Быел Башкортстанның Бөре шәһәрендә Шәһәр көнен үткәрмәячәкләр. Бөре районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янга калган акчаларны Украинага каршы сугышта катнашучыларга ярдәмгә җибәрәчәкләр, дип яза "Коммерсантъ".
"Миңа билгеле булганча, халык та, эшмәкәрләр дә бу тәкъдимне хуплый. Бәйрәмне үткәрмәскә дигән тәкъдим миңа бик вакытлы һәм дөрес кебек тоела", дип белдергән хакимият башлыгы Антон Талалов.
Бөредәге бәйрәмне 14 сентябрьдә үткәрәсе булганнар.
Элегрәк Башкортстанда Шәһәр көнен башкачарак үткәрү ягын карый башлаулары билгеле булды. Беренче булып Кумертау мэры Олег Астахов шәһәр көнен бәйрәм итүдән баш тартачакларын әйтте. Нефтекама, Ишембай, Салават һәм Октябрь шәһәрләрендә күңел ачулар урынына патриотик һәм хәйрия чаралары үткәрәчәкләр.
Стәрлетамакта да Шәһәр көнен бәйрәм итмәячәкләр. Бу турыда шәһәр мэры Рөстәм Газизов хәбәр итте. Чара 1 сентябрьгә билгеләнгән иде.
- Сугыш аркасында быел Башкортстанда сабантуйлар үткәрмәү очраклары да булды. Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр дип аңлатылды.
- 2023 елда "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны гомумән үткәрмәскә тәкъдим итте. "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
- Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!