"Без — кара халык". Баймакта Фаил Алсыновны якларга меңнәрчә кеше килде

Фаил Алсынов мәхкәмә бинасы янында. 2024 елның 11 гыйнвары

15 гыйнвар Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаруны кичектерде. Бу карарга гаепләнүчене якларга 5 меңнән артык кеше җыелуы мәҗбүр итте. Активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу иң зур протест чарасы булды. Азатлык Баймак вакыйгаларына күзәтү ясады.

Фаил Алсынов — башкорт активисты, "Башкорт" оешмасының элекке рәисе.

2023 елның 18 августында Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты.

Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "кара халык" дигән сүз әйткән. Тикшерүчеләр лингвистлар фикеренә нигезләнеп, аны "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан дип саный.

Кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйле халыкның шартлы атамасы, диелә Татар энциклопедия институты белешмәсендә.

РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.

Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әләге белән ачтылар.

Мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә узды. Алсынов гаебен танымый.

Моңа кадәр мәхкәмә утырышы 11 гыйнварда узды. Ул вакытта Фаил Алсыновны яклап 500ләп кеше җыелды. Мәхкәмә утырышында прокурор башкорт активистын 4 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Алсынов хөкемдар хөкем карары чыгарырга ашыга, төрле якларның фикерен белешә башлады, димәк, киләсе утырышта карар да чыгуы ихтимал дип белдергән иде.

Шуннан соң социаль челтәрдә Алсыновны яклап мөрәҗәгатьләр чыга башлады. Мәхкәмә утырышына ике көн кала Алсынов үзенең Instagram битендә видеомөрәҗәгать элде. Ул бу мәхкәмә эше артында Радий Хәбиров тора диде, үзенә карата Башкортстан дәүләт медиаларында һәм Башкорт корылтаенда ялган язмалар тарату кампаниясе башлануын әйтте. Битараф булмаучыларны 15 гыйнварда Баймакта җыелырга чакырды. Әлеге видеомөрәҗәгатьне 300 меңнән артык кеше карады.

Моннан тыш, Фаил Алсыновны күп кенә зыялылар, активистлар, блогерлар яклап чыкты. Алар арасында Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова, драматург Зиһат Солтанов, язучы Фәнил Күзбәков, Мәскәүдәге "Аҡ тирмә" башкорт фольклоры оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Батыршина һәм башка иҗат әһелләре бар иде. Фаил Алсыновны яклау чарасы Барселонада да узды.

Барселонада Фаил Алсыновны яклау чарасы

"Куштау Байрам" Telegram каналы хәбәр итүенчә, Башкортстан мәдәният министрлыгы театр, филармония һәм башка мәдәният оешмаларында эшләүче сәнгать хезмәткәрләренә эштән алу белән янап бу вакыйгада катнашмаска, аны яктыртмаска кушкан.

15 гыйнварда Баймак районы мәхкәмәсенә халык иртән җыела башлады. 25 дәрәҗә суыклар да, алга таба эзәрлекләүләр дә, ерак аралар да аларны куркытмады. Кешеләр республиканың төрле почмакларыннан җыелды. Әйтергә кирәк, Баймак — Башкортстанның Чиләбе өлкәсенә терәлеп торган чигендә урнашкан. Уфадан 400 чакрым юл аерып тора. Баймак үзәге халык һәм машиналар белән тулы иде. "Куштау Байрам" Telegram каналы мәгълүматларына күрә, Алсыновны якларга якынча 5 мең кеше җыелган. Аларның яртысы урамда, яртысы — машиналарда утырган.

Мәхкәмә утырышы вакытында халык тик көтеп кенә утырмады. Еш кына төрле шигарләр кычкырды. Анда "Фаил", "Азатлык", "Күбрәк җыелачакбыз", "Фаилгә — азатлык", "Без — кара халык" дип дәррәү кычкыруларны трансляциядә ишетергә була иде.

Шул ук вакытта активистлар килгән кешеләрдән имзалар җыюны оештырды.

— 10 меңләп кеше җыелды, карагыз, — диде Илдар Йомаголов имза җыю турында. — Аннары 500 кеше килде дип әйтәчәкләр. Тикшерү вакытында бер шаһиттән дә сорау алмадылар. Менә әле генә халык "Без — кара халык" дип кычкырды. Лингвист моны "чурка" дип тәрҗемә иткән. Безнең экологик хәрәкәтне экстремистик дип танырга телиләр. Кирәк икән, урыслар, чуаш, мордва килә. Монда Башкортстанның күпмилләтле халкы җыелды. Безне бар җирдә дә нацилар дип күрсәтәләр. Без — гади күпмилләтле халык. Әйе, без башкортлар чыктык, ләкин урыслар да, татарлар да, чуашлар да, удмуртлар да килде. Без бары экологиянең яхшы булуын телибез.

— Радий — ул иң начар химик элемент (Ra), — дип өстәде җыенда катнашучыларның берсе трансляция алып баручыга.

