"Мондый вакыйгалар барганда ул өйдә утырмас иде". "Баймак эшендә" гаепләнүче Әлфинур Рәхмәтуллина тарихы

Әлфинур Рәхмәтуллина

Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Моның белән беррәттән хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.

Азатлык гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллинаның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен исә тикшерү изоляторында каршы алды.

ГАЕПЛӘНҮЧЕНЕҢ КЫЗЫ: "КУӘТ ОЕШМАЛАРЫ ВӘКИЛЛӘРЕ ҮЗЛӘРЕН БИК АГРЕССИВ ТОТТЫ"

Әлфинур Рәхмәтуллинаны быел 23 гыйнварда Салават шәһәрендәге фатирында тоткарладылар. Гыйнвар ахырында кызы Ләйсән Равилова бу хәл турында тулырак сөйләде:

Фатирга керүем булды — ишек шакыдылар. Ачтым, әмма аларны эчкә уздырмадым — ишек каршындагы мәйданчыкка чыгып, нигә килүләрен сорадым.

— Мин әти-әни йортына килеп җиткәндә, анда куәт оешмаларының машиналары тора иде. Куәт оешмалары вәкилләренең кайсы — урамда, кайсы берләре — икенче катта, фатир ишеге янында басып тора иде. Фатирга керүем булды — ишек шакыдылар. Ачтым, әмма аларны эчкә уздырмадым — ишек каршындагы мәйданчыкка чыгып, нигә килүләрен сорадым. Алар әнинең җинаять эшендә гаепләнүен әйтте, имеш ул Баймактагы киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан. Тентү уздыру карарын күрсәттеләр. Үзләре белән таныштырып тормадылар. "Биш минуттан ишекне ачмасагыз — аны җимерәчәкбез", диделәр.

Әлфинур Рәхмәтуллинаның улы Азат үзенең видеомөрәҗәгатендә тентү һәм әнисен тоткарлауның төнлә булуын искәртте.

Ләйсән Равилова сүзләренчә, тентү барганда куәт оешмалары вәкилләре бөтен телефоннарны, ноутбукларны тартып алган, Рәхмәтуллинаның укытучы булып эшләгән чагыннан калган документларын карап чыккан.

— Бөтен әйбернең астын-өскә китерделәр. Әнинең 17 гыйнварда Баймакка киеп барган киемен алдылар. Аның телефонын да озак кына сораганнар иде, тик телефоны юк, ватылды дип әйттек. Аннан соң энем белән миңа чыгарга куштылар, без күрше йорт янына киттек. Әти шалтыратып, әнине алып китүләрен әйтте. Без кире килдек, аны борын төбебездә алып киттеләр. Тентү уздыру турындагы карарның күчермәсен дә калдырмаганнар, аны фотога төшерергә дә бирмәделәр, — дип сөйләгән иде Рәхмәтуллинаның кызы гыйнвар ахырында.

Шулай ук ул куәт оешмалары вәкилләре үзләрен "нык агрессия күрсәтеп, басым ясап бик әрсез тотты", дип искәртте.

Без дә балаларга белем биргән вакытта аларны башкорт рухлы итеп тәрбияләргә тырыштык

"Без күп сәгатьләр буе әнине кая алып китүләрен белмәдек һәм аның өчен нык борчыла башладык: берничә ел элек, Куштау вакыйгаларыннан соң, аның янына полиция килгән иде бит инде. Чит кешеләр аша 24 гыйнвар иртәсендә Уфада аның йөрәге авыртып хәле начараюын, ашыгыч ярдәм чакыртуларын белдек", ди ул.

Русия тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсендә Рәхмәтуллинага "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленә көч куллану"(Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 1нче өлеше) турында гаепләү белдерелде.

24 гыйнварда Уфаның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Әлфинур Рәхмәтуллинаны 17 мартка кадәр кулга алды һәм аны Уфаның 1нче тикшерү изоляторына җибәрде. 31 гыйварда Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны көчендә калдырды.

ӘЛФИНУР РӘХМӘТУЛЛИНАНЫҢ ТУГАННАРЫ: "УЛ ӘНИСЕ ЭЗЕННӘН КИТЕП УКЫТУЧЫ БУЛДЫ"

Моңарчы Әлфинур Рәхмәтуллинаның биографиясе интернетта чыкмаган иде. Туганнарыннан билгеле булганча, ул 1964 елның 14 мартында Башкортстанның Ишембай районы Саргай авылында туган. Башлангыч мәктәпне үзләрендә укыган, ә соңыннан Исәкәй авылындагы сигез еллык мәктәпне бетергән.

