Никабны тыю
Узып баручы атнада Азатлык YouTube-нда иң кайнар тема никаб киюне тыюга карата булды. Дагыстан мөфтияте никаб тыю турында фәтва чыгарды. Бу карарны Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да хуплады.
— Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә. Бүген никаб исламга һәм мөселманнарга бәйле куркыныч һәм тискәре әйбер белән тәңгәлләштерелә. Ул гына түгел, никаб безнең җирләрдә беркайчан да популяр булмаган. Башкортстанда бу тема турында фикер йөртү популяр һәм актуаль түгел, — диде ул. Шул ук вакытта моңа каршы булучылар да булды.
Азатлык YouTube-нда "Сез никабны тыю карарын хуплыйсызмы?" соравы күп кенә фикерләр җыйды. Алар төрле.
"Нәрсә телиләр, шуны кисеннәр, миңа комачауламыйлар. Хәер, без гарәп түгел, үзебезнең дә кием бар. Минем эш түгел. Мөфтиләр билгели, ә аларга Кирилл ни куша, шуны эшлиләр" дигән бер кеше. Сүз Русия православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл турында бара, мөгаен.
"Бу гарәп киеме, безнеке түгел" дигәнрәк фикерләр башкаларда да яңгырады: "Безнең халык гомергә дә капланып йөрмәгән, үз милли киемнәребез бар".
БУ ТЕМАГА: Никабны тыю: Дагыстан мөфтие вакытлы чара ди, Дума депутатлары канун әзерли
Әлбәттә, боларга кискен генә җавап та кайтардылар:
"Сезнең утка табынучы мәҗүси халкыгыз йөрмәгәндер бәлки. Минем мөселман әбиләр йөрде."
"Никаб ул шәригать киеме, гарәпләрнеке түгел. Гарәп хатын-кызлары үзләре дә исламга кадәр хиҗап һәм никаб кимәгәннәр. Аллаһ Тәгаләнең әмере килгәч кенә алар ябындылар".
Нейтраль карашлар да бар: "Мин ул кадәр дини кеше түгел. Коръәндә язылган икән, кисеннәр". "Теләсә нәрсә чыгарсыннар. Алар кем булды? Нәрсә генә чыгармадылар инде".
"Дөрес карар" дип язучылар да, дингә бирелеп, террорчы оешмаларга эләгеп китүең бар дип куркытучылар та бар.
Моннан тыш, Башкортстан мөфтиенең тиз арада Дагыстан мөфтиен яклап чугына да игътибар иткәннәр. "Сатлык" дип тә атаганнар. "Башкортлар беренче булып илләрен Мәскәүгә саттылар - нәрсә оттылар? Исламда бернинди иерархия юк. Фәтваны танылган, ышанычлы галимнәр генә чыгара ала. Мөселман бер Аллаһ алдына гына җавап тотачак. Мөфти - нуль, аның фәтвасы - бәдрәф кәгазе" дип кызып киткән бер укучыбыз.
"Татарның әхлакый кодексы"
Узган атнада Азатлык язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, 2012 елда бакыйлыкка күчкән Туфан Миңнуллинның "Татарның әхлакый кодексы"ннан өзекләр бирә башлады. Аларның кайберләре бәхәс уятты.
Кодексның бишенче пунктында "Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман да бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьләрдән өстен торыйк. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк" диелгән.
Укучылар бу фикер белән килешә, әмма татарларда бу сыйфатлар юк дип саный.
"Яхшы сүзләр, ләкин татарларда бердәмлек юк, буласы да юк!"
"31 ел мәктәптә татар теле укыттым. Татар теленең кирәге юк дип, татарлар кычкырып үзәккә үттеләр".
"Килешәм, ләкин хәзерге татарларда бу сыйфатлар юк. "Хиҗап - гарәпләр киеме" дип хөсетлек белән татар хатын-кызларына бәйләнеп торучы имансыз татарлардан күңел кайтты. Элеккеге чын мөселман татарларны яратам, бүгенгеләрне яратмыйм (бармак белән санарлык кешеләрдән кала)"
"Ул татарланы кем тәрбияләп устергән? Алма агачыннан ерак төшми. Шул СССР вакытындагы имансызлар тәрбияләп устергән балалар".
"Татарда бердәмлек һич булганы юк. Казанны Явыз Иван алган чакта да Иванның ярты армиясе татар булды".
