Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никабны тыю: Дагыстан мөфтие вакытлы чара ди, Дума депутатлары канун әзерли


Русиядә никабны тыю турындагы сүзләр яздан бирле дәвам итә. Кайбер чыганаклар белдерүенчә, Мәскәү тыюны Татарстаннан башларга тәкъдим иткән, әмма республикада ризалашмаганнар. Шуннан бу эшне Дагыстанга йөкләгәннәр.

3 июльдә Дагыстан мөфтиятенең Фәтвалар бүлеге никабны вакытлыча тыю турында фәтва чыгарды. Бер көн элек кенә мөфти Ахмад Абдулаев никабны тулысынча тыю өчен нигез юк дигән иде. Ул никабны тыю - "төбәктә тулысынча тынычлык урнашканчы" вакытлы чара була алыр иде, дип белдерде. Тыю турында фәтва кабул иткән Дагыстан мөфтиятенең карашы мөфти әйткәннәр белән туры килә.

4 июльдә Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да Дагыстан мөфтиенең никабны тыю карарын яклап чыкты.

— Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә. Бүген никаб исламга һәм мөселманнарга бәйле куркыныч һәм тискәре әйбер белән тәңгәлләштерелә. Ул гына түгел, никаб безнең җирләрдә беркайчан да популяр булмаган. Башкортстанда бу тема турында фикер йөртү популяр һәм актуаль түгел, — диде ул.

Никаб — мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый.

Никаб киюне тыю турында бәхәсләр Русиядә быел яз көчәйде. Моны май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим итте. Имеш йөзне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра.

Соңрак Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев тә Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыкты. Хәмзәев үзенең Дагыстанда тууын искәрткән иде.

Моның белән генә тукталмады. Июнь азагында Дагыстан башлыгы Сергей Меликов никаб киюгә каршы чыгыш ясады һәм мондый кием "ирләргә шушы яулыклар астында качарга, ә хатын-кызларга бу киң озын халатлар астында тыелган әйберләр йөртергә мөмкинлек бирә", диде.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да шундыйрак фикерләр яңгыратты. Ул 23 июньдә Дагыстанда булган вакыйгаларны телгә алып, "ашыгыч рәвештә" никаб киюне тыярга тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдимне тормышка ашыруны мөселманнар яшәгән республикадан башларга булдылар. Ләкин моның Русиядә канун буларак кабул ителүгә нигез икәне күпләргә аңлашыла, чөнки Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.

Аның авторы, депутат Михаил Матвеев әйтүенчә, документта "никаб" дигән сүз булмаячак, ә "яшерелгән йөз" өчен 10 мең сум штраф сала башлаулары бар.

Ул тыюны "иминлек мәсьәләләре" белән аңлатты. Шул ук Матвеев май аенда Русия думасында диаспораларны ят агентларга тиңләргә тәкъдим иткән иде.

Түрәләрнең һәркайсы никаб киюне иминлек белән аңлата. Шул ук вакытта Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов әгәр никаб киюнең экстремизм белән бәйләнеше дәлилләнсә, нәзарәт никабны тыю тәкъдимен хуплаячак, диде.

Ул Русиядә никаб киюне тыю Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак, дип әйткән иде. Әләүетдинов фикеренчә, бу тыю Русия мөселманнарында чиктән тыш ризасызлык уятырга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкин.

Дагыстаннан хокук яклаучы Светлана Анохина ксенофобия дәрәҗәсе югары булган Русиядә никаб каршылыкка бару дип саный. Моннан тыш, кайвакыт мөселманнар үзләре никабларга тискәре мөнәсәбәт күрсәтә.

"Нәрсә хиҗап кына җитмиме, нигә сез никаб киеп йөрисез? Ирләр хатыннарның нәрсә киюен хәл итә. Безнең бөтен ил хатын-кызга нәрсә кияргә, ничек уйларга, ничә бала тудырырга, йөккә узаргамы-юкмы икәнне өйрәтүгә юнәлтелгән. Никаб кию шулай ук ирекнең бер өлеше һәм сайлауның бер өлеше. Ләкин хатын-кызларга нәрсә кию һәм мөселманнарга нәрсә кию мәсьәләсе инде дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә", ди ул "Кавказ.Реалии"га.

