкарылган булуын кире кага. Төркия, сугыш чараларында 300 меңләп әрмән һәлак булды, дип саный. Геноцидларны өйрәнүче белгечләр миллионнан артык кеше үлде, ди.

Сүрия чүлендә сугаш вакытында алман хәрбиләре төшерелгән рәсем

Март аенда гына Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган төрек теленә хас татлылык белән "халкыбызга көч куллану һәм геноцид кебек күренешләр хас түгел. Безгә якыныңны ярату һәм сабырлык хас, илебезнең тарихы кояш кебек якты һәм чиста, парламентлар аны пычырата алмый", дигән иде.

Төрек тарихын "пычыраткан" парламентлар дигәндә Эрдоган һичшиксез Швецияне атагандыр. Швед депутатлары март аенда 1915 елда әрмәннәрнең күпләп юк ителүен "геноцид", дип таныды.
Сабыйлар каберләрен килеп күрүчеләр геноцид булганмы-юкмы дигән сорауны биреп тормаячак...


Әрмәнстаннан читтә иң күп әрмәннәр Американың Калифорния штатында яши. Аның губернаторы Арнольд Шварцнеггер быел 19-24 апрель көннәрен Әрмән геноциды корбаннарын искә алу атнасы дип билгеләде.

Нәрсә ул геноцид?

Геноцид - 1948 елда гына халыкара җинаять итеп кабул ителгән.

Аерым алган бер милләтне, раса яки дини төркемне өлешчә яки тулысынча юк итү – геноцид дип атала. Геноцид ул корал белән килеп үтерү генә түгел. Сәламәтлеккә зыян китерү, милләтнең балалар тууына киртәләр салу, балаларны икенче милләт яки дингә күчерү – болар барысы да геноцид санала.

Бүгенге көндә дөньяда геноцид дип танылган бер генә халыкара җинаять бар – ул икенче дөнья сугышында нациларның 6 миллионлап яһүдне юк итүе.

Әрмән халкына каршы Беренче бөтендөнья сугышында кылынган җинаятьләрне геноцид дип танучы илләр арта, әмма халыкара җәмәгатьчелек бу мәсьәләдә бердәм түгел.

Истанбулда (элекке Константинополь) Госманлы гаскәрләре ягында сугышкан алман хәрбиләре төшергән рәсем


Җинаять турында нәрсә билгеле?

Мәгълүмат чараларында әрмән тарихының бу караңгы сәхифәсе турында яңа тапшырулар һәм язмалар чыгыр тора.

Британиядә чыгучы “The Independent” басмасы хәбәрчесе Роберт Фиск Ливан башкаласы Бәйрут янындагы кечкенә зиратта булып кайткан. Анда беренче дөнья сугышы вакытында ачлыктан һәм авырудан үлгән 300 әрмән баласы җирләнгән.

Ятим балалар Антура исемле католик гимназиясендә тәрбияләнгән булган. Анда алардан көчләп төрек һәм мөселман ясамакчы булганнар, исемнәрен үзгәрткәннәр, малайларны сөннәткә утыртканнар. Британ журналисты боларны гимназия шәкерте, инде 1989 елда вафат булган Гарник Панян истәлекләренә нигезләнеп яза.

“Бу кечкенә каберлекләрне килеп күрүчеләр әрмәннәргә каршы геноцид булдымы-юкмы дигән сорауны биреп тә тормаячак”, ди Роберт Фиск.

Балалар сөякләре 1993 елда гына төзелеш эшләре башлангач табылып зиратка күмелгән булган.

Элек яшерелгән тагын бер тарихи фактны күптән түгел АКШның CBS телевидение каналы ачып салды.
Битарафлыкны кабул итә алмыйм, әрмән туганнарымның кайгыларын уртаклашам...


Якшәмбе көнне халык иң күп караган вакытта кичке 7дә чыга торган тапшыруны алып баручы Боб Саймон, үзе Дәйр әз-Зор чүленә барып җир астыннан табылган кеше сөякләрен төшергән. Дәйр әз-Зор хәзерге Сүриянең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Бу урын – яһүдләр өчен Освенцим концлагере белән бер, дип сөйләде американ журналисты.

Тапшыруда төрек дипломаты да катнашты.

“Сөякләр күп җирдә табыла инде, диде ул. Әрмәннәрне беркем дә юк итмәде. Эйе, алар сөргенгә җибәрелде, әмма үтерелмәде. Алар юлда үзләре үлде”, дип сөйләде бу тапшыруда Төркиянең АКШтагы элекке илчесе Наби Сенсойу.

Әмма төрекләрнең нәрсә булганын яшерүе һәм “геноцид”ның тыелган сүзгә әйләндерүе – геноцидның чыннан да булганына дәлил, дип тәмамлый тапшыруын Боб Саймон.

“Дәвам иткән җинаять”...

Әрмәннәр геноцидның соңгы корбаны дип Төркиядә берничә ел элек үтерелгән Һрант Динкны атый.

Төркиядәге әрмән басмасы мөхаррире Һрант Динкны төрек халкын мыскыл итүдә гаепләп 3 тапкыр хөкем иттеләр. Мөхаррир милләтчеләрдән янаулар ишетеп яшәде һәм ахыргы чиктә үтерелде.

Төркиянең үзендә әрмәннәргә караш аерыла.

Сәясәтчеләр җинаять кылуларын танымый, зыялылары исә ел саен хәтер чараларын уздыра.

Ике ел элек атаклы академик, язучы, журналист һәм сәнгатькәрләр дә булган бер төркем зыялы, интернет аша әрмәннәрдән гафу үтенү кампаниясен башлаган иде. Төрекчә текста: "1915-нче елда Госманлы империясендә яшәгән әрмәннәр дучар булган зур һәлакәткә битарафлыкны воҗданым кабул итми. Бу гәделсезлекне кире кагам, әрмән туганнарымның кайгыларын уртаклашам, алардан гафу үтенәм", дип әйтелә.

Орһан Памук
Укучыларыбызга Орһан Памук исеме яхшы таныш. Төрек язучысы Памук үз әсәрләрендә төреклектә казына, динилек белән дөньявилык, сәяси идеологияләр белән миллилек арасындагы каршылыкларны өйрәнә. Швейцариянең бер басмасына Төркия узган гасыр башында әрмәннәрнең күпләп үтерелүе турында ачык итеп сөйләшергә теләми, дип әйткәннәре өчен Памук 2005 елда “төреклекне” рәнҗетү гаепләүләре белән мәхкәмә алдына басты. Язучыга 3 ел төрмә яный иде, әмма Истанбул мәхкәмәсе 2006 ел башында бу эшнең ябылуы һәм кабат каралмаячагын белдерде. Шул ук 2006 елда Орһан Памук әдәбият өлкәсендә Нобель бүләген алды.