Мәктәптән соң Рәхмәтуллина Салават педагогика училищесын төгәлли, ә соңрак Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе факультетын бетерә.

Әлфинур — иң өлкәне, калган балалар өчен ул икенче әни кебек иде, гел аларга булышып торды. Гади эшче гаиләдән ул.

— Алар гаиләдә биш бала, — дип сөйли аноним булып калу шарты белән Рәхмәтуллинаның бер туганы. — Әлфинур — иң өлкәне, калган балалар өчен ул икенче әни кебек иде, гел аларга булышып торды. Гади эшче гаиләдән ул. Әтиләре Риф Сәлимгәрәй улы гомер буе машина йөртүче булып эшләде, гаиләләрендә бик кырыс, гадел, зирәк ата иде. Балаларында туган җиргә, туган якка, табигатькә мәхәббәт тәрбияләде: аларны гел үзе белән бергә печән чабарга, урманга җиләккә, гөмбәгә, чикләвеккә, колмак белән күркә җыярга алып барды. Ә әниләре Рәисә Гыйләҗева 35 ел укытучы булып эшләде, ул — хезмәт ветераны. Шулай ук бик зирәк, җаваплы, булдыклы, төгәл хатын. Ул балаларында туган телгә, балаларга мәхәббәт тәрбияләде. Һәм Әлфинур әнисе эзеннән китеп, укытучы булды.

Туганы сөйләвенчә, Әлфинур Рәхмәтуллина 36 ел буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, хезмәт ветераны, "Башкортстан республикасының халык мәгарифе отличнигы" булган, хезмәте өчен аңа "бик күп мактау кәгазьләре бирелгән".

— Ул башкорт теле белән әдәбиятын Уфада, Ишембай районының Макар авылында, Салаватның 25нче башкорт гимназиясендә һәм 1нче гимназиясендә укытты, шуннан лаеклы ялга китте, — дип аңлата туганы.

2010 елда Әлфинур Рәхмәтуллинаны башкорт телен өйрәтүче ел укытучысы итеп таныйлар.

Әлфинур Рәхмәтуллинаның "Башҡорт телен ҡәҙерләйек!" төркемендә 2017 елның мартында язган посты:
"Безнең урыс мәктәбендә берничә азәрбайҗан баласы укый. Мәктәп янында әти-әниләре каршы алганда бу балалар алар белән шундук туган телләрендә сөйләшә башлый. Вьетнамнарда да шул ук хәлне күрәм, бездә алар тугыз бала. Үзара вьетнам телендә сөйләшәләр, беркемнән оялмыйлар, курыкмыйлар. Ә безнекеләр? Курайда уйный белә торган малай мәктәптә уйнарга оялам, ди. Башкорт теле олимпиадасында җиңгән кыз сыйныфташларына бу хакта әйтмәскә куша. Мондый балалар белән аерым да, әти-әниләре белән дә озак сөйләшеп утырырга туры килә. Нәрсә бу? Горурлык урынына — гарьчеллекме? Башкортларның менталитеты шундый булганмыни?"

2010 елда Әлфинур Рәхмәтуллинаны башкорт телен өйрәтүче ел укытучысы итеп таныйлар

Рәхмәтуллинаның башка бер туганы Ишембай телевидениесендә чыккан сюжеттан өзекне Telegram-чатка куйган иде. Азатлык аның кайчан төшерелүен ачыклый алмады. Бу сюжетта активист белән аның әнисе турында сөйләнә:

"Әлфинур — гаиләләрендә олы бала, — дип сөйли тележурналист. — Бәләкәйдән әнисенең үз эшен үтә дә яратып башкарганын күрә, төннәр буе дәфтәрләр тикшергән чагында бераз кызганып, бераз сокланып читтән генә күзәтә. Бишенче сыйныфта укыганда ук ныклы карарга килә — әнием кебек укытучы булам, ди ул".

"Безнең гаиләне укытучылар династиясе дип әйтсәк тә була, — дип сөйли сюжетта Әлфинур Рәхмәтуллина үзе. — Әниемнең үзенең дә әнисе бик дини белемле, укымышлы булган. Әнием үзе дә — шундый итагатьле, тәүфыйклы, иманлы хатын. Без дә балаларга белем биргән вакытта аларны башкорт рухлы итеп тәрбияләргә тырыштык. Мөгаен безнең укыткан балаларыбыз безгә изгелекле, игелекле булырлар, Башкортстаныбызга кирәкле һөнәрләр алып чыгарлар дип өмет итәбез".