БУ ТЕМАГА: "Бу катлаулы заманда Туфан аганың үтемле сүзе җитми"
Кодексның икенче пунктын төрлечә аңлаучылар бар. Ул болай яңгырый: "Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла"
Күпләр бу фикер белән килешә. Туфанны сагыналар. "Туфан җитми, җәмәгать. Бүгенге галәмәтләргә. Туфаннарны кайтарсаң иде, билләһи ни әйтерләр иде икән. Сүзсез калырлар иде микән? Үз заманнары белән чагыштырып. Әле монысы башы гына булган икән диярләр иде микән?.."
Кемдер әлеге җөмләләрне "татар булсаң, тыйнак бул, күп мактанма" дип аңлаган.
Ә кемдер, киресенчә, "башка халыклардан үзеңне өстен куй дип ишетелә" дигән. Аңа Туфан Миңнуллинның бу фикерен бик яхшылап, урысчалатып аңлатып биргәннәр. Бернинди өстен кую юк, "кайда монда милләтчелек?" дигәннәр.
Явыз Иван сугышчыларына һәйкәл
Казанда 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерә башлау турындагы хәбәр дә төрле фикерләр уятты.
Күпләр Явыз Иван һәйкәле дип йөртүче 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерүгә федераль казнадан 300 миллион сум бүленә. Акчаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать итүеннән соң бирергә карар иткәннәр. Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә ирешә алмады. 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит китүчеләргә һәйкәл һаман да юк.
Күпләрдә ачу: "Рәис чукынган. Эх, рәис татар, йә мөселман булса, Казанны яклап шаһит киткәннәргә дә берәр һәйкәл булыр иде!
"Көн саен бер чәчне йолкып алу. Коммунистлар алымы."
"Нинди кабәхәтлек! Баскынчыларга Чечняда, Дагыстанда яки Грузиядә һәйкәл куеп карасыннар иде. Татарларның тыныч, низагсыз булуларыннан кулланалар, басынкы халык".
"Миңнехановта (Рөстәм Миңнеханов - Татарстан президенты, ред.) акча күп бугай. Акча күп, вөҗдан юк".
"Татарлар, сезне мыскыл итәләр" һәм башкалар.
БУ ТЕМАГА: Казан ханлыгы җимерелү – Идел буе халыкларының уртак фаҗигасеБу яңалыкка тынычрак караучылар да күп.
"Һәйкәл - ул ширк, кирәк түгел, дога кылыйк, шуннан да файдалысы булмас" дип язган бер укучыбыз.
"Төзекләндерсеннәр, ул акчаны барыбер безгән бирмиләр. Казан уртасында җимерек һәйкәл булмас бит инде", дигән икенчесе.
Татарстанның әлеге һәйкәләне үз акчасына түгел, Мәскәү акчасына төзелүен хуплаган бер кеше: "Урыс түләсен, дөрес эшләгән президент".
Әйе, акча федераль казнадан бирелә, әмма Татарстан табышының 70%ка якыны Мәскәүгә китеп бара.
Кемдер Казанны яклап шәһит киткәннәр өчен һәйкәләне мөселман кардәшләр йә татарлар төзер дип өметләнә.
Ә соңгы комментар болай яңгырый: "Бик әйбәт, ясасыннар, ул безнең тарих".
"Сөрген" сүзе
25 июньдә "Азатлык сүзлеге" проекты дөнья күрде. 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы ул. Аның аерым сүзләрен YouTube-ка да куеп бардык.
"Сөрген" сүзенә кызыклы гына фикерләр килде.
"Беләбез бу сүзне, хәзер кулланмыйбыз. Чөнки Себергә сөргенгә беркемне дә җибәрмиләр, кешеләр Себергә үзләре баралар" дигән бер укучы.
Эшсезлектән интегеп, Татарстан һәм Башкортстан ирләренең вахта юлы белән Себер ширкәтләренә эшкә китүе турында сүз бара дип аңларга кирәк.
Ләкин сөргеннәр бүген дә бар дип саный икенче укучыбыз: "Сөргеннәр барлыкка килде. Габдрахман Наумов һәм башкалар".
2021 елда Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.
Русиядә, моннан тыш, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелүчеләрне зур мөддәтләргә хөкем итәләр, алар илнең кырыс тәртипле колонияләрендә утыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!