Башкортстан хәрбиенең һоспиталдә аягын кискәннәр, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаганнар

Иллюстратив фото

Шулай ук табиблар комиссиясе яралануы турында йомгаклау кәгазе бирмәгәнгә иминиятләштерү акчаларын да ала алмаган.

Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Әлфит Нигъмәтҗанов "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Украинадагы сугышта катнашучы хәрбинең хокуклары бозылуы турында язып чыкты.

Постта әйтелгәнчә, Башкортстан хәрбие 2022 елның апрелендә саклану министрлыгы һоспиталендә дәваланган. Тик иргә яраланган өчен иминиятләштерү түләүләре булмаган, чөнки хәрби-табиб комиссиясе хәрбинең ни дәрәҗәдә яралануы турында белешмә бирмәгән.

Һоспиталдә ирнең бер аягының тездән аскы өлешен кисеп атканнар, әмма табиблар аны хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаган. Хәзер ирне хезмәткә яраксыз дип табу өчен хәрби-табиб комиссиясе уздыру мәсьәләсе турында сөйләшкәннәр.

  • Башкортстанның яраланган хәрбиләрен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартулары, яралы килеш тә "хезмәткә яраклы" дип табулары турында Азатлык моңарчы да язган иде.
  • Азатлык Радиосы шулай ук Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында да язды. Альфред Галимовның туганы энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 2960, Татарстаннан - 2642 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!