Пенсиягә чыккач, Рәхмәтуллина челтәрле эшкуарлык белән шөгыльләнгән — бальзамнар саткан. Аның Ләйсән, Әлфирә, Азат исемле өч баласы һәм инде оныклары да бар.

"БЕРӘРСЕН КЫЕРСЫТА, КЫСРЫКЛЫЙ БАШЛЫЙЛАРМЫ — УЛ БЕРЕНЧЕ БУЛЫП ЯКЛАРГА КЕРЕШӘ"

Исемнәрен күрсәтмәү шарты белән Әлфинур Рәхмәтуллинаның танышлары аның активист эшчәнлегенә әле мәктәптә эшләгән вакытта ук керешүен сөйли.

Башкорт бал кортын, башкорт умартачыларын яклау өчен ул берничә мең кешелек халык җыены җыйды

— Ул — Башкортстанның чын патриоты, үз халкын, телен, җирен ярата, — дип искәртә бер танышы. — Бөтен җирдә катнашырга тырышты. Мәсәлән, туган авылында авылдашларының бәйрәмнәрен алып барды, аларны үзе уйлап таба һәм үзе оештыра иде. "Шәҗәрә бәйрәме"ндә дә актив катнашты. Билгеле, ул Куштауда да, Урал аръягындагы халык җыеннарында да, гыйнварда Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылганда Баймак район мәхкәмәсе янында да булды. Бик карарлы кеше ул — мондый вакыйгалар барган чакта мәңге дә өендә утырмас иде. Кемнедер кыерсыталар, кысрыклыйлар икән — беренче булып якларга керешә.

Ишембай районында яшәүче активист Әлфинур Рәхмәтуллинаның анда җирле умартачыларны яклау өчен каршылык җыеннары оештыруын искә алды.

2022 елның февралендә Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб узды. Чара Исәкәй һәм Макаровка авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше — ара калдырып, тере чылбыр булып — тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.

— Ул — укымышлы, акыллы, дөрес хатын. Һәм, әлбәттә булдыклы. Бу җыенга ул күпме ир-атны китерде! — дип сөйли Ишембайда яшәүче.

Рәхмәтуллина кулга алынганнан соң Баймак активисты Илдар Йомаголов та моны искә алган иде.

— Үзе умартачы булмаса да, нибары Башкортстанда яшәүче генә буларак ул сезне якларга чыкты. Башкорт бал кортын, башкорт умартачыларын яклау өчен ул берничә мең кешелек халык җыены җыйды. Аны хуплагыз! — дип мөрәҗәгать итте Йомаголов Башкортстанда яшәүчеләргә.

ЮБИЛЕЕН ТИКШЕРҮ ИЗОЛЯТОРЫНДА КАРШЫ АЛДЫ

Әлфинур Рәхмәтуллина кулга алынганннан бирле аңа ачылган җинаять эше турында мәгълүмат юк диярлек. Улы Азат кыска гына итеп "әни белән бернинди тикшерү эшләре дә алып барылмый, гаепләнүчеләр көтеп кенә утыра", дип хәбәр иткән иде.

"Тикшерү изоляторында яхшы мөнәсәбәттә торалар, дип хатлар яза, дарулар бирдек, даими рәвештә азык-төлек тә тапшырып торабыз", дип язган иде активистның улы.

Әни нык тора, бөтен кешегә сәлам тапшырды, ярдәм өчен рәхмәт әйтә, сәламәтлегенә зарланмый

6 мартта Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп Рәхмәтуллинаны 2024 елның 17 июненә кадәр сак астында калдырды.

Мәхкәмә утырышыннан соң аның улы "Әни нык тора, бөтен кешегә сәлам тапшырды, ярдәм өчен рәхмәт әйтә, сәламәтлегенә зарланмый. Гаиләсе, февральдә инсульт кичергән әнисе өчен борчыла. Тизрәк иреккә чыгуын теләп дога кылабыз", дип язган иде.

14 мартта Әлфинур Рәхмәтуллинага 60 яшь тулды. Ул үзенең юбилеен тикшерү изоляторында каршы алды. 20 мартта Башкортстан Югары мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын озайту карарын үз көчендә калдырды.

