Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме?

Композитор Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетыннан күренеш. 2009 ел

Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән парламентын да гаепли. Милли каһарманнарга патент алу белән бәйле мәсьәләне ничек чишеп була?
"Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты

Татарстанда татар телле мохиттә җәнҗал кубарга тора. "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде. Ул аны депутат буларак Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

"Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды. Башта "Национальные игрушки" ширкәте "Әкият" театрыннан ярты миллион сум акча түләүне таләп иткән булса, Зәйниевнең бу мәсьәләне җәмәгатьчелеккә чыгарганнан соң ширкәт җитәкчесе Искәндәр Әсәнов килешү тәкъдиме белән чыкты. Ул "Коммерсант"ка "Әкият" театры бу каһарманнарны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә риза булуын әйткән.

Илгиз Зәйниев 1 сумга ризамы, юкмы — билгесез, әмма театр бу мәсьәләдә мәхкәмәдә хокукларын якларга әзер булуын әйтте.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова "Без мәхкәмәгә барабыз", дип белдерде.

"Патент тролле" дигән төшенчә бар икән, бөтен ил өчен зур проблем

Республика мәдәният министры Ирада Әюпова мондый оешмаларга сугыш игълан итәргә кирәк дип саный. "Мин Роспатент белән элемтәгә кердем. "Патент тролле" дигән төшенчә бар икән, бөтен ил өчен зур проблем. Безгә ниләр эшләргә кирәклеген әйтәчәкләр", дип китерә Әюпова сүзләрен "Реальное время".

"Патент тролльләре" нинди дә булса атамага, технологиягә, сүзгә патент хокукы терки дә, аларны кулланучыларга дәгъва белдерә. Оешма үзе берни җитештерми. Әмма юридик яктан караганда, бу — кануни эшчәнлек.

"Национальные игрушки" исә курчак театрының зур җәнҗал куптаруын хупламаган. Бу аларның "Реальное время"га биргән әңгәмәсендә дә сизелә.

— Без бит килешергә риза булуыбызны белдердек. Бюджет оешмаларга лицензияләрне 1 сумга бирергә кызганмыйбыз. Әмма алар бу хакта сөйләшергә теләмәде, мәсьәлә парламентта күтәреләчәк дип, акча турында әйтеп игътибарны җәлеп итүләре турында әйттеләр. Эшлекле мәсьәләләр бу рәвешле хәл ителми, — дип аңлаткан ширкәт җитәкчелеге.

Әсәнов җитәкләгән ширкәт быел гына теркәлеп эшли башлаган. Кар кызы, Су анасы, Шүрәле, Камыр батыр, Милли Зилант кебек каһарманнарга патент быелның җәй азагында алынган. Һәм көз җитү белән, урак өсте дип, акча җыю эше дә башланган булып чыга.

Дөнья татар яшьләре форумы әлеге хәл белән килешмичә, Роспатентка хат юллаган

"Национальные игрушки" ширкәте Шүрәлеләр белән генә чикләнеп калырга теләми — мәсәлән, алга таба Искәндәр Әсәнов Алтынчәч, убырлы карчык белән бергә "татар кызы" һәм "татар егете" сүзләренә дә лицензия алмакчы. Бу исемлектә Явыз Иван да бар. Әмма бу очракта аның татарча варианты түгел, ә урысча язылышына патент алынырга тиеш.

Дөнья татар яшьләре форумы әлеге хәл белән килешмичә, Роспатентка хат юллаган. "Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: "Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында" федераль канунның II бүлеге, 8нче маддәсе буенча халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый", дип белдерде форумның матбугат хезмәте.

БУ ТЕМАГА: Дөнья татар яшьләре форумы Шүрәлегә бирелгән патентны юкка чыгаруны сорап хат юллаган

Азатлык Радиосы аралашкан белгечләр бер сумга ризалашу алга таба татар сүзләре, персонажларында акча эшләүгә юл ачачак, бу прецендентны булдыру ярамый дип сөйләде.

"Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел". Бу — татар фольклор белгече фикере.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә иминлек максатыннан аны атамый.

Татарның мирасына бөтен татар халкы хуҗа. Куллансын гына!

— Татар халык мәкальләре, әкиятләр, аларның каһарманнары, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар һәм башкасы — ул милләтнең мәдәни мирасы. Шүрәле дә, Су анасы да шулай. Албастысы да, Бичурасы да, Убырлы карчыгы да. Барысы да татар халкы уйлап чыгарган мифологик персонажлар. Ни өчен кемдер аңа хуҗа булып акча эшләп утырырга тиеш әле? Бер дә дөрес эш түгел. Һәм бер сумга ул лицензияне сатып алу — ул татарны мыскыл итү. Татарның мирасына бөтен татар халкы хуҗа. Куллансын гына! Бер сумга сатып алып без алга таба татар халкы үзе уйлап тапкан, гасырлар буена кулланган сүзләре өчен түли башлаячакбыз. Бер сумга ризалашасы түгел, алга таба акчаны каерып кына ятачаклар. Әлегә курчак театрын капшап карыйлар. Тавышны ныграк күтәрергә кирәк. Бүген —Шүрәле, иртәгә Тукай була ала, — дип аңлата галим.