— Хәбиров, бер яктан, кабәхәт. Икенче яктан, аның бу гамәле Фаилне яклауны оештыруга китерде, — диде бер абзый.

Мәхкәмә утырышы озакка сузылмады. Бераздан Фаил Алсынов һәм аның адвокаты Илнур Сөендеков халык янына чыкты.

Алсынов моның кадәр халык җыелуын күреп күз яшьләрен сөртте.

— Мин гомердә дә халкымның намусын сатмадым. Нинди генә гаепләр такмасыннар, сатылмаячакмын. Ничәмә еллар җәмәгать эше белән шөгыльләнәбез, нинди генә сүзләр ишетергә туры килмәде, нинди генә җаваплылыкка тартмадылар, күпме тәүлекләр утырып чыкмадык, мин янымда булган тугры ихлас дусларыма, агайларыма, халкыма рәхмәтлемен, — диде ул.

Алсынов активистларга басым баруын, аларны якларга кирәклеген дә әйтте. Ул халык алдында хөкемдар "халыкның җыелуыннан куркыпмы" хөкем карарын 17 гыйнварга күчерүен игълан итте. Җыен бу хәбәрне дә күтәреп алды.

Адвокат Илнур Сөендеков мәхкәмә утырышында ачыктан-ачык чыгыш ясауларын әйтте. Киләчәктә ул үзенә карата төрле чикләүләр кертелүе ихтималлыгын да белдерде.

— Мөгаен, миңа карата ниндидер санкцияләр кертелер, адвокат статусын бетерүгә кадәр барып җитәрләр, — дип чыгыш ясады ул. — Теләсә-кайсы карарны да мин лаеклы төстә кабул итәчәкмен. Әгәр дә дөреслекне шыпырт кына әйтсәң, яки бөтенләй тыелып калсаң, бу очракта яшәүнең мәгънәсе ни булыр?

Халык "Дөрес!" дип аны хуплады.

Чарада катнашучылар

Cоңрак адвокат "Idel.Реалии"га мәхкәмә утырышының ничек узуы турында сөйләде.

— Утырышта без тикшерү һәм мәхкәмә эше барышында барлык канун бозулар турында әйттек. Гаепләүнең дәлилләренә детальле, системлы анализ ясадык. Төп дәлилләр Айнур Хуҗахмәтов ясаган "академик тәрҗемә"гә һәм Эчке эшләр министрлыгы белгече Сөләйманова фикерләренә нигезләнә. Тәрҗемә һәм тикшерү нәтиҗәләре хилафлыгы турында инде берничә тапкыр әйттек һәм бу утырышта да аны кабатладык. Алсыновны яклау ягы аның тискәре, кануннарга каршы килә торган чыгыш ясамавына тулысынча ышана. Шуңа да без аны аклый торган карар чыгаруны сорадык, — диде Илнур Сөендеков.

Адвокат чыгышыннан соң Фаил Алсынов кабат сүз алды.

— Мәхкәмәгә ышанычыбыз юк, — диде ул халык алдында. — Сезнең иртә белән килүегез аларны нык уйга калдырды һәм алар пауза алды. Бәлки Путинга мөрәҗәгать ясарбыз. Нигә аңа мөрәҗәгать итәргә, дип кемдер риза булмас, каршы әйтер. Бүген безнең халыкны, кем экология өчен чыгыш ясый, шуларны экстремистлар диләр. Монда җыелган халык бунт күтәрә диләр. Юк! Без үзебезнең хокукларны яклап чыгыш ясыйбыз. Без Аллаһы Тәгалә биргән җирен яклыйбыз. Шушында ата-балаларыбыз җирләнгән, безнең өчен кан койган, шушы җирне безнең буынга китереп җиткергән. Без мотлак рәвештә киләсе буынга калдырырга тиеш. Мин үз чыгышымда әйттем һәм хәзер дә әйтәм. Безнең халкыбызның башка китәр урыны юк. Беркайда да. Безнең шушында һавабыз бозыла, елгаларыбыз корый, эчәр суыбыз, чәчәр урыннарыбыз бетә. Без кая китәбез? Башка милләт вәкилләре үзләренең туган җирләренә күчеп китә ала. Ә без китә алмыйбыз. Шушында мени экстремизм? Һәрвакыт бердәм булыгыз, җирләрегезне саклагыз. Дөреслектән курыкмагыз. Дөреслек һәрвакыт җиңәчәк. Аллаһу әкбар!

Җыелган халык ислам тәкъбирен дәррәү кабатлады. Аларны 17 гыйнварда 09:30 сәгатьтә кабат Баймак мәхкәмәсенә чакырып калдылар.

Шуннан соң Фаил Алсыновка коридор ясалды, ул җыен урыннан якыннары белән киңәшләшергә китте.

Соңрак җыелган халык Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итте. Мөрәҗәгать белән чыккан активист Илдар Йомаголов Русия президенты Владимир Путинга "республика җитәкчесе үзенең вазифаи бурычларын үти алмый" ди һәм "республикадагы вазгыятьне үз кулыгызга алыгыз, тышкы идарә кертегез", дип сорады.