Февральдә Башкортстанның "Оперсводки РБ" аноним Telegram-каналы Әлфинур Рәхмәтуллинаның "Баймактагы киңкүләм тәртипсезлекләр"дә "катнашуы" турында берничә видео чыгарды. Мөгаен бу канал куәт оешмалары белән бәйле. Бу видеоларның берсендә ак кышкы кием кигән хатын-кыз куәт оешмасы вәкиленең калканына типмәкче була, аннан соң башка бер ОМОН хезмәткәренең калканын алып китә, ә бераздан тәртип саклау оешмалары вәкилләре күсәкләр белән кыйнаган бер активистны коткармакчы була.

Икенче видеода куәт оешмасы вәкиле шул ук хатын-кызны зур йөк машинасы астыннан чыкмакчы булган чакта күсәк белән куып җибәрә. Канал язуынча бу вакытта хатын-кыз "тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренә сүгенгән".

Куәт оешмалары вәкилләренең күз яше агыза торган газ белән үз-үзләрен агулаган мәле дә булды, алар да авыртудан икегә бөгелеп төште. Шул чакта алар янына Әлфинур Рәхмәтуллина килеп, ярдәм кирәкмиме дип сораган иде.

Азатлык бу видеода Әлфинур Рәхмәтуллинадыр дип өздереп әйтә алмый. Шулай да моны Башкортстанның ике активисты раслады. Шул ук вакытта аларның берсе Рәхмәтуллинаның сүгенүенә шикләнә. "Монда тавыш монтажы да булган булырга мөмкин", ди ул. Икенче активист исә "нинди хәлләр майтарылуын күргәч, бу гаделсезлеккә ачуын ул шушы рәвешле чыгаргандыр" дип саный.

Рәхмәтуллинаның адвокаты бу видеоларга да, активистка яудырылган гаепләүләргә дә фикер белдермәде. Ул Азатлыкның Рәхмәтуллина турындагы сорауларына да җавап бирмәде. Активистлар адвокат "тикшерү серен таратмау турында имза куймады микән" дип шикләнә.

17 гыйнвар көнне Баймак район мәхкәмәсе янындагы мәйданда булган активистлар һәм журналистлар ул чакта Рәхмәтуллина беренче чиратта җыенны куып тараткан чакта җәрәхәтләнгәннәргә ярдәм күрсәтергә тырышты, дип сөйли.

— Куәт оешмалары вәкилләренең күз яше агыза торган газ белән үз-үзләрен агулаган мәле дә булды, алар да авыртудан икегә бөгелеп төште. Шул чакта алар янына Әлфинур Рәхмәтуллина килеп, ярдәм кирәкмиме дип сораган иде, — дип искә алды февральдә RusNews журналисты Ольга Комлева.

"БАР ДА ЯШЕРЕН АЛЫП БАРЫЛА"

Әлфинур Рәхмәтуллинаның бер туганы әйтүенчә, активистның гаиләсе әле дә аның белән күрешә дә һәм хәтта телефоннан да шалтыратыша алмаган.

— Аннан хатлар гына килә, — дип сөйли ул. — Сәламәтлегенә зарланмый, нык торам ди. Тик үзенең 87 яшьлек әнисе өчен борчыла. Әнисенә аны кулга алуларыннан соң инсульт булды. Ире өчен дә борчыла, аның күзенә операция ясадылар. Балалары, күптән түгел "махсус хәрби операция"дән кайткан энесе, оныклары өчен дә кайгыра.

Әлфинур Рәхмәтуллина гаебен таныгандырмы — монысын активистлар да, туганнары да белми. Аның җинаять эше ни булып бетәчәге дә аңлашылмый.

— Бар да яшерен алып барыла һәм тикшерү турында берни белмибез. Адвокат әйтүенчә, майда Әлфинурның эшен мәхкәмәгә җибәрәчәкләр, — дип сөйли туганы.

Әлфинур Рәхмәтуллина белән һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүче башка кайбер кешеләр белән таныш булган бер активист әйтүенчә, "кайбер адвокатлар үзләре яклый торган гаепләнүчеләргә басым ясый, алардан гаепләрен тануны таләп итә". Шулай ук аларның туганнары да куркытылган — ниләр булуын сөйләргә кушмыйлар, ди ул:

— Берсе дә дәшми, бөтенесе яшеренә, бу тоткарлаулар бөтенесен куркытты. Апрельдә тоткарлаулар булмады, әмма моны вакытлы тынлык дип уйлыйм — алга таба да изәчәкләр. Безнең хәзер каршы килү, ризасызлык белдерү өчен бернинди хокукыбыз да юк инде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!