Башкортстанда Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучы хәрбиләр өчен күмәк дога кылулар үтәчәк

Иллюстратив фото

Аерым алганда Башкортстан мәчетләрендә бу - җомга көнне вәгазьдән соң булачак, диелә.

Украинадагы сугышта катнашучы Башкортстан хәрбиләренең туганнары чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә аерым вакыт бүлеп бирелүен сораган. Бу сәгатьләрдә алар хәрбиләрнең исәнлеге өчен килеп дога кылырга теләк белдергән. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт киңәшмәсендә әйтте, дип яза "Аспекты".

"Бу акыллы тәкъдим дип уйлыйм. Хәзерге вакытта безнең рухи тормышыбызның әһәмиятле нигезе - сугышчыларыбызның исәнлеге һәм һәлак булганнарның рухы өчен дога кылу", дип искәрткән ул.

Хәбиров республиканың дини лидерлары белән киңәшләшергә кушкан.

Башкортстан митрополиясе митрополиты Никон Хәбировның бу чакыруына Русия православ чиркәве ризалык белдерде дигән. Сугышчыларның туганнары өчен һәр чиркәүдә бер көн билгеләнәчәк.

Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин исә имамнар солдатлар һәм җиңү өчен "махсус хәрби операция" башлаганнан бирле дога кыла дигән. Ә күмәк дога кылуларның мәчетләрдә җомга көнне вәгазьдән соң булачагын әйткән.

  • Азатлык радиосы сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турында язмалар чыгара. Моңа кадәр Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе Айнур Биргалин хакында язып чыктык.
  • Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.
  • Мөселман мәхәлләләреннән сугыш өчен акча җыю да бар.
  • 18 майда Казанда 14нче тапкыр Русия татар дин әһелләре җыены узды. Очрашуга илнең 77 төбәгеннән меңнән артык делегат җыелды. Русия оккупациясендә калган Украина җирләреннән дә русия тарафлы дин әһелләре чакырылган иде. Алар сугышта яңа шәһәрләрне яуларга чакырды. Шул ук вакытта мөселманнарны борчыган проблемнар — мәчетләрнең ябылуы, мәктәпләрдә яулык кию, дини китапларны тыю кебек кискен мәсьәләләр күтәрелмәде.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 2498 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!