БУ ТЕМАГА: Сабантуй ЮНЕСКО исемлегенә кертелми. Бу Мәскәү сәясәтенә бәйле
Бер сумга ризалашасы түгел, алга таба акчаны каерып кына ятачаклар

Азатлык Радиосы аралашкан башка белгеч бу мәсьәләгә киңрәк карарга тәкъдим итә. Барлыкка килгән бу очракта аерым ширкәт тә, Роспатент оешмасы да гаепле түгел, бу матди булмаган мирас турында канунның камил түгеллеген күрсәтә, ди ул.

2017 елның маенда Татарстан парламенты "Матди булмаган мирас турында" канун кабул итте. 2018 елның башында ул гамәлгә керде. Бу вакытында юристлар тарафыннан иң яхшы язылган кануннарның берсе дип бәяләнде, әмма вакыт узу белән анда да тишек-пошыклар калганы ачыкланды. Бу канун өлгесен язган кешеләрнең берсе Азатлык Радиосына Татарстан бу канунга матди булмаган мирас үрнәкләре — милләт байлыгы, алар берничек тә шәхси максатларда кулланырга, патентланырга тиеш түгел дигән сүзләр язылырга тиеш дип аңлатты.

— Әйе, әле дулыйбыз, әмма алга таба бу мәсьәлә калкып чыкмас дип кем гарантия бирә ала? Канунда төгәллек юк. Роспатентны да сүгеп була, ни өчен тикшермиләр дип? Әмма алар Русиядә яшәгән йөздән артык мифологик каһарманны каян белеп бетерә алсын? Әйе, тоткан да биргән, тикшерергә кирәк иде, консультация алырга тиеш иде, — дип аңлата әңгәмәдәш. — Роспатент бу очракта канунны бозмаган булып чыга, чөнки анда бу хакта өздереп язылмаган. Шуңа кичекмәстән Татарстан мәдәният министрылыгы, Татарстан парламентына мөрәҗәгать итеп, бу канунга өстәмә кертү инициативасы белән чыгарга тиеш. Халык мирасы булып билгеләнгән һәр әйбер халыкныкы һәм аларны аерым кешеләр, ширкәтләр үзләштерергә тиеш түгел дигән фикерне язарга кирәк. Халык мирасына кергән үрнәкләрне дә төгәл язып кую мөһим.

Татарстанның матди булмаган мирасы реестры бар, анда татар халкының мифологик күзаллавы турында аерым бер өлеш булырга тиеш, ди белгечләр.

Фольклор, тел белгечләре мәсьәлә мифологик персонажлар белән генә чикләнми дип аңлата. Шул ук Шүрәле яки Су анасын, Камыр батырны гына алсаң да, бу сүзләр белән бәйле йөзләгән мәкаль, табышмак, әйтем, җырлар бар дип искә төшерә. Һәм юристлар "Национальные игрушки" ширкәтенә оттыра икән, бу әйтемнәрне дә куллану канунсыз булып чыга ала дип әйтә.

Фәрит Яруллинның "Шүрәле"се, Рамил Төхвәтуллин чыгарган шулай ук "Шүрәле" мультфильмы, Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем" спектакле белән нишләргә? Кемдер Шүрәле кәнфитен чыгарырга теләр, яки уен уйлап чыгарыр, алар да сүзләр өчен түләргә тиеш буламы? Сафсата. Менә Туган батыр дигән персонаж барлыкка килде, анысын язучы Зөлфәт Хәким уйлап чыгарды. Уйлап чыгарылган яңа персонажга патент кирәк, әмма татар халкы уйлап чыгарганына — юк! Бу милләтнең йөзенә төкерү, — дип фикеләре белән уртаклашты.

Татармультфильм ясаган "Шүрәле" мултьфильмы кадры

Кемдер Шүрәле кәнфитен чыгарырга теләр, яки уен уйлап чыгарыр, алар да сүзләр өчен түләргә тиеш буламы? Сафсата.

Шулай да "Национальные игрушки" ширкәте "Реальное время"га татар әкият каһарманнарын кулланган китап авторларына дәгъвалар юк дип белдергән.

Патентланган сүзләр өчен акча каеру яки штраф белән кисәтүләр моңа кадәр дә булды. Мәсәлән, Арчада урнашкан "Кыш бабай резеденциясе"н оештырган "Трэвэл-эндовк" ширкәте дә Кыш бабай, Кар кызы сүзләренә патент алып үзләштерде. Алардан башка бу сүзләрне кулланучылар аның өчен акча түләргә тиеш.

Башка кешеләр Кыш бабай исемен кулланып бәйрәмнәр уздыра икән — алар канунны боза булып чыга. Яшел Үзән районындагы "Татар авылы" дип исемләнгән ачык һавада оештырылган музей кыш көне балаларга Яңа ел бәйрәмен Кыш бабай белән уздыра алмады. Аларга "Кыш бабай резединциясе"ннән кисәтү хаты килде. Нәтиҗәдә "Татар авылы" Кыш бабай исемен кулланудан баш тартып, аны тамашачыларга Суык бабай дип тәкъдим итәргә мәҗбүр булды.

БУ ТЕМАГА: Татарча кино, театр һәм интернетта татар җырлары. Мәдәният министрлыгы нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш?

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!