20 ел элек булган яшьләр инкыйлабы

Беренче татар яшьләре көннәрендә катнашучылар татар язучылары белән

20 ел элек Казанда беренче Татар яшьләре көннәре узган иде. Хәзер бу чараны оештыруга хөкүмәт булышса, ул чакта аны бер төркем татар яшьләре спонсорларны үзе табып, нигездә үз көчләре белән үткәрде. Шул эшнең башында йөргән кешеләрнең берсе - "Сөембикә" журналы хезмәткәре, журналист Гөлнур Сафиуллина ул көннәрне искә төшерә.

- Гөлнур сез бу эшкә ничек тотындыгыз?


Татар яшьләре көннәрен уздыру уе туганнан соң, иң беренче чит төбәкләрдәге татар иҗтимагый үзәкләренә: “Менә шундый чара уздырырга ниятебез бар, сез үзегезнең яшьләрегезне туплап җибәрсәгез иде дип” хат юлладык. Ул вакытта бит интернет та, хәтта кул астында телефон да юк иде. Шуңа җавап алулары бик мәшәкатьле булды. Чараны уздыру өчен ул чакта “Волга” дип йөртелә торган чоры өчен шактый купшы лагерьне сайлаган идек. Хәзер инде ул “Идел” дип атала. Шушы лагерьне тулысы белән сатып алуны да булдыра алдык. Чөнки янәшәбездә башкалар кешеләр ял итеп ятса, ул инде безнең татар яшьләре көннәре килеп чыкмас иде.

- Программаны нәрсәдән чыгып төзедегез?

- Мин ул вакыттагы дәфтәремне карап утырам да, без бар нечкәлекне дә уйлаганбыз икән бит дип аптырап калам. Без аны бүгенгеләр белән чагыштырганда шундый бай итеп оештырганбыз. Чөнки килгән бөтен яшьләргә Татарстанны, татар тарихын күрсәтә алдык. Аларны Кырлайга алып бардык, Тукай белән таныштырдык. Болгарга сәяхәт кылдык, Идел өстендә таң каршыладык, Казанда мәчетләрдә өмәләр ясадык. Кемдер шул вакыттан намазга басып калды.

Моннан тыш, читтән килгән татар яшьләренә Татарстанда эшләнгән барлык продукция дә сатылырга, күрсәтелергә тиеш дип уйлаганбыз. Һәм без аны шулай итеп оештырдык та. Менә мин үзем Сабага барып агач кашыклар алып кайттым. 2 меңлек кашык саттым, ул бүгенге акча белән күпме тора торгандыр - белмим. Килгән кешеләр беренче чиратта милли сувенир алып китсен дип тырыштык. Аннары ул җыелган акчаны үз юлым белән Саба урман хуҗалыгы хисапчысына илтеп тапшырдым.

- Ә барлыгы ничә кеше катнашты беренче чарада?

- Ул вакытта лагерьга 146 кеше килде. Юлламаларны үзем саттым, шуңа яхшы хәтерлим. Без Казанга килгән көнне башкала үзгәрә иде. Ул вакытта түбәтәйдән йөрүләр, башка яулык бәйләүләр бөтенләй күрелмәгән хәл булды. Ә монда яшьләр килеп төшә, барысы да татарча сөйләшә, аякларында чүәкләр, башларында түбәтәй, яулык. Бу бер шаккатыргыч вакыйга булды.

Кыскасы Татар яшьләре көннәре ул безнең бөтен тормышыбызны үзгәрткән көннәр иде. Чөнки бу беренче чара киләчәккә юл күрсәтте. Безнең аңа курыкмыйча алынуыбыз яшь чактагы максимализмнан микән, бүген мин шул еллар турында уйлыйм да, үзебезнең никадәр кыю булганыбызны аңлыйм. Ник дигәндә, без барыбыз да студентлар идек. Шуңа да карамастан зур-зур оешмалар уздыра алмаган эшне башкарып чыктык.

- 20 ел элек сез башлаган эшләр шул кадәр өметле булып күренгән, ә бүгенге көндә татар яшьләре татарча начар сөйләшә, социологлар тикшеренүләре ана телне өйрәнергә этәргеч юк дип күрсәтә. 20 ел элек булган ул этәргечне бүген дә кайтарып булмыймы?

- Нишләп булмасын инде, буладыр. Менә безгә беркем дә кушмады ич. Үзебез тотынып үзебез оештырган әйбер. Хәзерге кебек хөкүмәттән ярдәм дә булмады. Тырышканнарыбыз өчен акчалар алмадык. Безнең ул романтика, үзебезнең көчебезгә таянып эшләгән әйбер генә.

Бүгенге көнне дә татар яшьләре кемнәндер көтеп ятадыр дип уйламыйм, алар да нәрсәдер эшли. Лагерь 20 ел дәвам итә алга икән, димәк безнең кебек тырышучылар бар. Алар Татар яшьләре көннәрен 20 ел буена саклап кала алганнар икән, аны оештыручыларга рәхмәт кенә әйтергә кирәк.

- Ә беренче Татар яшьләре көннәрендә иң истә калган хәтирә нәрсә булды?


- Татар яшьләре көннәрен оештыру вакытында без даими җыелышларга җыела идек, шунда сөйләшкәндә урыс сүзен кыстырган кеше символик "җәза" түли иде. Чөнки аралашканда үзебез дә сизмичә урыс сүзләрен кушабыз бит. Һәм шул сәбәпле, кем урыс сүзен кыстыра уртак казнага 10 тиен акча салырга тиеш булды. Ул без студент чакта бик аз акча түгел иде, чөнки трамвай билеты 3 тиен торган вакытлар. Аннары без бу гадәтне лагерьдә Татар яшьләре көннәре башлангач та кертергә тырыштык.