"Башкортстан хакимияте алга таба Мәскәү белән киңәшләшеп эш итәчәк"

Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасов сүзләренчә, бу вакыйга Башкортстан хакимияте өчен көтелмәгән хәл булган. Алар алга таба Мәскәү белән киңәшләшеп эшләячәк дип саный.

— Мәхкәмә карары чыгаруны бары шуның кадәр кеше җыелган өчен генә кичектерделәр. Хәзер монда Мәскәү белән киңәшләшү булачак дип уйлыйм. Беркем дә, шул исәптән, Башкортстан хакимияте дә, болай халыкның җыелуын, башкорт зыялыларының, иҗат әһелләренең күпләп мөрәҗәгать ясавын көтмәде.

Мин моңарчы Фаил Алсыновны утыртуларына 90% ышана идем. Бүгенге халык җыеныннан соң мондый хис 50гә 50 калды дип уйлыйм. Хакимият йөзен саклап калырга, ләкин чигенергә мәҗбүр булачак. Мәхкәмә аны акламаячак. Шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү яки штраф салу белән чикләнергә мөмкиннәр.

Гаҗәпләнгән, кызган, ярсыган халык 17 гыйнварда тагын да күбрәк килергә мөмкин. Радий Хәбиров Фаил Алсыновка карата әләк язып зур хата ясады. Ул шул рәвешле халыкның ачуын чыгарды. Хәбиров бик акыллы кеше түгел. Ул хата өстендә хата ясый. Куштау вакыйгасы, һәркемне утыртырга тырышу, тыю, юк итү эше ахыр чиктә халыкның аңа каршы күтәрелүе белән тәмамланды.

Фаил Алсыновны яклаучы

"Империячел үзәкләштерү уеныннан уймак чыкты"

Cәясәт белгече Аббас Галлямов Баймактагы каршылыкны Русиядә империячел үзәкләштерүнең нәтиҗәсе дип язды үзенең Facebook битендә.

— Баймак — ул Уфадан бик ерак урнашкан һәм уфалар протест өчен анда бармаячак, — дип язды ул. — Ягъни, башкала халкы түгел, нәкъ менә "тирәндәге халык" каршылык күрсәтә.

Икенчедән: Баймакта яшәүчеләрнең 80 проценты — башкортлар. Алсынов — башкорт милләтчеләре лидерының берсе.

Гомумән, без либераль ак тасмалы протестны түгел, башкорт халкының милли гаҗәпләнүен күрәбез.

Мин империячелеккә тапкырланган көчле үзәкләштерү белән уеннан уймак булачак дип кисәткән идем.

БУ ТЕМАГА: Дәүләт гаепләве башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сорый

"Моның зур протестка әверелү ихтималын инкарь итеп булмый"

Публицист Харун Сидоров сүзләренчә, башкортлар арасында протест югары дәрәҗәдә саклана. Фаил Алсынов исә, Башкортстанда аерым урын алып тора, дип саный ул.

— Фаил Алсыновның абруе милли хәрәкәт һәм милли булмаган оешмаларның лидерлары арасында аерым урын алып тора, — ди Сидоров. — Бу вакыйгалар да шуны күрсәтте. Шул сәбәпле аны әлегә кадәр кертеп япмадылар. Хәзер хакимият бу кызыл юлны узарга булды.

Чәршәмбе көнне нинди карар чыгарырлар — карарбыз. Ни өчен, чөнки Русия хакимиятенең башкорт бүлеге (Башкортстан) репрессияләрдә барлык кызыл чикне узды кебек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу аларга карата каршылык күрсәтелмәү белән бәйле. Каршылык күрсәтсәләр, алар үз-үзләрен саклап калу инстинкты белән вакытында туктап кала. Һәрхәлдә, ничек кенә булса да сытып изәргә дигән максат куелмаса. Куштау вакыйгасында да алар фикерләреннән кире кайтарга булды. Шуңа да Фаил Алсыновны яклау дәрәҗәсе көчле булуын исәпкә алып, алар аңа шартлыча ирегеннән мәхрүм итү карары бирергә мөмкин дип уйлыйм. Аны тулысынча акламаячаклары билгеле. Ә ябып кую киңкүләм акцияләргә китерәчәк.

Икенчедән, бу протестларның киңкүләм чарага әйләнү мөмкинлеге бар. Бу кайчан булыр: хәзерме, Фаилне утыртсалармы. Гомумән, җыелып баручы протест һәм энергиянең тупланып баруын истә тотарга кирәк. Аеруча, сугышта югалтулар булган вакытта. Әгәр бер-берартлы вазгыятьләр башланса, бу ниндидер зур чарага әйләнергә мөмкин. Быел Путинны сайлау елы. Бу вакыйга үзендә бернинди интрига сакламый. Шулай да моңа "кара аккош" килеп кушылса, ягъни коммуналь мәсьәләләр, фронтның җимерелүе һәм Башкортстан вакыйгалары өстәлсә, моның зуррак протест чарасына әверелү ихтималын инкарь итеп булмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!