Австралиядә 16 яшьтән кечерәкләргә социаль челтәрләрне тыю турында канун кабул итәләр

Сенат канун өлгесен бүген, 27 ноябрьдә хупларга тиеш.

Австралиянең вәкилләр пулаты 16 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләрне тыю турында канун өлгесе кабул иткән. Бу хакта Associated Press яза.

Документка ярашлы ТikTok, Facebook, Snapchat, Reddit, X һәм Instagram платформнары балаларга теркәлергә рөхсәт бирмәскә тиеш, болай эшләмәсәләр, аларга 33 миллион доллар штраф яный.

Шул ук вакытта социаль челтәрләргә кулланучылардан документларын таләп итү тыелачак, моның өчен дә штраф каралган.

Кулланучының яшен технологияләр ярдәмендә ачыклаячаклар, аларны өйрәнү өчен Британиянең Age Check Certification Scheme ширкәте белән контракт төзелгән.

Канун өлгесен парламентка 21 ноябрь көнне Австралиянең элемтә министры Мишель Роулэнд керткән иде. Аның әйтүенчә Австралиядә ата-аналарның һәм тәрбиягә алучыларның 95 проценты балаларны тәрбияләгәндә иң авыр бурычларның берсе – интернеттагы иминлек дип саный. Хәзер канун өлгесен Сенат хупларга тиеш, бу хәл бүген, 27 ноябрьдә булыр дип көтелә. Парламент бу елгы һәм мөгаен 2025 елның маена кадәр узарга тиешле сайлаулар алдыннан соңгы утырышын төгәлли.

Бәйсез депутатлар һәм белгечләр канун өлгесен тәнкыйтьли, алар шундый хат белән Австралия премьер-министры Энтони Альбанезега мөрәҗәгать иткән, дип яза АР. Социаль челтәрләрне тыю – балаларны изоляцияләүгә китерәчәк, алар проблемнары белән уртаклаша алмаячак һәм бу аларны социаль челтәрләрдән дә да куркынычрак киңлекләрне кулланырга этәрәчәк, дип саный тәнкыйтьчеләр.

Канун өлгесендә санап үтелгән платформнар канун өлгесенә тавыш бирүләрне июньгә – кулланучыларның яшен ничек итеп тикшерәчәкләре аңлашылганчыга кадәр кадәр кичектереп торуны сорый.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!