Башкортстан депутатлары элек хөкем ителгән мигрантларны Русиягә кертүне тыярга тәкъдим итә

Иллюстратив фото

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр турында сүз бара.

Башкортстан депутатлары федераль канунга миграция сәясәтен кырысландыра торган төзәтмәләр әзерләгән. Корылтай Русиягә элек хөкем ителгән мигрантларны кертмәскә тәкъдим итә, дип яза "Коммерсантъ".

Депутатлар мондый төзәтмәләрнең кирәклеген мигрантлар арасында җинаятьчелек артуы, шуның аркасында социаль киеренкелек барлыкка килүе белән аңлата.

Хәзерге вакытта авыр яки аеруча авыр җинаять кылып, хөкем ителү вакыты бетмәгән яки гамәлдән чыгарылмаган кешеләргә генә Русиягә керү тыела. Ә депутатлар хөкем ителү вакыты беткән яки гамәлдән чыгарылган булса да, мондый чит ил ватандашларына илгә керүне, шулай ук аларга вакытлы яшәүгә һәм эшләүгә рөхсәт бирүне тыймакчы була.

Төзәтмәләргә аңлатма язуында Русия эчке эшләр министрлыгының статистикасы китерелә. Анда әйтелгәнчә, 2021-2022 елларда мигрантларның кеше үтерүе очраклары 52 процентка арткан. 2023 елда мигрантлар арасындагы җинаятьләрнең гомуми саны 75 процентка арткан.

  • Бу җәйдә Русия думасы полициягә чит ил ватандашларын депортацияләргә рөхсәт итте һәм аларның хокукларын нык кысты.
  • Күптән түгел Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
  • Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.
  • Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
  • Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда мигрантларга басым арта. Полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән дип хәбәр ителде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!