Уфадагы полиция "Пруфы" басмасын гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимовага яңа беркетмә төзегән. Бу юлы "хакимияткә ихтирамсызлык" турында (Русия административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе, 3 өлеше — мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә җәмгыятькә, дәүләткә яки Русия хакимияте дәүләт оешмаларына ихтирамсызлык күрсәтүче мәгълүмат тарату).
Бу хакта бүген, 18 декабрьдә куәт оешмаларына якын булган "Оперсводки РБ" Telegram-каналы һәм "Коммерсантъ" газеты хәбәр итте.
Әлеге беркетмәне Уфадагы 9нчы полиция бүлекчәсе инспекторы Д. Мәгасүмова Башкортстан эчке эшләр министрлыгына 30 ноябрьдә кергән материаллар нигезендә төзегән. Инспектор "Рәхимованың RuTube-та видеоязма таратуын ачыклаган, видеода дәүләт хакимиятенә ачыктан-ачык ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күренә", диелә.
"Idel.Реалии" ачыклавынча, әлеге видеоны Рәүфә Рәхимова 2020 елның сентябре башында Куштаудагы вакыйгалар эзеннән ясаган булган. Ул видеода "кешенең башкача фикерләвен, аның протест кәефен бастыру өчен хакимияткә иң уңайлы корал — курку" дип белдергән. Шулай ук "хәзер башка чынбарлык килде — кешеләргә гаделлек һәм хокукларын ихтирам итүләре кирәк", дигән.
"Якташлар! Хакимият сезнең курку энергиясе белән туена. Аларга моны эшләргә ирек бирмәгез, үзегезне, хокукларыгызны, җирләрегезне, абруегызны яклагыз", ди Рәүфә Рәхимова мөрәҗәгатенең ахырында.
Рәхимованың адвокаты Илнур Сәлимҗанов фикеренчә, беркетмә "канунсыз һәм нигезсез" төзелгән. "Административ хокук бозу монда бөтенләй юк", дигән ул.
Видеомөрәҗәгать "Пруфы"ның YouTube-каналыннан сөртелгән булган. Бер ел элек әлеге видео Rutube видеохостингындагы "Книжные приключения" сәхифәсендә барлыкка килгән.
10 декабрьдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе "Пруфы" басмасы мөхәррире Марина Кәримовага "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдаланган" өчен 60 мең сум штраф салган иде.
Ноябрь аенда гына шушы ук мәхкәмә "Пруфы" бәйсез басмасын киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалануда гаепле дип тапкан иде. (Русия Административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе). Басмага 200 мең сум штраф салдылар.
"Пруфы" нәшере Рәүфә Рәхимова басма өстеннән Роскомнадзорга әләкне июль аенда Хәбиров хакимияте башлыгы Максим Забелин язуын сөйләде. Аның фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең максаты - "Пруфы"ны лицензиясеннән мәхрүм итү.
Рәхимованың үзенә быел октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.
Күптән түгел Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалы бәйсез медианы һәм Telegram-каналларны Башкортстандагы вазгыятьне тотрыксызландырырга омтылуда гаепләп материал чыгарды. Үзенең яңа сюжетында канал "дус булмаган чыганаклар" республика башлыгы Радий Хәбировның якында вазифасыннан китәчәге турындагы ялган хәбәрләр тарата, дип белдерә.
БСТ сюжетында Радий Хәбировның китәчәге турында беренче булып "Пруфы" басмасы язуы әйтелә. Басманың хуҗасы Рәүфә Рәхимованы аерым телгә алып, алып баручы "аның мәгълүмат чарасы һәрвакыт хакимияткә каршы, тикшерелмәгән һәм уйлап чыгарылган гына түгел, ялган мәгълүмат та тарата. Дәүләткә каршы мондый эшчәнлек федераль дәрәҗәдә дә сизелми калмады: күптән түгел мәхкәмә Рәүфә Рәхимованы ил гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип тапты, 30 мең сум штраф салды", ди. Рәүфә Рәхимова үзе исә әлеге хәлне аңа карата "сәяси заказ" дип атаган иде.
- Соңгы вакытларда Башкортстанда бәйсез басмаларга басым күзәтелә.
- Октябрь уртасында Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды. Басма журналистларын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.
- "Басым ясау сәбәпләренең берсе — илдә вазгыять үзгәрүе", дип аңлаткан иде Азатлык радиосына "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Руслан Вәлиев.
- "Бүген 2022 елның март-апрель айларындагы хәлләрдән аерыла. Вакыйгалар шул кадәр тирәнгә керде ки, альтернатив фикерләрне түзеп тыңлап тору мөмкин булмый башлады. Шуңа да безгә һәм "Пруфы"га басым башланды. Моңа Баймак вакыйгалары һәм сайлаулар сәбәп булды. Мин бу сайлауда (Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы сайлануы - ред.) хәрәмләштеләр дип саныйм. Безнең фикерләр алар өчен ачуны чыгаручы бер элемент булды", дип сөйләде ул.
- Башкортстанда журналистларга һәм медиага хакимияттән басым булуы очраклары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
- Әйтик быел августта Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарланды. Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов соңрак бу сүзләрен кире алды, янаучылар булмады дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!