Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгып бер атна үткәннән соң, куәт оешмалары вәкилләре Баймактагы халык җыенында катнашкан 25 яшьлек Айтуган Китиковны тоткарлады. Билгесез сәбәпләр белән аны башка гаепләнүчеләрдән аерым — Дүртөйле шәһәрендәге 5нче тикшерү изоляторында тоталар, ә сак астында тоту вакытын озайту белән бәйле мәхкәмә утырышларына кулларын богаулап, аякларын зынҗырлап китерәләр. Азатлык "Баймак эше"ндәге иң яшь гаепләнүчеләрнең берсе булган Китиковның тарихын бәян итә.
"ӨЙЛӘРЕНӘ КЕРЕП, ӨЧ БЕРТУГАННАРНЫҢ БЕРСЕН АЛЫП КИТКӘННӘР"
Айтуган Китиковны тоткарлаулары турындагы беренче хәбәрләр 24 гыйнварда, активистларның гаепләнүчеләргә һәм аларның туганнарына ярдәм итү өчен ясаган Telegram-чатларында күренә башлады.
Кайда алып китүләре билгесез, берни әйтмәгәннәр
"Күгәрчен районы, Мәксүт авылы. "Рено Логан" машинасы килде, икесе автоматлар белән иде, берсе — машина йөртүче. Өйләренә кереп, өч бертуганнарның берсен алып киткәннәр. Аларның икесеннән сорау алганнар (алар исә Баймак районы мәхкәмәсе янындагы җыенда булмадык дигән), паспорт белешмәләрен язып алганнар да, берсен генә алып киткәннәр. Кайда алып китүләре билгесез, берни әйтмәгәннәр", дип язган Китиковларның авылдашы.
Соңрак бу хәбәрнең авторы куәт оешмалары вәкилләре "Айтуганның Баймакта булуы турында видео бар дип әйткән, видеоны күрсәтмәгәннәр", дип язган.
Икенче көнне Китиковның туганнары аңа шалтырата алдык дип хәбәр иткән. Аның Баймакта булуын, тик "Уфага алып китәргә тиеш" булуларын белә алганнар.
"Тикшерү барачак диделәр, күпме барыр — билгеле түгел. Бер аймы, икеме, ә бәлки ярты ел. Бу вакыт эчендә аны утыртып куячаклармы — ул да аңлашылмый, Җинаять кодексының 318нче маддәсендә — "хакимият вәкиленә көч куллануда" гаепләмәкче булалар, дип өстәгән туганнары.
25 гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Айтуган Китиковны 2024 елның 17 мартына кадәр кулга ала. Активист бу карарны шикаять итмәгән.
28 гыйнвар көнне Айтуганның хатыны — Әминә Китикова гаиләсенә ярдәм итүне сорап видео мөрәҗәгать чыгарган.
"Безнең республикада барган хәлләр турында барыгыз да беләдер инде. Минем ирем — Айтуган Китиковны Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше нигезендә ("Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") гаеплиләр. Тик Русия дәрәҗәсендәге түрәләрнең күбесе безнең республикада бернинди киңкүләм тәртипсезекләр булмавын әйтә (мәсәлән, бу хакта 19 гыйнварда матбугат очрашуында Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әйткән иде — ред.). Миндә сорау туа — алай булгач нишләп иремне бу маддә нигезендә хөкем итәләр?" дип сөйли ул мөрәҗәгатендә.
Ул канун бозмады, аның бернинди коралы юк иде, беркемгә зыян салмады
Әминә Китикова иренең Баймакка Фаил Алсынов мәхкәмәсенә "башка күп кенә кешеләр кебек үк, бары тик кызыксынганга күрә генә " баруын әйтә. "Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру аның башында да юк иде", ди ул.
"Ул канун бозмады, аның бернинди коралы юк иде, беркемгә зыян салмады, бигрәк тә хакимият вәкиленә каршы көч кулланмады. Мин аңламыйм — болар барысы да нәрсәгә кирәк, гаделлек кайда? Ул җинаятьче түгел, бернинди канун бозмады. Мондый хәлдә калучы — бер минем ирем генә түгел, шушылай тормышы җимерелүче яшь егетләр күп анда", дип сөйли Әминә Китикова.