Хатын-кызларның шактые никабтан йөрүче гарәп илләренең берсендә яшәп кайткан Рамил (исеме үзгәртелде) Русиядә мөслимәләргә никабтан йөрү бик үк имин түгел, әмма һәр кешенең теләгәнчә киенергә хокукы булырга тиеш дип саный.

Аҗдаһаның аппетиты басылмый, арта гына

"Дөресен генә әйткәндә Русиядә никабтан йөрүчеләрне аңлап бетермим, чөнки бу җәмгыятьтә сәер һәм куркыныч күренә, андыйларга усал итеп карый башлыйлар. Болай да мөселманнарга бәйләнеп торалар, нигә тагын котыртырга. Ләкин бит кеше ирекле. Әгәр хатын-кыз никабны вәҗиб (тиешле) дип саный һәм аны кимәүне гөнаһ дип белсә, минем дәлилләремнең мәгънәсе калмый. Вәҗиб булгач үтисе. Намазны тиеш булгач теләсә кайда басып укыйбыз бит. Башка кешедә нәрсәдер ошамаска мөмкин, әмма аның өчен генә тыю дөрес түгел. Аҗдаһаның аппетиты басылмый, арта гына. Ялангач йөрергә ярагач, йөзне каплап та йөрергә рөхсәт ителсен.

Мин элек Татарстан гына Мәскәү түрәләренә ярарга тырыша дип саный идем, бу юлы Дагыстан уздырды", ди ул.

Казанда яшәүче 30 яшьлек Гөлнара (исеме үзгәртелде) Азатлыкка сөйләвенчә, штраф турындагы сүзләр чыгуга элек пәрәнҗә киюче мөслимәләр йөзләрнен каплауның яңа ысулын тапкан. Яулыкларын кашны каплап диярлек төшереп бәйлиләр дә, битлек кияләр.

"Шулай йөргән әллә ничә кызны күрдем. Никабны кануни тыйсалар да әлләни файдасы булмастыр. Битлекне тыеп булмый бит", дип саный ул.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда Татарстанда никабтан йөрүче яшьләр саны арта.

"Беренче тапкыр алар Казанда 7-8 ел элек берән-сәрән генә күренә иде. Хәзер инде шактый, шулай ук Казаннан тыш, республиканың район үзәкләрендә дә күренә башладылар. Казанда аларны аеруча Камал театры, "Нурулла" мәчете, Русия ислам институты тирәсендә күп очратам. Карадан киенеп йөриләр, араларында көрән төстәге никабтан йөрүчеләр дә бар.

Бунтарьлык формасы

Ислам динендә хатын-кыз читләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен гаурәтләрен ябарга тиеш бит инде, ә монда киресенчә килеп чыга, нәкъ менә шул кыяфәтләре белән игътибарны артык күп җәлеп итәләр. Бунтарьлык формасы. Гарәп илләрендә ул кабул ителгән кием булгач, чынлап та, игътибарны җәлеп итмидер, ә бездә киресенчә. Пәрәнҗәдән мигрант хатын-кызлар йөри дип санаучылар бар, һич алай түгел, араларында татар кызлары да күп. Ул алар арасында аерылып тора торган бер мода сыман", ди ул.

Казанда яшәүче бер мөслимә: чынлыкта Коръәндә болай әйтелгән: " И, пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: "Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр."(Әзхәб сүрәсенең 59нче аяте, Ногмани. Коръән Тәфсире). Калганын мөслимәләр үзләре хәл итә", ди ул.

"Безнең ислам" һәм "ят ислам"

Мөселман блогеры Руслан Тәүдиряков язуынча, никабны тыю фәтвасын чыгаруны Мәскәү башта Татарстаннан сораган булган, әмма "абыйлар" баш тарткан.

Таүдиряков фикеренчә, фәтвә ул антураж гына, чынлыкта никабны кануни тыю өчен нигез кирәк.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин элегрәк никабны тыюга каршы чыкты. Аның фикеренчә, никабны тыю белән иминлек мәсьәләсендә бернинди уртаклык юк.

