Башкортстанда хатын-кызлардан отряд төзеп аларны хәрби һоспитальләргә җибәрмәкчеләр

Иллюстратив фото

Моңа кадәр Башкортстанның мондый тәҗрибәсе булган инде - волонтер хатын-кызларны Белгород һоспитальләренә юллаган булганнар.

Башкортстанда волонтер хатын-кызлардан отряд төзеп, аларны Русия Украинадан басып алган җирләрдә һәм Украина белән чиктә урнашкан хәрби һоспиталләргә җибәрергә булганнар, дип яза "Интерфакс".

Бу фикерне Башкортстан эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко тәкъдим иткән.

"Миңа фронтка барырга, һоспитальләрдәге егетләребезгә булышырга теләүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Мондый тәҗрибә булган иде инде. Без волонтер хатын-кызларны Белгород һоспиталенә җибәргән идек. Хәзер Луһански һәм Донецки һоспиталләре белән элемтәгә чыгабыз, анда егетләребез ята. Бу хатын-кызлар анда теләсә ничек китмәсен, без моны контрольдә тота алсын өчен, алар белән бергә барып, ярдәм итә алу өчен, алар югалмасын дип. Алар барырга әзер", дип сөйләгән ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бу тәкъдимне хуплаган. Җибәрер алдыннан волонтерларны тактик медицина күнекмәләренә өйрәтергә кирәк дигән.

"Миңа да хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Аларны бергә булсыннар өчен отрядка тупларга кирәк. Русия саклану министрлыгының баш медицина идарәсе аша эш итәчәкбез, алар кайсы һоспиталь икәнен әйтсен. Луһански "халык республикасының" хөкүмәтенә чыгарга кирәк. Безнең егетләрнең анда барлыгы аңлашыла", дигән ул.

Шулай ук Башкортстан башлыгы волонтерларны әзерләү һәм җибәрү белән бәйле бөтен чыгымнарны республика үз өстенә алачак дигән.

  • Былтыр җәй көне Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны (контрактчыларны) табып Украинадагы сугышка җибәрү турында фикер алышканнар иде.
  • Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
  • 2022 елның декабрендә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
  • Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.
  • Шул ук вакытта Башкортстанга ашыгыч ярдәм күрсәтә торган 340 медицина хезмәткәре җитми. "Безнең медицина оешмаларында 75,8 меңнән артык кеше эшли, шуларның 15 меңнән артыгы - табиблар, 37 меңнән артыгы урта медицина хезмәткәрләре. Шуңа карамастан медицина эшчеләре җитеп бетми", дигән иде республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
  • Башкортстан табибларын мобилизация дә урап узмады. Украинадагы сугышка алынган райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны , бердәнбер акушер-гинекологны кире кайтаруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!