"КҮПТӘН ТҮГЕЛ ГЕНӘ ӨЙЛӘНЕШКӘН ИДЕК, ТЫНЫЧ КЫНА ЯШӘГӘНДӘ ШУШЫНДЫЙ ХӘЛ БУЛДЫ…"
Айтуган Китиков 1999 елда Башкортстанның Күгәрчен районы Етеболак авылында туа. Урта мәктәпне бетергәннән соң Мәләүез индустриаль көллиятендә укый, анда эретеп ябыштыручы һәм металл эшләнмәләрне кисүче һөнәре үзләштерә. Вахта белән Төньякта эшли.
Айтуган Китиков 1999 елда Башкортстанның Күгәрчен районы Етеболак авылында туа
"Без Айтуган белән 2023 елның октябрендә өйләнештек, — дип сөйли гаилә тарихларын Әминә Китикова. — Ул балыкка йөрергә ярата, балык тотарга еш бара идек. Ул берничә ел Төньякта эшли. Вахтага барып кайткан чагында өйдә дә кул кушырып утырмады, гел нәрсә белән дә булса шөгыльләнә, яңа әйберләргә өйрәнә. Туйдан соң агачка яндырып рәсемнәр ясый башладык. Җәен ул умартачылык белән шөгыльләнә: һәр ел саен умарталары саны артканнан арта бара. Айтуган умарталар ясый, ә минем бурыч — буяу сайлап, аларны буяу... Гаиләләрендә ул — иң кечкенәсе. Шаяртырга ярата, бөтен кешене рухландырып җибәрә иде".
"Айтуган көчле холыклы, ихтыяр көче зур, авыр чакта гел ярдәм итә, битараф калмый, юмор хисе бар, башкаларның да күңелен күтәреп җибәрә белә", дип өсти калган туганнары да.
Алар әйтүенчә, Китиковлар торак сатып алырга ниятләгән, ә бала табарга өлгермәгәннәр әле.
"Күптән түгел генә өйләнешкән идек, тыныч кына яшәгәндә шушындый хәл булды", дигән иде ире кулга алынганнан соң Әминә Китикова.
Айтуган Китиковның тикшерү изоляторыннан хатынына язган хаты. Ул 7 февральдә чыккан. "Матурым, шулай килеп чыкты инде, җиңеп чыгарбыз, мәхкәмәгә кадәр утырам, монда утырганда бер көн 1,5 көн булып исәпләнә. Ягъни, ике көн утырам — өч көнгә санала. Матурым, сиңа бер үтенеч бар — иң мөһиме елама, матурым, тынычлан. Аллаһ боерса, күп бирмәсләр дип уйлыйм. Очрашуга килә аласың. Төрмәдә бозылмам, кеше булып калам. Мин сине яратам, син көчле бул. Бу — сынау, без аны бергә үтәбез. Гомер дәвам итә, бу соңы түгел, матурым. Син үзең турында яз. Мин бирешмим, ә син, матурым, бигрәк тә бирешмә. Безнең бөтенесе алда. Яратам сине, синең Айтун".
Февральдә Башкортстан активистлары Айтуган Китиков һәм аның гаиләсе турында кыска фильм чыгарды.
Матурым, сиңа бер үтенеч бар — иң мөһиме елама, матурым, тынычлан. Аллаһ боерса, күп бирмәсләр дип уйлыйм.
"Тоткарланучыларның төп өлешен тәшкил итүче күпбалалы аталардан аермалы буларак, Айтуган әле күптән түгел өйләнгән — 2023 елның октябрендә, — дип сөйли фильмны яңгыратучы активист кыз. — Ул үзенең булачак хатынын күргәч тә яраттым, ди. "Кафега килдем: анда гадәттә бар өстәле артында гел өлкән яшьтәге хатын-казлар тора иде, ә монда касса артында син торасың — йокылы, аргансың, бәләкәй бала кебек", — дип сөйли Китиков. — Айтуган шундук танышырга киткән, тик кыз баш тарткач та кул селтәмәгән, Әминә эшләгән һәр көндә кафега керә башлаган. Тиздән кызның йөрәге эри, Айтуган аны әти-әнисе белән таныштыра һәм алар туй үткәрә".
20 февральдә Китиковны Уфаның 1нче тикшерү изоляторыннан Дүртөйле шәһәрендәге 5нче изоляторга күчерүләре билгеле булды. Нинди максат белән — монысы әле дә билгеле түгел. Азатлык Радиосының тикшерү барышы белән таныш чыганагы фаразлавынча, бу — Уфадагы тикшерү изоляторында урын җитмәве белән бәйле.