Идел буе мөселманнары диния идарәсе башлыгы, мөфти Мөкаддәс Бибарсов та хәзерге вакытта никаб мәсьәләсен күтәрелүен һич аңламый.

"Чыннан да, 146 миллионнан берничә йөз яки хәтта берничә мең кешенең йөзен каплаган кием элементын тыю иң зур проблеммы?", ди ул.

Аның әйтүенчә, Дагыстан мөфтиятенең илдәге дини вәзгыятьне бүлгән кешеләр артыннан иярүе бик кызганыч.

Алда телгә алган Рамил әйтүенчә, Мәскәү никабны тыеп кына тынычланмаячак. Соңрак яулыкларны, мөселманнарның озын сакал йөртүен һәм башкасын да тыярга мөмкиннәр.

Мәктәптә яулыклы кызларны эзәрлекләү очраклары элек тә күзәтелде. Мордовиядә бу мәсьәлә хәтта мәхкәмәгә кадәр барып җитте, Татарстанда да аерым очраклар булды, әмма мөфтият, адвкокатлар ярдәмендә хәл ителде. Никабны тыюга әлегә Татарстан мөселманнары әллә ни ризасызлык белдермәде.

Элегрәк Татарстан, Башкортстан, Төмән, Кырымда яшәүче татарлар арасында диннең йогынтысы турында тикшеренү үткәргән социолог Лилия Сәгыйтова "татарлар арасында исламга карата фикер төрлелеге бар", дигән иде.

"Сораштыруда катнашучыларның төп өлеше динне "безнең ислам" һәм "ят ислам"га бүлде. Безнең бабаларыбыз мондый кыска чалбар кимәгән, зур сакал йөртмәгән, хиҗап кимәгән, яулык бәйләгән, калфак кигән диләр. Шул ук вакытта глобальләшкән ислам тарафдарлары да бар. Ни өчен татарлар арасында андый кешеләр бар? Моны өйрәнергә кирәк", диде ул.

"Татарларны алыйк ди, аларның бит барысы да исламны тирәнтен белгән кеше түгел, шуңа хәтта үзләрен мөселман дип санаганнар арасында да исламофобия бар. Шул ул кыска ыштанлы яки никаб япкан хатын-кызны күрсәләр, курку хисе туа", дигән иде берничә ел элек галимә Резеда Сафиуллина.

Хиҗап — йөз һәм куллардан кала, башка бөтен җирне каплаган, тәнгә сыланып тормаган кием.

Татарлар арасында хиҗап гарәпләр киеме, татарлар элек-электән бары яулык кына бәйләгән дип әйтүчеләр дә шактый. Татар ысулы белән бәйләү, яулыкны мангайга төшереп арттан бәйләүне аңлата, әбиләр дүрт почмаклап бәйли.

"Исламда хатын-кызга үтә күренмәле булмаган, гәүдәне яшергән, иркен кием кияргә, чәчләрне капларга кушыла. Ә инде нинди фасонда кию – монысын инде һәркем үзе сайлый. Мөслимәләрнең үзләренең модалары бар, аның буенча киенүдә бернинди начарлык юк. Татарстанда күп кенә мөслимәләр бик матур киенә. Әйе, дөрестән дә караңгы төстәге кием татар традициясенә туры килеп бетми, әмма бу инде һәр кешенең үзенең сайлау ирегенә", дигән иде Татарстанның мөфтиенең элекке урынбасары Рөстәм Батров.

Чыннан да Русиядә баштан-аякка кадәр карадан киенгән мөслимәләрне шунда ук террорчылык белән бәйләү галәмәте юк түгел. Мөселманнар аз яшәгән Русия төбәкләрендә аларга һөҗүмнәр дә булгалады.

Хокук яклаучы Мәрьям Алиева никабны тыю мөселманнар - террорчылар дигән стереотиптан килә дип саный.

"Никабта йөрүче кызлар бик күп түгел. Ләкин ишарәсе нык булачак. Күпчелек кеше аларны яклап сүз әйтер дип санамыйм", диде ул BBCга.

Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.

Швейцариядә 2021 елда узган референдумда да йөзне каплаучы киемгә каршы тавыш бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG