Бу атнада, 17 декабрь көнне Уфаның Черниковка районында элекке тоткыннарга пробация үзәге ачылган. Республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, Пробация үзәге "иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләр өчен өй, ресурс үзәге, таяну ноктасы булачак". Вице-премьер Азамат Абдрахманов әлеге үзәктә көн саен 40ка кадәр кеше ярдәм ала алачак, дип белдергән иде. Оешма өч катлы бинада урнашкан, биредә исә 2022 елга кадәр Уфа сәнгать-һуманитар көллияте булган.
Элекке тоткыннар өчен пробация ачылуы турындагы хәбәрдән соң, петиция чыккан, аны берничә көн эчендә биш меңнән артык кеше имзалаган.
Петициядә Уфаның Орджоникидзе районында яшәүчеләр һәм биредәге балаларның әти-әниләре әлеге үзәкне ачуга каршы чыккан.
"Элек җинаять кылган кешеләр белән эшләүне күз уңында тотучы пробация үзәге булдыру — ихтирамга лаеклы бер тәкъдим. Әмма аның өчен сайланган урын шикләр уята. Ул торак кварталлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, кешеләр күп була торган урыннарга нык якын", — диелә петициядә.
Петиция авторлары оешманы ябарга һәм башка урынга күчерергә, яки бу оешманы балалар бакчасы, мәктәп итеп үзгәртеп җиһазландырырга тәкъдим итә.. Җирле халык сүзләренчә, районда мәгариф оешмалары җитми: укучылар ике сменада укый, бүлмәләрдә 40ар кеше утыра, ә параллель сыйныфларның саны кимендә биш.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!