"Айтуган хатлар язды, камерада җылы, яхшы ашаталар ди", — туганы март башында шулай дип хәбәр итте.
Алар Айтуганның "сәламәтлеге белән проблемнар бар", әлегә дарулар эчеп тора, тик киләчәктә операция кирәк булачак, аңа аны якын вакытта ясарга ниятләгәннәр иде", дип тә язды.
"Айтуган күңелен төшерми. Барлык туганнарына һәм дусларына "бу — сынау, без моны лаеклы итеп үтәргә тиеш", дип әйтергә кушты", дип сөйли активистлар аның турындагы фильмда.
Үзенең туганнарына язган бер хатында егет "Миннән иреккә сәлам әйтергә онытма", дип язган.
"АРТЫННАН "АЛТЫНЫМ!" ДИП КЫЧКЫРДЫМ"
Башкортстанның Дүртөйле районы мәхкәмәсе 11 мартта тикшерү үтенече белән Айтуган Китиковны бу елның 17 июненә кадәр сак астында калдырды.
Хатыны Әминә бу утырыш турында тулырак сөйләде. Ул ирен мәхкәмә залына куллары богаулы килеш кенә түгел, аягына зынҗырлар тагып та китерүләренә гаҗәпләнүен сөйли.
Куллары богауда иде, аякларында — зынҗырлар, ә куллары белән аяклары бер-берсе белән шушы зынҗырлар белән бәйләнгән. Айтуган мондый мөнәсәбәт булырлык бернинди куркыныч әйбер дә эшләмәде бит.
"Айтуганны мәхкәмә бинасына китергәч, аны зынҗырлар белән китерүләре мине дә, адвокатны да шокта калдырды. Ягъни куллары богауда иде, аякларында — зынҗырлар, ә куллары белән аяклары бер-берсе белән шушы зынҗырлар белән бәйләнгән. Айтуган мондый мөнәсәбәт булырлык бернинди куркыныч әйбер дә эшләмәде бит. Айтуган мәхкәмә бинасына кергәч, мин аннан ике адымда гына тордым, ә ул янында беркемне дә сизмәде. Миңа аның белән ничек тә булса элемтәләшүне тыйдылар, тик шуңа карамастан артыннан "Алтыным!" дип кычкырып калдым. Ул борылып карады, мине күрде, шатланды, елмаеп җибәрде, "Сине бик яратам!" дип кычкырды. Мәхкәмәдә елмаеп утырды, янган күзләре белән миңа карады, шундый итеп карады — әйтерсең, ел буе күрмәгән...".
Азатлыкның "Баймак эше" тикшерүе ничек баруын белгән чыганагы "мондый маддәләр белән тикшерү изоляторына эләгүчеләрнең шәхси эшләренә автомат рәвештә киңкүләм тәртипсезлекләргә хирыс дигән тамга куела, шуңа күрә Америка фильмнарындагы террорчыларга булган шикелле шушындый иминлек чаралары күрелә дә", дип сөйли.
Әминә Китикова әйтүенчә, мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә үткән, тик карарны игълан иткәндә аны эчкә уздырганнар.
"Айтуганны полиция хезмәткәрен кыйнауда гаеплиләр, — дип сөйли ул. — Гаепләү фикеренчә, Айтуган кешеләр төркеменнән бер полиция хезмәткәрен тартып чыгарган да аны кыйнаган һәм хезмәткәр имгәнүләр алган. Бу полиция вәкиле Айтуганга каршы күрсәтмәләр язган. Тикшерүчеләр ниндидер экспертизалар, тикшеренүләр үткәрүләрен сөйләде. Адвокат бу тикшеренүләрнең, экспертизаларның документлары кайда соң, бу полиция хезмәткәренең күрсәтмәләре, медицина тикшеренүе кайда дип сорагач, тикшерүчеләр аңлашылмый торган итеп җавап бирде, дәлилләр кайда дигән сорауга төгәл җавап бирә алмадылар", — ди ул.
Әминә Китикова әйтүенчә, мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе дәлил буларак ике фото гына китергән:
— Аларның берсендә Айтуган халык төркеме эчендә тора, берни эшләми, беркемгә берни атмый, беркемне дә кыйнамый. Икенче фото исә полицияләр кешеләр өстенә таба килә башлаганда төшерелгән, полиция хезмәткәрләренең берсе таеп егылган чакта, Айтуган аны куллары белән тотып тора. Чөнки тотмаса ул иремнең өстенә егылыр иде дә, халык төркеме аларны изеп бетергән булыр иде. Һәм ул шушының өчен төрмәдә утырырга тиешме? — дип сорау бирә Китикова.
Ул гаиләбез бар да яхшы тәмамланыр дип өметләнә, ди.
— Айтуганның башка тоткарланучылар кебек үк, канунга каршы килердәй бер әйбер дә эшләмәвен беләбез. Алар бу җәза мөддәтен үтәргә тиеш түгел, алар гаепле түгел. Аларның бер ай вакыты — безнеке кебек үтми, алар нәрсә аша узуларын үзләре генә белә.
Айтуган Китиков сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарны да шикаять итмәгән.
ХОКУК ЯКЛАУЧЫЛАР: "АЙТУГАН КИТИКОВКА КАРШЫ АЧЫЛГАН ҖИНАЯТЬ ЭШЕ — "БАЙМАК ЭШЕ"НДӘ ЯЛГАН ГАЕПЛӘҮЛӘР БУЛУНЫҢ БЕР МИСАЛЫ"
20 мартта тикшерү комитеты Айтуган Китиковка хакимият вәкиленә карата көч куллану (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 1нче өлеше) маддәсе нигезендә яңа гаепләү белдерде.
"Айтуганны полиция хезмәткәрен этеп җибәрүдә гаеплиләр. Ул гаебен танымый: полиция хезмәткәре егыла башлагач, үзе өстенә егылмасын өчен кулларын алга сузган булган. Аннан соң Айтуганны полиция хезмәткәренә шлем тотып аткан дип тә гаеплиләр. Чынлыкта исә полиция хезмәткәренең башыннан шлемы төшеп киткән, ә Китиков аны җирдән алып кире кайтармакчы булган. Кешеләр күп җыелган булганга ул шлемны полициянең кулына илтеп бирә алмаган, шуңа аны ыргыткан булган", дип язды "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты.
26 мартта Тикшерү комитеты Китиковка һәм аның яклавына тикшерү эшләре бетүе турында хәбәр итә. Адвокаты Руслан Игнатьев җиткерүенчә, 2 апрельдән башлап Китиков һәм аның яклавы җинаять эше материаллары белән таныша башларга тиеш булган.
Игнатьев беренчел тикшерү материалларын сөйләмәү турында имза куюын әйтеп, фикер белдерүдән баш тарта.
Шул ук вакытта тикшерү барышы белән таныш чыганак Китиков "мөгаен гаепләрен танымаучылар төркеменә эләгер", дип әйтә. Элегрәк "Idel.Реалии" чыганаклары "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең беренче төркеменең — гаепләрен танучыларның эшләре — Оренбур өлкәсе Орски шәһәрендәге мәхкәмәгә җибәрелә, дип хәбәр иткән иде.
"Ничек булып бетәсен әйтү авыр, — ди басманың әңгәмәдәше. — Тикшерү дәлилләре бары тик фото һәм видеоларга гына нигезләнгән. Мәхкәмә исә тикшерү белән дәүләт гаепләвенең аларны ничек аңлатып бирүе белән ризалашырмы — барысы да шуннан тора. Билгеле булганча Китиков үзе гаебен кире кага, башка гаепләнүчеләр кебек үк Баймакка җыенда катнашыр өчен генә килдем, башкалар белән бергә хөкем карары игълан ителүен көттем, куәт оешмалары вәкилләре белән бәрелешләр башлангач та аннан чыкмакчы булдым, ди.
"Китиковка ачылган җинаять эше — "Баймак эше"ндә ялган гаепләүләр булуының мисалы", — дип искәртә "ОВД-Инфо". — "Киңкүләм тәртипсезлекләр" — ул ешрак куәт оешмалары вәкилләреннән сакланырга мәҗбүр булу һәм ул көч куллану түгел. Күп кенә гаепләнүчеләр дәүләттән билгеләнгән адвокатлары басым ясаганга гаепләрен танып күрсәтмәләр бирә — үзләре өстеннән дә, халык җыенында катнашкан башка кешеләр өстеннән дә", дип искәртә хокук яклаучылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!